поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.07.2015 Мәдәният

Геннадий Макаров: “Халык иҗаты – шау чәчәкле киң болын” (ӘҢГӘМӘ)

Геннадий Макаров – танылган фольклорчы, этник музыка белгече, халкыбызның борынгы уен коралларын туплаучы, тергезүче, студентларга, балаларга әлеге уен коралларында уйнау серләрен өйрәтүче, гаҗәеп тирән белемле, кызыклы һәм үтә дә зыялы шәхес.

Гомумән, ул кызыксынмаган һәм белмәгән өлкә юк, ахрысы. Нәрсә турында гына сөйләсә дә, төпле итеп, гади, шул ук вакытта кызыклы итеп аңлата белә. Казан консерваториясендә “Бәрәкәт” дип аталган борынгы уен кораллары ансамбленә һәм керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” ансамбльләренә нигез салучы да әле ул. Ә иң кызыгы шунда: ул этник музыка белән үсмер чагында ук мавыга башлаган. Бик күпләрнең яшьлек, үсмерлек чорындагы хыяллары яши-яши кырыкка төрләнә, ә Геннадий Макаров гомер буе эзлекле рәвештә шул бер юнәләштә “атлаган”, яшьлек хыялын тормышка ашырган.

Геннадий әфәнде белән консерваториянең бер аудиториясендә ике сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Әңгәмәдәш бик кызыклы булганга, минем өчен ул вакыт сизелми дә үтеп китте. Беренче сорауны “Бәрмәнчек” турында биргән булсам да, мөгаллим кеше мөгаллим инде: сүзне иң төптән, мәдәниятнең нигезләрен аңлатудан башлады.

– Татар мәдәнияте бик катлаулы күренеш. Аның тарихи, этник катламнары күп. Без бүген милли сәнгать белән этник сәнгать арасындагы аерманы, аның кыйммәтен күрә башладык. Моны татар теле белән чагыштырып аңлатырга мөмкин. Әйтик, безнең әдәби тел һәм этник тел, ягъни диалектлар бар. Төбәкләрдә диалекталь тел кыйммәтләре бихисап, әмма, кызганыч, бүгенге көндә ул үлеп бара. Шуның аркасында телебез бик ярлылана, күп төшенчәләр һәм синонимнар югалып бара. Без күпчелек очракта хәзерге заманда чыгарылган сүзлектән генә карыйбыз да, андагыча булмаган сүзләрне кулланмыйбыз. Димәк, без бер уртак кәнсәләр теленә килеп тукталдык сыман. Бу татар мәдәниятенең сыналуы дип саныйм мин. Ә диалекталь телләр безнең тарихи тамырларыбыз. Аны саклыйсы бик килә...

– Геннадий әфәнде, моның өчен беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

– Җирле сөйләмнәргә багышланган диалекталь сүзлекләр чыгарырга һәм кулланырга, популярлаштырырга кирәк. Соңгы чыккан сүзлек (2009 елда Татарстан китап нәшриятында басылган 839 битле диалектологик сүзлек – ред.) ул айсбергның башы гына. Мин аны ачып җентекләп карадым, анда бик зур байлык бар, әмма керми калган сүзләр дә бихисап. Алты миллионлы татар үз эченә себер-алтай сүзләрен дә, нугайныкын да, әстерхан сөйләмен дә алган. Ә этник төркемнәр мәдәнияте – ул безнең гомуммилли байлыгыбызны ныгыта торган чыганак.

– Музыкада да шул ук хәлме?

– Һичшиксез! Күпчелек кеше бүгенге көндә милли сәнгатьне сәхнә сәнгате дип кенә күз алдына китерә. Мәсәлән, “Туган тел”, “Тәфтиләү”ләр бар. Аларны Сахалин ярымутравыннан алып Калининградка кадәр булган бөтен татар белә – бу гомуммилли катлам. Аннан тыш безнең төрле төбәкләрдә җирле этник сәнгать бар – монысы күпкә тарихирак һәм тамырлырак. Без аларны өйрәнеп гомуммилли сәнгать әйләнәсенә кертергә тиешле. Югалтуларыбыз да шактый күп. Әйтик, бүгенге көндә “мишәрләрнең борынгы классик көйләре” дигән төшенчәне күз алдына китереп булмый, чөнки без ул катламны югалтып бетердек диярлек инде.

