поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.07.2015 Матбугат

Журналист һәм артистка ярарга тырышып...

Халык арасында йөргәч, журналист һәм артистларны еш таныйлар. Моның яхшы ягы да, начар ягы да бар. Таныш-белеш журналист, артист халкыннан төрле хәлләр ишетергә туры килә. Кемдер мактанып сөйли аны, ә кемдер инде артык игътибардан тәмам гарык булып бушана. Икенче яктан, шушы хәлләрдә соң, кемнең ни дәрәҗәдә икейөзле булуын аңлыйсың.

Әйтик, бер көнне радиода эшләүче дустым сөйли: "Сабан туенда балам елый башлады да, бер апа килеп, баланы тынычландыра башлады. Аннары үзе, 35 ел буе балалар бакчасында эшләве турында сөйли башлады. Бераздан янындагы бер ханымга "радиода эшләүче фәлән исемле кыз бу" ди. Мин инде уйлап куйдым: әгәр радиода эшләми торган кешенең баласы еласа, атказанган тәрбияче тыныч кына узып китер иде микән..." – ди дустым.

Күптән түгел дәрәҗәле газетада эшләүче журналист дустым баласы белән хастаханәдә ятып чыкты. Хәлләрен белешергә дип шалтыраттым, ашау ягын сораштым. "Башта ризык белән әллә ни кинәндермәделәр. Баш табиб журналист булуымны белгәч, икешәр порция китерә башладылар. Гади кешегә игътибар юк инде, ә менә урынлы урында эшләсәң, ничек ярарга белмиләр", – диде ул.

Татар эстрадасының бик популяр җырчысы белән аралашам мин. "Җәмәгать урыннарында танып алалар да, шунда ук башка төрле сөйләшә башлыйлар. Әлбәттә, миңа андый ясалмалылык ошамый. Беркөнне Агросәнәгать паркына барырга туры килде. Килеп керүгә, ит сатып алырга тәкъдим итә башладылар, хәтта сырып алдылар. Ит алырга килмәвемне аңлатып, көч хәл белән котылдым. Сүз дә юк, кибетләрдә еш кына ташламалар ясыйлар", – ди җырчы танышым.

Телевидениеда эшләүче танылган алып баручы дустым исә һәрдаим игътибар үзәгендә. "Бервакыт улым баллы мамык сорады. Үзем белән 30 сум гына акчам бар иде, ә мамыкның бәясе 50 сум. Сатучы 30 сумга биреп җибәрде. Аннан соң әни белән бер оешмага бардык, әнигә хуҗа кешенең кәгазьгә кул куюы кирәк иде. Шуны куймыйча ялындырып тоткач, үзем кергән идем, шундук кулын куйды. Гомумән, сине таныйлар икән - бик кыен. Кибеткә керсәм дә, баштан-аяк тикшереп, нәрсә алганымны карап кына торалар", – ди ул.

Кайчакта, киресенчә, журналист булып эшләүнең тискәре ягы да була. Мәсәлән, язып чыкмасын дип, артык сөйләшергә теләмиләр. Яки акча төртеп эшләтә торган эшкә алынырга куркалар. Ничек кенә булса да, игътибар үзәгендә булу авырдыр. Һәр адымыңны күзәтеп торсалар, кемгә ошар иде икән? Әлбәттә, кибеттә яисә башка җирдә ташламалар ясаулары күңелле, шулай да бу - ярарга тырышу кебек кенә булып кала. Ә ярарга тырышу бик сирәк ихлас йөрәктән була...


Йолдыз МУСИНА
Интертат.ру
№ --- | 22.07.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»