поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.07.2015 Җәмгыять

Тоташ каникул заманы җитте

«Үскәч, кем булырга телисең?» дигән сорауга шомарак малайлар: «Җәен укытучы, кышын агроном», – дип җавап бирәләр иде. Ялкау малайларның гына түгел, яше җиткән «давайларның» да хыялы ул мәңгелек каникул иле. Ә каникуллар заманы килеп җитте бит, әй.

Яңа елдан соң – каникул. Аннары май каникуллары. Ил күләмендә билгеләп үтелә торган 14 бәйрәм. Шушы 14 бәйрәмгә өстәп, Татарстанның тагын дүрт бәйрәме бар. Бәйрәм ял көнгә туры килсә, үзе бер бәйрәм һәм бәләкәй генә каникул – ял эш көненә чигерелә. Ел әйләнәсе Россиядә 118 көн ял итәбез булып чыга, бездә тагын да күбрәк.

Каникуллар иленнән эш иленә кире әйләнеп кайтырга кирәк дигән авазларның иң күп ял көннәре булган Татарстаннан чыгуы гаҗәп түгел. Бөтен ялларны да түгел билгеле, бәйрәм ялга туры килсә, ял көн эш көненә күчерелә дигән канунны юкка чыгармакчылар иде. Әмма барып чыкмады. Адәм баласына ял кирәк дип, Татарстан инициативасын кире какты Дәүләт Думасы. Алар белә торгандыр, бик эшләп арыйлар бит, күренеп тора.
Ял көн булганга карап нәрсә үзгәрә? Халыкның көнкүрешен һәм яшәешен кемнәр тәэмин итә, алар барыбер эшли. Алмы-ялмы, электр уты яна, газ килә, краннан су ага, коммуналь хезмәтләр бар, кибетләр ачык, сату бара. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалардагылар эшли, аларда хезмәт итүчеләргә икеләтә түләнә.

Яллар күп булуга каршы үз сүзен күп кенә оешма җитәкчеләре күптән әйтте инде. Бернинди Дәүләт Советы кануннарыннан башка да ялларны кыскарттылар да куйдылар. Кеше эш урынына чытырдап ябышкан заман булуыннан файдаланып, ял көннәрендә дә эшләргә мәҗбүр итәләр. Икеләтә түләү түгел, тиешлесен бирсәләр, рәхмәт әйтерсең. Әле отпускын да бирмәскә мөмкиннәр. Ишек ачык – чык та кит. Эш урынын югалтудан курыккан адәм баласы, бәйрәм-ялга карамастан, эшләвен дәвам итә. Каядыр барып, хокукын якларга курка. Кусалар?

Кемнәр өчен ял чынлап та ял? Билгеле, Дәүләт Думасы өчен. Алар өчен каникул тәк каникул. Тагын дәүләт оешмалары, банклар, почта бу көннәрдә ябык була.

Дәүләт Думасы Татарстан инициативасын кире какканда чит илләрне үрнәк итеп күрсәтте – янәсе, без генә түгел, бөтен дөнья шулай ял итә! Мәсәлән, Германиядә 38 сәгатьлек эш атнасы, бездә – 40, имеш.

Татарстандагы эре оешма җитәкчеләренең ялларны юкка чыгарырга омтылуы да аңлашыла. Күпчелек регионнардан аермалы буларак, бездә эшләп торучы эре оешмалар күп. Германияне безгә мисал итеп китерәсе юк, беркемгә дә сер түгел, Россиядәге хезмәт җитештерүе бик түбән дәрәҗәдә. Шулай да, эш көнен озайтып, каникуллардан баш тарту бездә ниндидер күренерлек үзгәрешләр барлыкка китермәс дигән шигем бар. Күпчелек оешмалар өчен берни үзгәрмәячәк. Бездәге күпчелек эш урыннарында «норма выработки» дигән күрсәткеч бөтенләй юк. Ягъни кешенең эш көнендә күпме күләмдәге хезмәтне башкарырга тиешлеге төгәл билгеле түгел – ул «нәчәлник нәрсә куша, шуны эшли». Хезмәт процессының дөрес оештырылмавының беренче билгесе. Кешенең хезмәтен исәпләп булмый икән, аннан таләп итеп тә булмый. Шуңа да ялларны кыскарту хезмәт процессы дөрес оештырылган оешмалар өчен генә файда китерәчәк.

Безнең илдә 118 ял көне, әмма әле елына 170 бәйрәм булган Рим Империясен куып җиткәнче, тырышасы да тырышасы әле безгә! Инде мәңгелек каникул илендә яшәгән Рим империясе үзе дә юк хәзер. Озаграк ял итеп ташлаганнар.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 24.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»