|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2015 Мәгариф
Бүген гади халык баласы үз тырышлыгы белән укырга керә аламы?Бүген гади халык баласы үз тырышлыгы белән укырга керә аламы? Кайберәүләр әйтүенчә, безнең заманда хәтта Ломоносовларга да җиңел булмас иде. Әллә алай ук түгелме? Кичә “Татмедиа” агентлыгында узган очрашуда әнә шундый фикерләр ишетелде. – Сәләте, белеме булган укучыга вузга укырга керү өчен бернинди киртәләр дә юк. Без укыган заманнар белән чагыштырганда, хәзер бюджет урыннары күбрәк тә бирелә әле. Ә мәктәп тәмамлаучылар азрак. Бүген мөмкинлекләр җитәрлек. Әнә бит студентлар исемлеген дә компьютер билгели. Димәк, хәрәмләшүгә дә урын калмый, – ди КИТТУ-КАИның ректоры Альберт Гыйльметдинов. Әйтүләренә караганда, вузга баручылар өчен быел мөмкинлекләр тагын да арткан. БДИ нәтиҗәләреннән тыш, укучының укудагы казанышлары да исәпкә алына. Әйтик, һәр вуз моның өчен 10 баллга кадәр өсти ала. Казан дәүләт медицина университеты мәктәпне көмеш һәм алтын медальгә тәмамлаучыларга 6 балл бирергә булган, ә спорттагы уңышларга – 1 балл. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге вузда максатчан программа буенча укырга керүчеләр (целевиклар) бюджет урыннарының 60 процентка якынын тәшкил итә. Саннар кайсы районда яки шәһәрдә нинди табибларга ихтыяҗ булудан чыгып бүленә. Ә башка вузларда андый урыннар 15 процент чамасы каралган. Аның каравы биредә рус әдәбиятыннан язылган инша нәтиҗәләренә карап тормыйлар. Федераль вузда алтын медаль өчен – 3, спорт буенча уңышларга – 2, олимпиада җиңүчеләре, призерларына 1-2 балл бирелә. Кыскасы, белемлерәк, тырышрак булсаң, яхшырак. Ә иң яхшысы – олимпиада җиңүчесе булу. Әйтик, Казан дәүләт медицина университетында 17 олимпиада җиңүчесен бәйгесез генә кабул иткәннәр. Билгеле, болар – халыкара, дөньякүләм әһәмияткә ия олимпиадалар. Моңа кадәр Мәскәүдәге мәгариф түрәләре бюджет урыннарын биргәндә юмарт булды. Киләсе елда исә гуманитар белгечлекләрне шактый гына кыскарту көтеләчәк. КФУ проректоры Рияз Минзарипов белдергәнчә, бүгенгә аларда әллә ни кыскартулар юк. Ләкин 2016 елга икътисадчы, юристлар саны күпкә кимергә мөмкин. Бүген инде әти-әниләр дә, абитуриентлар да инженер, техник белгечлекләренә укуның файдасын аңлый башладылар кебек. Быел КАИда инженер белгечлекләр өчен бушлай урыннар саны шактый арткан. Вузларда алга таба магистратура юнәлеше өчен дә урыннар күбрәк биреләчәк. Сүз уңаеннан, КАИ быел башкалада инженерлар әзерләүче лицей ачарга җыена. Анда 7-10 нчы сыйныф укучыларын кабул итәчәкләр. Аны тәмамлап, төп вузга баручылар күпмедер дәрәҗәдә өстенлеккә ия булачак. Гомумән, бүген лицей тәмамлап, шушы юнәлештә укырга керүчеләрне дә вузларда ике куллап алалар. Мәсәлән, КФУның Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаучыларның 85 проценты федераль вузга укырга җиңел генә кереп бара. КФУ дигәннән, күптән түгел бу уку йортында татар һәм рус теле укытучыларын әзерләүгә 50 генә урын (элек 100 иде) бирелүен, ә милли мәктәпләр өчен математика укытучылары әзерләүне бөтенләй туктатырга җыенуы турында хәбәр иттеләр. Янәсе, Мәскәү бюджет урыннары бирмәгән икән. Ә математика укытучыларын татар телендә биш ел әзерләү өчен 5 миллион сум акча кирәк. Минзариповтан яңалыклар турында кичәге очрашуда да сорадылар. Ул өметләнерлек сүз әйтмәде. Бүген югары уку йортларында документлар кабул итү төгәлләнәчәк. Ә инде 4 августта беренче исемлекләр игълан ителәчәк. Башкала вузларында абитуриентлар туплау буенча проблема юк. Аларның саны җитәрлек. КФУда бакалавриат, белгечлек юнәлешләре буенча 3 меңнән артык бюджет урыны булса, абитуриентларның 4,5 меңнән артыгы инде документларының төп нөсхәсен тапшырган. Монда бер урынга 11 кеше дәгъва кыла. Шулай да ректорлар абитуриентларның белеменә нинди бәя бирә соң? – Югары уку йортларына керүчеләрнең белеме елдан-ел арта бара. Узган елга караганда быелгыларның имтихан нәтиҗәләре яхшырак, – ди Альберт Гыйльметдинов. КФУга килүчеләрнең уртача баллы былтыр 76 балл булса, быел да моннан ким булмаска охшаган. Ә чын белем исә студент булгач беленәчәк.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|