поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.07.2015 Җәмгыять

Казан Сабан туена кайсы җирләрдән бушлай автобуслар йөриячәк

Шәһәрнең ЮХИДИ җитәкчесе Игорь Новиков Сабантуйга бару өчен казанлыларга һәм башкала кунакларына җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бүген булып үткән матбугат конференциясендә шәһәрнең Дәүләт автоинспекция башлыгы 1-нче август көнне Мирный торак массивындагы Каенлыкта татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтәчәк җирлектә юл хәрәкәтен оештыру схемасы турында сөйләде.

Казанның ЮХИДИ җитәкчесе бәйрәмне үткәрү районында транспорт хәрәкәте Казан шәһәре Башкарма комитетының 2015 елның 27-нче июленнән 2872-нче номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Каенлыкка керү өчен машиналар Республика клиник хастаханәсе ягыннан (Оренбург тракты), ә чыгу өчен Ферма шоссесы юнәлешенә таба (Кабан күле) хәрәкәт итәргә тиеш булалар. Юлның әлеге өлешендә хәрәкәт берьяклы гына булачак. Игорь Новиков Казан Сабантуеның төп мәйданына Ферма шоссесы ягыннан кереп булмаячак дип, ассызыклап әйтте. “Ферма шоссесы гадәти режимда эшләячәк. Юл хәлләре катлауланган очракта, хәрәкәткә чикләүләр кертеләчәк. Без моны факт буенча хәл итәчәкбез”, – диде И.Новиков.

Ул Сабантуй көнендә Оренбург трактыннан алып Ферма шоссесына кадәрге юл өлешендә, шәһәр пассажир транспортына һәм 2015 елгы Дөнья чемпионатының клиент төркемнәренә махсус полоса калдырылып, берьяктан гына хәрәкәт итеп булачагын җиткерде. Моннан тыш, мәйданнан алып Ферма шоссесына кадәрге юл өлеше Ферма-2 ягыннан хәрәкәт итүче җәяүлеләр өчен булачагын әйтте.

Игорь Новиков бәйрәм кунаклары өчен мәйдан тирәсендә каралган машина парковкасы мәсьәләсенә аерым тукталды. Кунаклар машиналарын “Урман шәһәрчеге” торак комплексы территориясе артындагы яшел зонада калдыра алачаклар, ягъни парковка нәкъ менә шушы урында булачак. “Парковкага 6 меңгә якын машина куеп була. Башка еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, машина кую урынына керүчеләр саны 10-15 мең тирәсе. Шунлыктан машина йөртүчеләрнең кайберләре өчен урын җитмәячәк”, – диде шәһәрнең ЮХИДИ җитәкчесе.

Ул бер автобус уртача 25-30 машинаны алыштыра алганлыктан, Сабантуй кунакларына җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте.

Сабантуйга җәмәгать транспортында килү күпкә уңайлырак булачак диде ул. Бәйрәмне үткәрү урынына шәһәрнең “Филармония концерт залы”, “10-нчы микрорайон”, “Ленин исемендәге Мәдәният йорты”, “Җиңү проспекты” метро станциясе, “Глазунов урамы” кебек нокталарыннан 65 автобус хәрәкәт итәчәк.

Кунакларның күп өлеше Сабантуй башланыр алдыннан, ягъни сәгать 10.00 килгәнлектән, машина йөртүчеләргә, уңайсызлыклар килеп чыкмасын өчен, маршрутны һәм килү вакытын алдан уйлап куярга киңәш итте, дип яза Казан шәһәренең рәсми порталы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»