20.07.2015 Җәмгыять
Интернетсыз балачак шәбрәк идеме?
Минем дача-бакчамның бер кимчелекле ягы бар: анда интернет юк. Табигать кочагында берничә көн шәһәр шавыннан котылып, җирдә казынып ятыйм әле дип китәм дә, тик әллә ни озак яши алмыйм, интернетсыз тәмам кыргыйлашкан кешедәй тоя башлыйм үземне. Гәрчә, бакча йортыбызның ике катында ике телевизор эшләп утырса да, дөньядан аерылгандай булам.
Шул инде, шул – бу – интернетка бәйлелек! Бу хакта күп сөйлиләр бит хәзер. Наркоманлыкка, эчкечелеккә тиң диләр. Интернетны сүгүчеләрнең күпчелегенең анда сай йөзүчеләр һәм пычагым да аңламаучылар икәнен белсәм дә, интернетка артыгын күп текәлеп утыруның балалар психологиясенә тискәре йогынтысын мин дә инкарь итмим. Агрессивлыкка яки төшенке кәефкә, бозыклыкка этәрүче уеннар, фильмнар, һәртөрле сайтлар шыплап торган интернетта балалар чамасыз озак вакыт утыралар икән, моңа без үзебез, ягъни өлкәннәр гаепле бит инде.
Ә без һаман хәзер балалар уйный белмиләр, чөнки көннәре компьютер артында үтә, хат яза белмиләр, шуңа фикерли, җөмлә төзи белмиләр, шул интернет аркасында балалар үз-үзләренә кул сала башладылар һ.б, һ.б. дип, үзебезнең интернетсыз балачагыбыз күңеллерәк иде дип чагыштырып утырабыз. Пүчтәк сүз, җәмәгать... Хәзерге балалар да уйный беләләр, тик уеннары гына башка. Тик без кызыгып җыйган чынаяк ватыкларына, иске чүпрәк кисәкләреннән тегелгән курчакларга алар инде кызыкмый, безнең сыман таякка атланып та чапмыйлар, чөнки велосипедлары, самокатлары бар. Фикерли белми димик, безнең буынга алар хәзер биргән БДИны бирдерсәләр, чорыбыз белән аттестатсыз да калыр идек әле бәлки... Суицид очракларының барысына да интернетны гаепли алмыйбыз. Өлкәннәр уйлап чыгарган БДИ аркасында харап булалар түгелме соң балалар? Интернет аркасында агрессивка әйләнәләр дибезме? Ә бит фашизм дигән афәт килеп чыккан гасырыбызда интернет юк иде бугай.
Беркөнне әлеге дә баягы интернетта бер фотога юлыктым. “Интернетсыз балачак” исеме астындагы әлеге фотода 60-70нче елларның бер төркем балаларының уены төшерелгән иде. 7-10 яшьлек балалар гильотина ясаганнар һәм берсенең башын “чабалар” шунда... Үзебезнең интернетсыз һәм дә хәзергедән “самимирәк, гөнаһсызрак, күңеллерәк” балачагыбыздан куркыныч уеннарны барлыйк әле. Карбит дигән шартлаткыч белән уйнау (минем бер классташым карбитлы шешә шартлап, яраланып үлде), “пугач” ясап йомран атып йөрү, мәче койрыгына консерв банкалары тагып ләззәтләнү, сыгылып торган көзге бозда йөгереп уйнау...
Балачакны сагынмый мөмкин түгелдер. Эштән баш чыкмаса да мин дә сабый чакларымны, бергә уйнап үскән чирәмдәшләрне бик сагынам. Тик заман алга бара, артка юл юк. Юклык чоры берничек тә бүгенге бөтенлек белән тиңләшә алмый бит. Бары тик балаларга күбрәк игътибар бирәсе дә, җәмгыятькә лаеклы һәм кешелекле итеп үстерергә тырышасы гына кала.