|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2015 Спорт
Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты: берьюлы 5 татарстанлы ярышларда катнашаБүген Спортның су төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында 4 комплект медаль уйнатылачак. Дүшәмбе көнне синхрон йөзүдә, суга сикерүләрдә һәм ачык суда йөзүдә мавыктыргыч финаллар булачак. Су спорт төрләре сараенда ярышлар иртәнге 10да башлана. Башта хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүләр буенча алдан сайлап алу раунды уза. Кичен шуның финалы булачак. Көндез бер метрлы трамплиныннан индивидуаль сикерүләр финалына ир-атлар чыга. Медальгә 12 дәгъвачы арасында Россия вәкилләре юк. Сутубы аренасында ир-атлар арасында алдан сайлап алу раундының 8 матчы узачак. Россия АКШ уенчылары белән очрашачак. Россия җыелмасы составында Татарстаннан берьюлы биш ватерполочы чыгыш ясый: Альберт Зиннәтуллин, Иван Нагаев, Артем Одинцов, Константин Степанюк һәм Владислав Тимаков. Барселонадагы Дөнья чемпионаты алтын медален яулаган венгрлар Казакъстан командасы белән уйнаячак. 2013 елда икенче урынны алган Черногория командасы Сербия белән көрәштә тактика серләрен күрсәтәчәк. Хорватиядән килгән бронза призерлары канадалыларга каршы чыгыш ясаячак. Бу көнне бассейнга шулай ук Бразилия-Кытай, Греция-Италия, КАР-Аргентина һәм Япония-Австралия чыгачак. Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының беренче көннәреннән күренгәнчә, синхрон йөзү тотрыклы рәвештә ажиотаж кузгата. Кичә микст-дуэтлар финалы чыннан да тарихи вакыйга булып әверелсә, бүген тамашачыларны төркемнәр чыгышы финалы көтә.12 команда техник программа күрсәтәчәк. Барселона Чемпионаты эпопеясе йомгакларыннан күренгәнчә, медальләргә Россия, Кытай һәм Испания туры юл салган. Синхрончы кызлардан иртәнге бүләк – солисткаларның ирекле программа белән алдан сайлап алу раунды, анда 3 тапкыр Олимпия чемпионкасы - Россия горурлыгы Наталья Ищенконың спортка триумфаль кайтуы күзәтеләчк, ул инде кичә Светлана Ромашина белән дуэтта техник программа буенча алтын алган иде. Энергиясе ташып торган испан кызы Она Карбонелль шулай ук югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтәчәк. Мөгаен, 10 километрга ачык суда йөзү буенча ир-атлар арасындагы финал шактый четерекле булыр – монда унлыкка эләгер өчен көрәш барачак, бу унлык Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннары исемлегенә кертеләчәк. 72 спортчы Казансуда узышка чыгачак. Греция, Германия һәм Тунис, араларында бер-ике секунд калдырып, үткән юлы пьедесталга басканнар иде – көрәш бик кызу булды. Бу хакта Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
--- |
Иң күп укылган
|