поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.07.2015 Җәмгыять

Руль артында – хатын-кыз!

Кайсы көнне иртәнге якта «Юлдаш» радиосын кабызып куеп, иртәнге эшләрне эшләп йөрим. Ни сөйләгәннәрен тыңлыйм, җырларына кушылып җырлап та алам. Беркөнне, «Хатын-кыз водительләр турында ни уйлыйсыз?» дип, тыңлаучыларны сөйләшүгә чакырдылар. Савыт-сабамны юа-юа шалтыраткан халыкны тыңлыйм.

Ир-атлар үзләренең бик яхшы йөртүче булуларын, хатын-кызның юлда граната тоткан маймылны хәтерләтүен тәфсилләп сөйли бирәләр. Ара-тирә хатын-кызлар да шалтырата. Алары да үзләренең бик яхшы йөртүләрен, ә менә юлда очраган машинадагы хатын-кыз водительләрнең юньсезлеген сөйли. Түзмәдем, мин дә шалтыраттым. Фикерем бик үк уңай булмады, билгеле, бөтен кеше чәршәмбе дип чабып йөргәндә дә, җомга, дип үз сүземне кабатлый торган сыйфатым бар. 

Гомумән, мондый сорауның куелышын мин аңлап җиткермим. Бу сорау куелышы белән үк хатын-кызны кимсетеп тора бит. Дискриминация. Хатын-кыз кү­мер дә чыгара, домна мич­ләрендә тимер коя, йортлар төзи, космоска оча, дәүләтләр җитәкли. Ә менә юлда машина йөртүгә килгәндә, никтер ир-ат моны бик авырсынып кабул итә.

Ник мондый сорау куясыз, дим алып баручыга. Соң, үзегез дә күргәнегез бардыр бит, интернетта хатын-кызның машинасын парковкага куя алмаган видеолары бик күп, аларны караганыгыз бардыр, ди. Бар, әлбәттә. Әмма ул видеоларны да хатын-кыз төшерми. Балконга тәмәке тартырга чыккан җиреннән бөтен эшен ташлап, дөньясын онытып, ир-ат төшерә. Аннары тәмләп комментарийлар яза. Хатын-кызның аның ише пүчтәк белән булашырга вакыты да, теләге дә юк, минемчә.

Мин үзем дә параллель парковкага машина куя белмим. Нишләтим? Аллага шөкер, яшәгән урынымда барган килеш кенә килеп туктау мөмкинчелеге бик күп. Бервакыт, океан ярына киттем, балалар белән ир велосипедта сыпырттылар. Барып җиттем җитүен, туктар урын гына табып булмый. Якын-тирә урамнарны әйләндем. Әллә ни чаклы урап йөргәч, юл кырыенда урын табылды. Әмма әлеге шул параллель парковка. Алга барсам, «Ауди машинасы», арткы якта – «Мерседес». Урынының туры килүен әйт! Бераз тордым да тагын эзләнергә киттем. Йөри торгач, башка урын табылды. Әмма теге хәлне әле һаман сөйлим. Интернетта шулай ук ир-атның «геройлыкларын» сурәтләүче видеолар да муеннан. Юл кискән өчен дөмбәсләшкәннәре дә, кызыл утка кадәр өлгерәм дип чабып, маңгайга-маңгай бәрелешкәннәре дә, җәяүлеләрне гольф тубы кебек бәреп очырганнары да. Бөтен сә­бәп әнә шул, сез барыгыз да дураклар, мин генә акыллы да мин генә булдык­лы, дигән фикер йөртүдән. Бер-береңә ихтирамлы, юл куючан булсаң, алай уйламас идең дә, алай эшләмәс идең.

Статистика хатын-кызның, ир-ат белән чагыштыр­ганда, юл фаҗигаләренә бик сирәк очравын, машинаны сак йөртүен күрсәтә. Анысы аңлашыла да кебек, хатын-кыз балаларын уйлый, югалтырлык мөлкәте күп бит. Ирләр генә, ишектән чыкса, буйдак егет, шуңа күрәдер, батырлык күрсәтәселәре килә.

Хатын-кызның машина руле артына утыруы бәлки болай тиз булмас та иде. Әмма, беренчедән, йомшак буын ирләр китте. Дөнья тоткасын ирләр түгел, нәкъ хатын-кыз үз кулына алды. Икенчедән, ирләр тормыш көтәрлек мал табып, хатын-кыз үзен гаиләгә генә багышлыйм дисә дә, балаларны төяп, теләсә кая барып җитә ала. Хәтта урманга җиләк-чикләвек җыярга барганда да, ял җиткәнен, ирнең эштән бушаганын көтеп торасы түгел. Парк, авыл, бакча, кибет – һәммәсенә хатын-кыз үзе генә дә җилдерә.