– Классик мишәр, классик керәшен көйләре дип бүлә башласак, бу татарны бүлүгә китермәсме соң?

– Татарның бик көчле гомуммилли мәдәният катламы бар, һәм аны беркем дә бүлә алмый. Ә этник сәнгать – ул безнең тамырларыбыз. Өстен саклыйбыз дип тамырларын корытсак, аның өсте дә озак яшәми. Шуңа күрә мин сүзне милли сәнгать һәм этник сәнгать дип башладым да инде. Алар, нәкъ телдәге шикелле үк, бер-берсен тулыландырган ике катлам. Димәк, милли сәнгатьне үстерү чыганакларын саклау өчен, без этник тамырларыбызны сакларга тиешбез. Бүгенге көндә һәрбер җирле төбәктә – Себер, Әстерхан, Урал, Башкортстан һ.б. урыннарда менә шундый борынгылыкны саклаган үзешчән төркемнәр бар. Профессиональ дәрәҗәдә тырышулар да бар. Әйтик, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле. Әмма алар күп вакытта фольклор әсәрләрен заманча сәхнә законнары аша эшкәртеп башкаралар. Бу очракта алар башкарган әсәрләрне тулы мәгънәсендә чын этник сәнгать дип булмый. Чөнки этник сәнгать нечкәлекләрен белү – ул бик катлаулы эш, аңа әзерлек, фән кирәк. Әлбәттә, алар эзләнәләр, тырышалар, төрле төбәк көйләрен халыкка җиткерәләр.

Соңгы елларда республикабызда этник сәнгатьне, этник кыйммәтләрне саклау эше керәшеннәрдә бик көчле хәрәкәткә әйләнде. Бүгенге көндә керәшеннәрнең сәнгате унификацияләнмәгән күп төрле этник диалектларга бүленгән. Чөнки керәшеннәр яшәгән һәрбер районда аларның үз көйләре, үз сөйләме, үз кием үзенчәлекләре. Алар бик төрле, һәм моның үз тәме, үз кызыгы бар. Әйтик, урысларның һәр төбәктә диярлек үз ансамбле бар. Һәрберсендә – үз киемнәре, үз җырлары, үз биюләре. Алар моны кадерләп саклыйлар, күтәрәләр. Бу очракта алар безнең өчен үрнәк булырга тиеш, чөнки этник сәнгатьне югалту бик җиңел, ә кире кайтару ай-һай...

– Сез халык иҗаты белән кайчан кызыксына башладыгыз? Нәрсә этәрде бу юнәлешкә?

– Минем халык көйләре белән кызыксынуым үсмер чакта ук башланды. Без Әлмәтнең бер бистәсендә үз йортыбыз белән яши идек. Ул шәһәр дә түгел, авыл да түгел. Җәйләрен Зәй, Әлмәт районындагы авылларга туганнарга (аларга мин бик рәхмәтле, авыл тормышын, җирдә эшләү тәмен шунда белдем) кайта идек. Шуңа миңа авыл белән шәһәрне чагыштырыр өчен мөмкинлек булды. Авылда тамырлар бар, ә шәһәрдә алар бетү ягына бара. Бу миңа ап-ачык күренде. “Менә бу юкка чыга, югала, ул югалырга тиеш түгел бит” дигән уй, идея фикс дип әйтимме инде аны... Кем белә, авылда яшәсәм, бу фикер, бәлки килмәгән дә булыр иде, җитмәсә музыка училищесында укыган чак (ел ярымнан ташладым мин аны. Музыка белән шөгыльләнү кызлар өчен генә, дип уйладым). Анда Зиннур Гыйбадуллинның баянда уйнарга өйрәнү әсбабы буенча матур көйләр уйныйбыз. Әмма минем туганнар бит бөтенләй башка көйләр җырлый! Дәреслектә бер генә керәшен көе дә юк. Матур керәшен көйләрен башкалар да белергә тиеш дигән фикер килде миңа шул вакытта. Мәктәптән соң Әлмәттә “Геофизика”да эшли башладым. Беренче хезмәт хакыма магнитофон сатып алдым. Зур, авыр, кыйбат иде ул. Шул магнитофонга иң элек әнине яздырдым. Аннары әнинең әнисен (без аны җырак әби дип әйтә идек), башка туганнарны яздыра башладым. Башта керәшен көйләрен генә яздыра идем, аннары моның бик тар даирә икәнен аңладым, бөтен татар көйләрен, бәет-мөнәҗәтләрне дә яздыра башладым. Туры килгәндә, чуваш, удмурт җырларын да яздырдым. 1977-1979 елларда Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләдем. Авылда абыстайлардан бик күп матур бәет-мөнәҗәтләр яздырып алдым магнитофонга. “Сак-Сок бәете”н җыр дәресендә балаларга да өйрәттем. Әмма икенче көнне үк бәетләр өйрәткән өчен парткомга чакыртып кисәтү ясадылар һәм комсомолдан чыгару белән янадылар. Менә шундый заманнар да бар иде.

