|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2015 Матбугат
Гәҗит сүзенә җитәме соң12 яшен тутырып маташучы улым шаккатырды. «Әти, син нигә ул гәҗит-мәҗит белән маташасың, бөтен нәрсә интернетта бар, сезнең гәҗитегез килеп җиткәнче, мин аны мең кат укый алам бит инде», – диде ул ноутбугын тезендә тоткан килеш. Шул мизгелдә генә аңа җавап бирә алмадым, «Ә әбиең нишли?» – диюдән узмадым. Күңелдә корты калды... Һаман шуны уйлап йөрим. Авылга кайттым. Радио бар, телевизор эшләп тора, туганнарым интернет белән дә дус. Тик шулай да берничә мең тәңкәлек газета яздырып алалар. Алай гына да түгел, почтальон килгәнен көтү, почта тартмасыннан чыгып алу, кайбер очракларда шул почта хезмәткәре белән авыл яңалыкларын «чәйнәп» алу – ул үзе бер изге йола, гадәт.
Илфак ШИҺАПОВ |
Иң күп укылган
|