|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2015 Җәмгыять
Ирек Миннәхмәтов оешмасы Рөстәм Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар сата башлаган (ФОТО)Хәтерләсәгез, күптән түгел башкаланың “Suvar Plaza“ сәүдә үзәгендә “Татарстан мирасы” проекты дизайнын кулланып эшләнгән футболка һәм бейсболкалар белән сату итүче киоск ачылды. Бу – “Татспиртпром” компаниясе җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов идеясе. Бу көннәрдә Миннәхмәтов үзенең Instagram челтәрендәге битенә Can-Am Trophy Russia ярышлары вакытында төшерелгән фото урнаштырды. Анда ул Рөстәм Миңнехановның хоккей шлемы киеп төшкән фотосы урнаштырылган футболка кигән. “Татспиртпром”ның матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта республика башлыгы рәсеме төшерелгән өч төрле футболка эшләнгән. Аның дизайнын А1 компаниясе белгечләре башкарган. Футболкаларда “Без бергә!” дигән шигарь дә урын алган. Әйтергә кирәк, соңгы арада Россиядә ил башлыгы сурәте төшерелгән футболкаларның да популярлыгы арта бара. Әлеге традицияне 2000 елның 7 маенда “Бергә атлаучылар” хәрәкәте вәкилләре башлап җибәрде. Бу көнне Василий Якименко җитәкчелегендәге бер төркем яшьләр Мәскәүдә үзенчәлекле акция оештырды. Президент Владимир Путин рәсеме төшерелгән ак, зәңгәр төстәге футболка кигән бер төркем яшьләр шәһәр урамнарын әйләнде. Тик ул чакта мондый өс киеме әллә ни абруй казана алмады. Хәзер исә хәлләр башкача. Узган ел Мәскәүнең ГУМ сәүдә үзәгендә оештырылган күргәзмәдә шундый ук футболкалар ике көн эчендә сатылып бетте. Фото №1 Фото №2
--- |
Иң күп укылган
|