– Ул беренче язмалар әле дә исәнме?

– Күбесе исән. Алар бик кадерле минем өчен... Инде хәзер үткән елларны барлыйм, чамалыйм, аларга бәя бирәм. Күп нәрсә эшләнде, кайберләре әле планда гына. Ә менә “Бәрмәнчек” ансамбле оешу – ул инде фән генә түгел, гамәл дә.

– Ничегрәк оешты соң ул “Бәрмәнчек”?

– 1990 нчы елларда яңарыш хәрәкәтләре башланып китте. Шул вакытта керәшеннәр дә уянды. Кайбер кешеләр ул хәрәкәтне сепаратизм дип бәяләде. Әмма ул сепаратизм түгел, ул тамырларны ныгыту хәрәкәте булды. Бу хәрәкәтнең тамырларны ныгыту икәнен җитәкчеләр, беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев тә аңлады. 2002 елда ул керәшен иҗтимагый хәрәкәте лидерларын үз янына чакырды. Бик матур әңгәмәдән соң матур карарлар кабул ителде. Менә шул карарлар арасында профессиональ керәшен фольклор ансамбле оештыру турындагы карар да бар иде. “Бәрмәнчек” шулай барлыкка килде.

– Ә “бәрмәнчек” сүзе нәрсәне аңлата?

– Ул вакытта керәшен сәнгатен чагылдырган исем эзләдек һәм бәрмәнчекне сайларга булдык. Ул – тал, кызыл тал дигән сүз (урысчасы – верба). Керәшеннәрдә яз көне, Олы көн (Пасха) алдыннан “Бәрмәнчек атнасы” бар. Шул атнада яңа бөреләнгән бәрмәнчек чыбыклары белән, ырымнар әйтеп, балаларга, малларга җиңелчә генә суккалап алалар. Бу сихәт бирә, кыш буе җыелган торгынлыкны, авырлыкны куып тарата.

– “Бәрмәнчек”кә беренче җырчыларны каян таптыгыз? Ансамбль составында кемнәр бар иде?

– Ул елны Казан мәдәният университетына “Бәрмәнчек” өчен махсус студентлар кабул ителгән иде. Шулар арасыннан иң элек Түбән Камадан килгән Оксана Дмитриеваны тәкъдим иттеләр миңа. Аннан Сергей Гладков, Алексей Савельевлар... Менә алар белән мәш килдем ул заманда мин. Әлбәттә инде, күптән җырлый торган, танылган керәшен җырчылары да бар иде Казанда (алар хәзер дә бар), алар керәшен җырларын да башкаралар иде. Әмма алар академик тавыш белән җырлыйлар, ә безгә этник тавышлы җырчылар кирәк иде. Шуңа күрә яшьләрне тупларга булдык. Мәдәният университетында биш ел дәвамында “Бәрмәнчек” өчен махсус студентлар кабул иттеләр. Аннары бу эш тукталды, әмма без университет белән элемтәләрне саклыйбыз. Хәзер менә консерваториядә этномузыкология белгечләре әзерлибез. Ансамбль өчен анысы да бик кирәк.

