поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.07.2015 Мәгариф

Татарстан югары уку йортларында түләп уку бәясе 5-6 процентка арткан

Быел Татарстан югары уку йортларында түләп уку бәясе 5-6 процентка арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә республиканың әйдәп баручы вузлары җитәкчелеге – Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КИТТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов, Казан (Идел буе) федераль университеты беренче проректоры Рияз Минзарипов бәян итте.

“Казан дәүләт медицина университеты түләүле бүлекләрдә белем алу бәясен, 2014 ел белән чагыштырганда, 5-6 процентка арттырырга карар кылды. Бу барлык белгечлекләр буенча да шулай булачак”, – дип сөйләде Алексей Созинов.

Әйтик, былтыр вузның специалитет юнәлешенең “Дәвалау эше” белгечлеге буенча 1нче курска укырга керүчеләр елына 128 мең 860 сум түләгән булса, быел уку 135 мең сумга төшә. “Стоматология” белгечлеге буенча да шундыйрак хәл: бәяләр 140,5 меңнән 145 меңгә күтәрелгән.

Алексей Созинов сүзләренчә, түләп укуга бәяләр илдәге инфляция күләменә карап арттырылган.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов шунысына игътибар юнәлтте: түләүле бүлекләрдә укучы студентларның белем алу бәясе дәүләтнең бюджетта укучы студентларга бүлеп биргән акча нормативына карап билгеләнә. Ягъни вуз бюджет каплаган урынга бүлеп бирелгәннән кимрәк бәя куя алмый.

“Әгәр университетта укучы өчен түләүле һәм бушлай белем бирү программалары тормышка ашырыла икән, закон нигезендә түләүле урыннарга бюджет программасы бәясеннән түбәнрәк бәя билгеләп булмый. Моннан тыш, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында икътисад, юриспруденция һ.б. юнәлешләр буенча түләүле генә булган белем бирү программалары да бар. Аларның бәясен вуз үзе билгеләргә хокуклы. Минем аңлавымча, бу Татарстан югары уку йортлары арасында иң түбән бәяләр. Әйтик, төп вузда уку елына 73 мең сум тирәсе, филиалларда 65-55 мең сумга төшә. Дәүләт белем бирү оешмалары өчен бу иң түбән бәяләр”, – дип сөйләде ул.

Казан федераль университеты беренче проректоры Рияз Минзарипов билгеләп узганча, илдә инфляция күләме 5,5 процент тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, КФУда да түләүле урыннарга бәяләр 5,5 процентка, кайбер юнәлешләр, аерым алганда, абруйлы саналган юриспуденция, икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешләренә 6 процентка арткан. РФ Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре китергән мәгълүматларга караганда, быел Россиядә инфляция күләме 24 процент тәшкил итәчәк, дип ассызыклап узды проректор.

Мисал өчен, былтыр КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының “Дәвалау эше” белгечлеге буенча укырга керүчеләр елына 120 мең сум түләсә, быел бәя 150 мең (!) сумга кадәр күтәрелгән. Университетның юридик факультетында “Юриспруденция” белгечлеген үзләштерергә теләүчеләр былтыр130 мең сумга укыган булса, яңа уку елында 144 мең сум түләү зарур.


Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ
№ --- | 23.07.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»