|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2015 Фаҗига
Ике улын үтергән һәм суд тарафыннан кичерелгән әти кеше үз-үзенә кул салганТатарстан Югары суды, ике улын үтергән Александр Антоновны июнь аенда сөрген-колониягә җибәрү шарты белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кабул ителгән амнистия буенча җәзадан азат иткән иде. 63 яшьлек Александр Антоновның үлгән гәүдәсен хатыны кичә кичке сәгать 10да табып ала. Әйтүенчә, ире аны эштән чыкканда каршы алырга тиеш була. Ләкин килми. Үз ачкычы белән фатирны ачып керсә, канга баткан ирен күреп ала. Тизрәк ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә һәм полиция хезмәткәрләренә шалтырата. Алар ир-атның үз-үзенә кайчы белән кул салуын һәм үлгән булуын ачыклый, дип хәбәр итә "Челнинские известия".
--- |
Иң күп укылган
|