– Ансамбль артистлары туып-үскән якларыннан яңа элементлар, яңа бизәкләр алып киләме?

– Андый очраклар да булды. Әйтик, Питрәчтән, Мамадыштан яңа көйләр алып килделәр. Аннары авылларда йөргән чакта җирле фольклор белән танышырга, җырлар, көйләр, бию элементлары “тотып алырга” тырышалар. “Бәрмәнчек” Татарстан буенча даими йөреп тора, Мәскәү, Петербург, Чиләбе, Киров өлкәләрендә, хәтта чит илләрдә дә бик уңышлы чыгыш ясый. Ансамбльнең директоры Артур Поляков турында аерып әйтер идем. Бөтен ансамбльнең сәгать кебек матур эшләве аның осталыгына бәйле. Аның яхшы җитәкче булуы очраклы гына түгел – ул шактый вакыт Камал театрында Шамил Закировның урынбасары булып эшләде. Шуңа ул артистлар белән эшләү серләрен дә, хуҗалыкны алып бару әмәлләрен дә яхшы белә. Сәнгать җитәкчебез Эльмира Кашапова шулай ук тәҗрибәле, ул – Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшләгән кеше. Бер караганда, тумыштан керәшен булмагач, бөтен нечкәлекләрне белеп бетермәскә дә мөмкин сыман, әмма профессионал буларак ул аларны белергә тырыша.

– “Бәрмәнчек” керәшеннәрнең җырын гына түгел, биюләрен, борынгы музыка коралларын да күрсәтә...

– Әйе. Менә биюгә килгәндә, ул – бүгенге татар мәдәнияте өчен проблемалы юнәлеш. Чөнки Гай Таһировтан соң бию белгечләре юк диярлек. Соңгы вакытта Әстерхан ягыннан килгән Дәүләт Гомәров бу юнәлештә эшли башлады. Ул яхшы биюче генә түгел, биюне фән белән дә бәйләүче, төрле төбәкләргә йөри, тикшерә, өйрәнә.

Музыка коралларына килсәк, Тукай заманнарында безнең милли музыка кораллары мандолина, скрипка, гармун булган. Ул заманга кадәр, Урта гасырларда татарлар кулланган классик шәрыкъ уен кораллары исә тарихта калып онытылган. Этник төркемнәрдәге уен кораллары да бик начар сакланган. Аларны кире кайтарырга мөмкинлек тә юк иде сыман. Керәшеннәрдә кулланылган этник музыка коралларын тергезү эшенә исә, мәгълүматларның халык хәтерендә сакланган булуы ярдәм итте.

Бүген “Бәрмәнчек” ике юнәлештә эшли – хәзерге уен коралларында борынгы көйләрне башкару һәм борынгы уен коралларын сәхнәдә тергезү. Дөрес, борынгы коралларның мөмкинлекләре чиклерәк. Чөнки без хәзер баян, бас гитара, флейта ише уен коралларына күнеккән. “Бәрмәнчек”тә думбыра, кыл кубыз, гөсләләр күбрәк күрсәтелсә күңел сөенер иде, билгеле. Әлеге уен кораллары тамашачыларга да кызыклы. Бу уңайдан киләчәктә “Бәрмәнчек”тә матур итеп гөсләчеләр ансамбле оештыру планы бар. 7-8 кыз гөслә уйнап җырлаячаклар. Думбырачылар төркеме оештыру да комачауламас иде.

– Сез үзегез дә халыкның борынгы кыллы уен коралларын барлыйсыз бит. Татарда мондый уен коралларының ниндиләре бар?

