28.07.2015 Мәдәният
Чемпионат кысаларында Камал театры нинди спектакльләр күрсәтәчәк
7-15 августта FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 9 спектакль тәкъдим итә. Спектакльләр рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Татарстан театрлары арасыннан бер Камал театры гына Чемпионат вакытында спектакльләр күрсәтә.
Спектакльләр циклы Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән башлана һәм тәмамлана. Бу очраклы түгел, чөнки “Зәңгәр шәл” күптән инде театрның “йөзек кашы”на әверелде. Әлеге пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйналып килә. Һәр буын тамашачы аны яратып кабул итә. Спектакльне 7 августта 19.00дә һәм 15 августта 18.00 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә карарга мөмкин.
8 август 18.00 – 109 сезонның шаулы премьерасы - режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча “Хуҗа Насретдин” спектакле. Баш рольдә тамашачыларның яраткан артисты – Фәнис Җиһанша.
9 август 19.00 – Илгиз Зәйниев “Бабайлар чуагы”. Әлеге лирик комедиядә татар театрының данлыклы артистлары катнаша: Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Наилә Гәрәева.
10 август 19.00 – Тамашачыларның иң яраткан спектакльләреннән берсе – Туфан Миңнуллин “Гөргөри кияүләре”. Бу музыкаль комедия инде 20 ел театр сәхнәсендә аншлаг белән бара. Спектакльнең режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.
11 август 19.00 – Зөлфәт Хәким “Искән җилләр көенә”. Режиссеры – Лилия Әхмәтова. Әлеге романтик комедиядә театрның яшь, популяр артистлары катшана: Ришат Әхмәдуллин, Нәфисә Хәйруллина, Эмиль Талипов, Айгөл Хәйруллина һ.б.
12 август 19.00 – Галиәсгар Камал пьесасы буенча сатирик комедия – “Банкрот”. Хәйләкәр банкрот - Сираҗетдин ролендә Татарстанның атказанган артисты – Радик Бариев. Спектакль “Алтын битлек” экспертлар советы фикере белән Россиядә 2014 елның иң яхшы спектакльләр лонг-бите исемлегенә кертелде.
13 август 19.00 – 109 сезонның беренче премьерасы - “Сөясеңме, сөймисеңме...” . Төп рольләрдә – Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. Спектакль драматург Флорид Бүләковның якты истәлегенә багышлана. Автор үзе әйткәнчә: “ Бу пьеса –мәхәббәт турында. Хәер, барлык әсәрләр кебек үк... Ләкин алардан аермалы буларак, вакытлы хисләр турында түгел, ә тирән, бер гомер озынлыгындагы мәхәббәт хакында...”.
14 август 19.00 – Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Мулла” спектакле. Төп рольләрдә – Эмиль Талипов, Искәндәр Хәйруллин. Әлеге пьеса данлыклы драматург Туфан Миңнуллинның иң соңгы әсәрләреннән берсе.
Искәртеп үтәбез, Татарстан театрлары арасыннан бер Камал театры гына FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында спектакльләр күрсәтә. Барлык спектакльләр дә рус һәм инглиз телләренә синхрони тәрҗемә белән тәэдмин ителгән.