|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2015 Ир белән хатын
Ир икән – ир булсын!“Алмазны бик яратып кияүгә чыктым. Аның матур теле, сөйкемле карашлары үзенә гашыйк иткәндер инде. Бәхетебезгә кеше көнләшерлек иде. Очрашып йөргәндә иремнең кайчак салгалаганына игътибар да итми идем. Ә яши башлагач, андый хәлләр ешая башлады. Кияүгә чыккан икән, түзеп яшәргә кирәк, дидем үз-үземә. Мине шулай тәрбияләделәр чөнки. Шулай итеп, улыбыз туды. Бала булгач, ирем бераз үзгәрерме дигән идем – булмады. Мин декретта утырганда эшен дә ташлап кайтты. Хәер, барыбер куган булырлар иде аны. Исерек хезмәткәр кемгә кирәк булсын? Авыр көннәр башланды. Болай да акча юк, баланы ашатырга, киендерергә кирәк. Өстәвенә ирем эшкә урнашырга уйламый да. Иртән каядыр чыгып китә, кайчак икешәр көн кайтмый. Шалтыратып, кайдалыгын сорасаң, акча эшлим, ди. Ә аннары исерек килеш кайтып керә, акчасы да юк. Улыбызга бер тапкыр да уенчык алып бирә белми торган кеше булды ирем. “Синең балаң бит. Ал да бир”, – дип кенә әйтә иде. Минем дә күрше хатыннар кебек ирем, балам белән бергә ял итәсе, каядыр барасы килә. Бервакыт Алмазны җайлап, улыбыз белән Бауман урамына киттек. Бер кафега кереп чәй эчтек. Һәркем үзенә түләде, баланыкын икегә бүлдек. Ирем шулай теләде. Өйдәге сантехника ватылса да ярдәм итми. Су аккач, кибеткә биш тапкыр барып, кирәкле кранны алып кайтып төзәтеп куйдым. Бу тормышта хатын да, ир дә булудан ардым. Баланы үстерер, ипотеканы түләп барыр өчен өч эштә эшлим. Ирем әле дә мин эшләгәнгә риза булып яши. Нишләргә дә белмим. Алга таба ничек яшәргә? Иремне үзгәртеп булмас микән? Берәр киңәш бирегезче, зинһар?” Мәдинә Мәдинә ханымның хатына психолог Эльвира Сафина җавап бирә: – Хатын өстеннән көн күрүче ирләрне альфонслар дип йөртәләр. Кечкенә вакытта әти-әнисе бернәрсәдән дә чикләмәгән ир балалар үсә төшкәч тә тормышта иң җайлы вариантларны эзли. Гаиләдә әни кеше баш булса, малайлар чын ир-ат булып үсми. Алар гел хатын-кыз ышыгында яши торган була. Бай хатын-кызларның малайлары да эшләмичә яшәргә тиз күнегә. Чибәр, “тел бете” булган егетләр дә хатын-кызга аркаланып ята торган була. Гаиләдә булдыра торган, тырыш хатын-кыз булса, ир-ат үзеннән- үзе көчсезгә әйләнә. Тора-бара аңа болай яшәү ошый башлый. Кайбер ир-атлар бер эшкә барып карый, икенчесенә урнаша. Бер урында озак эшли алмый. Гаепне дә башкалардан эзли. Гел зарланып үзен кызгандыра. Хатыгыздан аңлашылганча, ирегез бүгенге көн белән генә яши. Аңа шулай җайлы. Бу гомер буе шулай барачак. Бәлки, сезгә дә ир-ат булудан туктап, бер мәлгә генә нәфис зат булып караргадыр. Тормыш йөген үз аркагызда гына өстерәмәскә кирәк иде. Гаилә коруга ук эшләрне бүлеп куйсагыз, җиңелрәк булыр иде. Хәзер инде соңга калуыгыз да бар. Тик шулай да гаиләгезне таркатканчы тагын бер кат утырып сөйләшеп карарга кирәк. Үсеп килүче улыгыз, әтисеннән күреп, нәкъ шундый ук булмас дип кем әйтә ала. Шуңа күрә бар авырлыкларны читкәрәк куеп торыгыз. Бераз үзегез өчен дә яшәргә кирәклеген исегезгә төшерегез. Альфонс ирләрне берничә төргә бүләләр: Эш сөймәүчеләр. Мондыйлар эшләргә яратмый. Тормышның ул эшләмәсә дә барганын белгәч, бөтенләй ялкауга әйләнә. Чөнки ул хатынына бик ышана. Кайбер булдыклы хатыннар үзләре ирләрен җебегәнгә әйләндерә. Остарган альфонс. Андый ирләр үз эшен бик оста башкара. Иң кәттә машинада йөри. Үз-үзен гел формада тота. Байларча кылана. Затлы шәрабларны белә, хатын-кызга кирәкле кыйммәтле косметикаларның маркасы белән кызыксына. Кыскасы, гүзәл затларга үзен шулкадәр белемле, затлы кеше итеп күрсәтә. Баксаң, аның бернәрсәсе дә булмый. Ул тәмле теле белән хәлле хатын-кызларның күңеленә кереп оялый. Интернет-альфонс. Социаль челтәрләрдә хатын-кызны үз кармагына төшереп утыручы ирләр төре бу. Сез аларны бер дә күрмәскә мөмкинсез. Әмма алар күңелегезне смслар белән яулап ала. Матур сүзләр белән алар сезнең кредит картасы номерларын да сорап алырга мөмкин. Шул рәвешле ул үзенә кирәк бөтен мәгълүматны җыячак. Үзен корбан итеп күрсәтергә дә мөмкин. Янәсе, дустыннан акча алып торган. Хәзер кайтармаса, аңа зыян булачак, дияргә мөмкин. Альфонс ирләрне ничек танырга соң? Андыйлар хатын-кыз белән танышкач, бик тәфсилләп аның кайда эшләгәнен, уңышлары турында сораша. Еш кына тормышыннан зарланырга мөмкин. Гаиләсе юклыгына да хатынын гаепләп куячак. Ә хатын-кыз зарын сөйләсә, аны ишетми дә, ярдәм итәргә дә ашыкмый. Кыскасы, андыйлар яныннан тизрәк ычкынырга кирәк. Альфонслар бай хатын-кызның җаеннан гына торып, ул нәрсә теләсә, шуны эшләп аның күңелен яулый. Тик беркатлы булырга ярамый. Җебегән ирләргә кызыкмагыз, ир икән – ир була белсен инде ул.
110 |
Иң күп укылган
|