поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.07.2015 Язмыш

Гафу итә алмадым...

Яшьлегендә Бәхиҗәсен ике бала белән ялгыз калдырып, икенче хатынга өйләнгән булган Марсель. Бүген 80 яшенә җиткән бабай, бары 35 елдан соң гына аңына килеп, тәүге мәхәббәте янына кайткан. Бернинди байлыксыз, өч күл­мәге белән. Дөрес­рәге, карт әтиләрен уллары кызганган икән. Бәхиҗә әби иренең хыянәтен ничек кичерә алган соң?

Улларым үч сакламый

Бәхиҗә белән Марсель Магнитогорскида бию мәй­данчыгында танышалар. Кыз – заводта, Марсель төзүче булып эшли. Алар уртак телне бик тиз таба. Кавышып, гаилә коралар. Ике уллары туа. Әмма ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт 15 елдан артыкка сузылмый. Иренең эчүе, хыянәте аркасында аерылышалар. Ташлап китүче Марсель була.

– Татарстанга күченеп кайткач, иремә бер районга командировкага барырга туры килде. Менә шунда ул бер хатын белән танышып, йортка керә. Бу хәбәрне ишеткәч, мин, ярар, матур гына яшә­сеннәр, комачауламыйм, дидем. Эчүе туйдырган иде инде. Икенче хатыны белән 34 ел яшә­деләр. Ә мин башка кияүгә чыкмадым. Бер ел элек хатыны үлеп киткәч, балалар иремне үзебезгә алып кайттылар, – дип сөйли 74 яшьлек Бәхиҗә әби.

Ире ташлап чыгып киткәндә Бәхиҗәгә 35 яшьләр тирәсе була. Шушы еллар эчендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар булса да, ул аларны кире каккан. Балалар хакын барыннан да өстенрәк күргән. Дөрес, әтиләре чыгып кит­кәндә уллары инде үсмер була. Аның бу гамәлен авыр кичерсәләр дә, яманлап йөрмәгәннәр. “Бер тапкыр төпчек улым гаиләсе белән әтисенең хәлен белешергә барган иде. Хатынының хастаханәдә яткан чагы була. Аларның килүен ишетеп, төнлә өйгә чыга да тавыш куптара. Балалар төн­лә такси тотып кайта. Улларым әтиләре белән 30 елга нибары 4-5 тапкыр гына очрашкандыр. Ә менә хаты­нының үлүен ишеткәч, әти­ләрен үзебезгә алып кайттылар”, – ди Бәхиҗә әби.

Ташлап китүенә үкенә

Марсельнең кайтуын көтми дә, аның белән кабат бер түбә астында яшәргә теләми дә Бәхиҗә әби. Әм­ма балаларның теләгенә дә каршы килә алмый. Уллары әтиләрен бик хөрмәт итә­ләр икән. “Икебез ике бүл­­мәдә яшибез. Аңа төксерәк итеп дәшкәләсәм дә, керен юам, ашарына пешерәм. Куып чыгара алмыйм, ул да кеше бит, кызганам”, – ди.

Бәхиҗә апа ирен гафу иттем дип уйласа да, кү­ңелен­дә аңа карата юшкын барыбер калган әле. Югый­сә мә­хәббәт хисе дә күптән сүнгән инде. Марсель абый яшь­лек­тәге гамәлләре өчен бик үкенә икән. Ник ташлап киттем икән, дигән сүзләр белән генә Бәхиҗә апаның каткан күңелен эретеп булмый шул. Дөрес, икенче хатынга өй­ләнүнең файдасы да булган: эчүен ташлаган. Ә Бәхиҗә иренең хыянәтен кичерергә, ике баланы аякка бастырырга кайдан көч тапты икән? “Мин бервакытта да елап утырмадым, балаларымны ким-хур ит­мәскә тырыштым. Хезмәт хакымны тартып-сузып җит­керергә туры килде. Ипи-сөткә тил­мер­мәсен­нәр дидем. Техникум тәмам­ладым, эшемне яраттым. Бак­чада казынып, мунча кереп җиңеллек таптым. Әле дә тик торырга яратмыйм. Икенче группа инвалид булсам да, гел хәрәкәттә. Ә Мар­сель­нең колаклары начар ишетә. Ул да эшләргә атлыгып тора, әмма дәрманы гына юк. Шулай да вак-төяк эшләрдә ярап тора әле.

Өч күлмәк белән кайтты

Марсель абый мәрхүмә хатыны белән законлы никахлашмаган. Ул аны пропис­кага да 14 ел элек кенә керткән. Әмма 34 ел эчендә йортны торгызуда шактый көчен керткән. Йортны яңарткан, гараж, каралты-куралар булдырган. Менә шул хәләл көче кергән йорттан бүген аңа бернинди өлеш чыкмаган. Бәхиҗә әби әйтмешли, иске өч күл­мәктән башка бер нәрсәсе дә юк.
Марсель бабайның икен­че хатынының кызы бар икән. Үги кыз йортны үз исеменә яздырган. Бүген ул башка шәһәрдә яши. Йорт­ның йозакларын да алыштырып куйган. Марсель бабай бөтен хезмәтенең җилгә очуына, бер тиенсез калуына бик үкенә. Кем өчен тырышкан соң ул? Хатыны инде үлгән, үги кызга кирәге калмаган. Мондый хәлдә каласын белсә, үз балаларына ярдәм иткән булыр иде. Ярый әле, уллары мәрхә­мәт­ле булып чыккан. Югыйсә урамда каласы булган икән бит.

Бу очракта бабайга әлеге йорттан өлеш чыгару мөмкинме?

Роберт Туктаров, адвокат:

– Ир белән хатынның никахлары загста теркәлмәгән. Шуңа күрә кызы әни­сенең варисы булып санала. Ул үги әти­сен пропискадан да төшерә ала. Чөнки коммуналь хез­мәтләр, башка чыгымнар өчен түләргә кирәк. Әгәр бабайның йортны төзегәндә көче кергән һәм ул моны документ белән исбатлый ала икән, ул чакта аңа ярдәм итәргә була.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ 109 | 29.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»