|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2015 Мәдәният
Раяз Фасыйхов: "Җырлау үзе спорт бит инде ул"Кемнәрдер атнага ике тапкыр спорт залына барып шөгыльләнгәндә, ул укытучысы янына барып тавышын ныгыта. Җырчы да спортчы кебек: күнегүләрен туктатса, мәйданнан төшеп кала. Раяз Фасыйховның җырлауга, тормышка мөнәсәбәте әнә шундый. Туктаусыз хәрәкәттә булуның әҗере дә бар. Күптән түгел аңа Татарстанның атказанган җырчысы дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге бүләк җырчыга ничек тәэсир иткән? Җәһәт әңгәмәдә әнә шуны ачыкларга тырыштык. – Раяз, туктаусыз хәрәкәттә булу даими концертлар кую дигән сүзме? – Мин һәрвакыт эштә, ләкин сольный концертны елга бер, уйлап, зәвыклы, мәгънәле итеп эшләргә тырышам. Гадәттә, ул ноябрь аенда була. Нишләптер күңелемә көзнең соңгы ае якын. Күңелгә ниндидер тынычлык, канәгатьлек иңгән чор дип әйтимме икән инде. Бүген менә шушы булачак тамашага әзерләнеп йөрибез. Әлегә темасы, программа үзенчәлекләрен ачып саласым килми, әмма классик җырлар да, заманча тәҗрибәләр дә була, дип ышандырам. – Август – Салават ае булса, ноябрь Раязныкы була, димәк... – Балыкчылар да балыкны җим сибеп билгеле бер урынга ияләштерә. Нишләп әле тамашачыны билгеле бер вакытка ияләштермәскә ди? Урын мәсьәләсендә дә шундый ук фикердә мин. Соңгы елларда концертларым “Пирамида” күңел ачу комплексында уза. Мин монда яхшы тамаша уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саныйм. – Спортчыларның тренеры булган кебек, сезнең дә остазыгыз бардыр. – Иң беренче әтигә рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки 3-4 яшьлек чагымда кулыма тальян тоттырган. Мин төймәләренә баскалап, матчага элеп куелган транзистордан агылган көйгә охшаган авазлар чыгарырга тырышканмын. Әти, минем җыр дөньясында буш булмаячагыма ышанып, балаларыннан бер мине генә Арча көллиятенә җибәргән. Калганнары 11 сыйныфны укып бетерде. Минем исә бик тә нота грамотасын өйрәнәсем килә иде. Шушы уку йортына керер өчен тальянны куеп торып, бер ел эчендә баянда уйнарга өйрәндем. Имтиханда өч көй уйнадым. Бер абзый чыгышымнан соң, шәп дип, баш бармагын күрсәтте. “Арча егетләре” җитәкчесе Марсель Фәйзрахманов булган икән. Аның мәктәбе, ул биргән тормыш сабаклары әле дә истә. Урыны оҗмахта булсын... Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиевада әле дә шөгыльләнәм. Атнага ике тапкырдан да ким түгел. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләү дә үзе бер мәктәп, төпле әзерлек булды. – Танылу алып килгән “Кыр казлары” дигән җыр әтиегезнеке бугай. – Музыкасын әти, сүзләрен Гарифҗан Мөхәммәтшин язды. Арчада укыганда әти, җыр яздым, сәнгатькә кереп китсәң, минем җырны чыгарырсың әле, дигән иде. Киресенчә килеп чыкты, ул җыр мине танытты. – Эстрадага аяк басканда фонограмма белән артык мавыгалар иде, дидегез. Ә хәзер ул нинди халәттә? – Эстрада үзгәрә дә, һаман бер урында таптана да. Бүген кем тели – шул җырлый. Рәхәт бит, бөтен дөнья артистлар белән тулды. Халык кемне ярата – шуны тыңлый. Сәнгатьтә элеккеге кебек каты контроль дә, тәрбия дә бетте. Бу җәһәттән Салават абый: “Безнең халык моңлы, җырлы инде ул. Ләкин бу бөтен кеше дә сәхнәгә менәргә тиеш дигән сүз түгел”, – дип әйтә иде. Чыннан да, шулай. Шоу-бизнес ягыннан карасак, җырчыларның күплеге көндәшлек тудыра, бу исә җырчыны үзен тагын да камилләштерергә мәҗбүр итә. Җырның беренче нотасы яңгырагач та, бу бит шул җырчы дип танырлык булсын иде ул. – Су спорты буенча дөнья чемпионатын карап барасызмы? Спортка мөнәсәбәтегез ничек? – Әле бер генә ярышны да карый алганым юк. Хатыным белән балам синхрон йөзүне карарга барырга җыена. Татарстан өчен зур вакыйга инде ул. Үзем дә кайбер ярышларны карарга исәпләп торам. Җыр җан өчен булса, спорт тәнне тәртиптә тотар өчен кирәк. Йөзәргә бик яратам. Равил Фәйзуллин кебек Иделне аркылыга-буйга йөзмәсәм дә, авыл күлләрен аркылыга йөзеп чыккан бар. Концерттан соң мунча керергә яратам. Су белән дус мин, кыскасы. – Җәй – яллар чоры да бит әле... – Шундый матур чорда чит илгә китеп ял итүне аңламыйм. Үзебездә дә рәхәт, матур бит. Авылда ял итәргә яратам. Ул минем өчен антидепрессант кебек. Анда ял да итәм, ишетү сәләтен дә чарлыйм. Чөнки кала шау-шуында тавыштан тиз арыйсың һәм әлеге сәләт кими. Ә җырчы өчен ул бик кирәк. Авылда балачакта көтү көткән болыннарда чирәм астында бөҗәкләр кыштырдавын тыңлап, тагын да ерактагырак тавышларны “эләктереп алып” ишетү сәләте көйләнә. Аннары кулга гармун аласың инде. – Мактаулы исем ничегрәк тәэсир итте?
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|