Сайлауга бара йә аналитик язмалар яза, оешма җитәкли, дип аптырамыйбыз, машина йөртүче хатын-кызга исебез китә. Ни авырлыгы бар соң аның? Ремонтлыйм, дип атналар буе машина астында яту кирәкми. Төзәтүчеләр җитәрлек.

Кайдадыр бер акыллы башы хатын-кыз турында «Карбюратор белән аккумуляторны аермаган килеш руль артына утыралар» дип язып куйган. Әмма «Жесткий диск» белән «системная память» дигәннәрен аермау­чылар компьютерны куллана ич. Куллану хокукын беркемнән дә сорамыйлар.

Марат КӘБИРОВ:

Бу тема бик уңышлы сайланмаган. Монда җитди сүз әйтеп булмый. Руль артында хатын-кыз яки ир-ат дип әйтү дөрес түгел. Руль артындагыларны ике генә төркемгә бүләргә мөмкин: оста йөртүчеләр һәм йөртә белмәүчеләр. Соңгылары бүләк ителгән машинада, бүләк ителгән документ белән йөрүчеләр. Менә андыйлар арасында хатын-кызлар күбрәк. Ни гаҗәптер, хатын-кызларга андый бүләкләрне күбрәк бирәләр. Артык тирәнгә кермичә генә, әнә шундый ханымнар тормышыннан бер күренеш тәкъдим итәм.

Кичкырын. Зур гына автомагазин. Чит ил маркалары өчен кирәк-ярак­лар бүлеге. Бүлектә бер генә сатучы. Ул бик төгәл эшли, әмма чират барыбер акрын бара. Кешеләр ашыга, «биш кенә минутка» дип кереп тә монда вакыт әрәм итүдән аз гына кәефләре кырылган. Чиратта унлап ир-­егет һәм бер кыз. Тиздән кызга чират җитә.

Кыз: Алгы тормоз колодкалары кирәк иде.

Сатучы: Нинди машинага?

Кыз: Минем машинага.

Сатучы: ???

Чират авыр сулап куя, оза-ак азапланырга туры киләчәк.

Сатучы: Нинди марка?

Кыз: Иномарка.

Сатучы: Ничек атала?

Кыз: Фольсваген.

Сатучы: Нинди модель?

Кыз: ???

Сатучы: Артында, багажникта нәрсә дип язылган?

Кыз: Ә-ә-ә... (уйланып) РОЛО

Сатучы: ???

Чират: ???

Кыз: !!!

Кемдер: ПОЛО!

Сатучы: Уф-ф-ф... Ничәнче елгы?

Кыз: 1978.

Сатучы ?!.

Чираттан берәү: Хи-хи-хи.

Чират: (кинәт аңлап) Ха-ха-ха!

Сатучы: (Чиратка аптырап карап тора. Бераздан аңлап ала һәм кычкырып көләргә тотына. Көлеп туйгач.) Машинагыз ничәнче елгы?

Кыз: 1999.

Сатучы: Күләме?

Кыз: Нәрсәнең?

Чираттан берәү: Бамперыгызның.

Кыз: (оялып кына) Икенче размер.

Чират: Ха-ха-ха.

Сатучы: Документлары бармы?

Кыз озак кына сумкасында казына һәм пас­порт тартып чыгара. Чираттагыларның кай­берсе инде эчен тотып тәгә­рәшә. Көлмәскә тырышудан, сатучы кып-кызыл төскә кергән. Кыз да алсуланган.

Сатучы: Машина документлары бармы?

Кыз: Бар. (Сумкасын прилавкага әйләндерә. )

Сатучы: (кирәкле кәгазьне карап) Luсаs бар.

Кыз: Нәрсә ул, модельме?

Чираттан берәү: Юк, марка.

Сатучы: Fеrаdо бар.

Кыз: Ә артка?

Сатучы: Артка да бар.

Кыз: Нинди?

Сатучы: Шундый ук.

Кыз: (озак уйлагач) Юк, кирәкми.

Сатучы: Нәрсә кирәкми?

Кыз: (ярсу чигенә җитеп) Бернәрсә дә кирәкми. (Сумкаларын җыя да чыгып китә.)

Моны ни өчен яздыммы? Кызның бераз наданлыгы да, чиратны тоткарлавы да – бернәрсә дә мөһим түгел. Хатын-кыз бар җирдә – елмаю бар. Иң мөһиме шушы.


---
Шәһри Казан
№ --- | 25.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»