|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2015 Милләт
Түбән Новгородта остабикәләр ярыштыТ.Новгород өлкәсенең Сергач районы Шөбиле авылының “Оргкомитет-2015” төркеме 18 июль көнне Ураза бәйрәменә багышлап, алар гадәти булмаган чара – камыр ашлары конкурсы оештырдылар. Ул өч номинациядә үткәрелде. Беренчесе “Иң яхшы бәлеш”, икенчесе “Иң яхшы пәрәмәч яисә өчпочмак”, өченчесе “Теләсә нинди камыр ашы” иде. Конкурс Шөбиле халкы арасында зур кызык¬сыну уяткан, катнашучылар саны утызга якын булды, тамашачылар да күпләп җыелды. Мәчет алдын-дагы өстәлләрдә нинди генәме камыр ашы юк иде – төрледән-төрле бәлешләр, пәрәмәч-өчпочмаклар, күз явын алырдый матур тортлар, барысы да телеңне йотардый тәмле дә әле. Васимә Исхакованың мәчет формасында эшләнгән тортына сокланмаган кеше калмады, әмма жюри Гөлнур Арифуллинаның шулай ук мәчет формасындагы тортын тәмлерәк дип тапты, нәтиҗәдә Васимә икенче урында булды, ә өченче урын Коръән китабы формасында эшләнгән торт өчен Рәмзия Азизбаевага бирелде. Беренче ике номинациядә икенче-өченче урыннар Эльмира Жамалова белән Диляра Иляловага һәм Динара Галямова белән Гөлнара Курамшинага бирелде. Шунсы шатландыра – катнашучылар арасында яшь кызлар да байтак иде. Менә шундый уңган кыз-ларыбызны кәләшлеккә сайлагыз, егетләр, ни булса да, ач булмассыз. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Беренче урын алучыларга суыткыч, суыткыч камера һәм автомат кер юу машинасы бирелде, әмма алар ул бүләкләрен садака итеп мәчеткә калдырдылар. Икенче урын алучылар электр мичләр белән бүләкләнде, әле инде алар бу мичләрдә тагы да тәмледән тәмле камыр ашлары пешерерләр. Өченче урын алучыларга электр иттарткычлар тапшырылды. Шулай ук һәр номинациядә 4-5 урын алучылар яхшы сыйфатлы табалар белән бүләкләнде. Барлык бүләкләрне бу конкурсның төп оештыручыларының берсе булган Мәскәүдә яшәүче Дамир Минаҗев гаиләсе биргән. Р.Иляловка, шулай ук “Оргко¬митет-2015” төркеменең бүтән әгъзаларына зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бу конкурс соңгысы булмас, әлбәттә, һәм шуңа да “киләсе очрашуларга кадәр” дип ка¬лабыз.
Наилә ҖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|