– Татарда өч катлам музыка коралларын күрсәтер идем. Беренчесе – борынгы катлам. Аны төрки катлам дип тә әйтеп булыр иде: думбыра, кубыз, кыл кубыз, курайлар. Икенче катлам – Ислам дине белән бәйле – суфилар иҗатында кулланылган танбур, дәф, канун һәм башкалар. Ә инде өченче катлам – Европадан кергән уен кораллары. Менә шул өч катламны да белеп куллану мөһим. Керәшеннәрдә күбрәк беренче катлам сакланган. Совет дәверендә бик күп музыкаль традицияләребез югалды. Әмма югалып бетмәде. Әйтик, гөсләләребез һаман да исән. Әле Балтач, Арчада гөсләдә уйнаучы әбиләр, Зәй, Түбән Кама, Чаллы якларында аны яхшы хәтерләүче кешеләр бар. Лениногорск, Әлмәт якларында озын курайда уйнаучы бабайлар күренгәли.

– Геннадий әфәнде, илебезнең кайсы төбәген, ягын халык иҗаты, борынгы уен коралларына бай дип әйтеп булыр иде?

– Керәшеннәр яшәгән бөтен яклар да искиткеч бай. Ни өченме? Чөнки керәшеннәр бик консерватив халык. Алар элеккечә җырлыйлар, элекке гореф-гадәтләрне саклыйлар. Нәкъ элеккечә төннәр буе кара-каршы җырлашып утыралар. Әлбәттә, бу олырак яшьтәгеләргә генә кагыла инде. Әйтик, 60–70 яшьлек кешеләр ата-аналарыннан ишетеп калган борынгы көйләрне җырлыйлар. Миңа башта бу бик гаҗәп тоела иде, ник дигәндә, алар үскән елларда халык иҗатына игътибар юк, клубларда Ленин, комсомол, КамАЗ турында гына җырлыйлар иде бит. Әмма халык үз иҗатын барыбер саклый, шуннан илһам таба икән. Ә хәзер инде авылдан яшьләр китә. Шуңа күрә этник сәнгатьне саклау бары тик шәһәр эчендә ниндидер механизм булдырган очракта гына мөмкин. Билгеле, аның табигыйлыгы югалачак, әмма сәхнә өчен булса да саклау бик мөһим.

– Бераз гына үзегез, гаиләгез турында да сөйләгез әле?

– Әти-әнием гади кешеләр. Әнием җырларга ярата иде. Хәләл җефетем Фәнисә Башкортстанның Яңавыл якларыннан. Тимур исемле улыбыз, Анна һәм Ирина исемле ике кызыбыз бар. Улым сәүдә өлкәсендә эшли. Бер кызым – салым инспекторы, икенчесе – Мәскәүдә А. Калягин театрында актриса. Үзем Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында, Казан консерваториясендә эшлим, студентларны менә шушы уен коралларында уйнарга өйрәтәм. Әлбәттә, халык көйләре белән генә чикләнмибез, яшьләр белән бәетләр, мөнәҗәтләр дә көйлибез. Балалар белән дә эшлим. Шунысы кызык – борынгы көйләрне өйрәнгәндә, балаларның күзләре янып тора. Аларга бик ошый. Моннан тыш, үзебезнең этник мираска кагылышлы уен коралларын барларга тырышам. Әле кул җитмәгән өлкәләр дә бар. Әйтик, менә безнең төбәктә шыбыр дигән уен коралы булган. Мари-чувашлардагы волынка кебегрәк ул. Менә шуны тергезергә дигән хыялым бар. Моның өчен башта аны җентекләп өйрәнергә кирәк, әлбәттә.

– Андый югалган, онытыла язган уен коралларын кайда өйрәнеп була соң ул?

– Халык хәтерендә шактый күп нәрсәләр бар. Авылларда йөргәндә кызыклы мәгълүматлар килеп чыга. Кайвакыта сирәк фактлар, сакланып калган борынгы уен кораллары да табыла. Кубызлар, скрипкалар табып алып кайтканым бар, Әстерханнан думбыра алып кайткан идем. Бу – бер киң болын. Ул болында нинди генә чәчәк, байлык юк. Аны бер генә кеше эшләп-эшкәртеп бетерә алмый, билгеле, әмма мөмкин кадәр эшләргә тырышабыз. Менә минем 100гә якын фәнни мәкаләм, 4 китабым бар. Бу – яшьләргә юнәлдерелгән орлыклар. Әгәр бу орлыклар кая да булса шытып чыга икән, мин бик шат.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4


Чулпан ФӘТТАХОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.07.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»