|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2015 Җәмгыять
Тырышлык белән баеп буламы? (СОРАШТЫРУ)РФ Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец илдә 22 млн кешенең фәкыйрьлектә гомер кичерүе турында әйтте. Узган ел андыйлар саны 15,7 млн тәшкил иткән. Түрәләр, бу мәсьәләне хәл итәр өчен, төрле программалар тормышка ашырыла, дип әйтә. Шул ук вакытта Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты бездә хәләл юл белән күп акча эшләп булмый, дигән фикердә. Урлашмасаң, алдамасаң, фәкыйрьләр рәтендә йөрисең, ди алар. Кешеләрнең 20 проценты капма-каршы фикердә. Өметлеләр күбрәк яшьләр арасында очрый. Кеше өлкәнәйгән саен, бу мәсьәләдә пессимистка әверелә бара, дип аңлата “Левада” үзәге социологлары. Ә сез ничек уйлыйсыз: Россиядә үз тырышлыгың белән генә баеп буламы? – Халык үзе гаепле, ялкаулар күп дип әйтү җиңел ул! Әмма безнең кешеләр тырыш, тәртипле, эшчән. Эшне оештыра белмәү аларга тиешле акча түли алмау, хезмәтен бәяләмәү җитәкчеләрнең гаебе. Германия белән чагыштырганда безнең илдә җитештерү күләме алты тапкыр кимрәк. Әллә алар бездән күбрәк эшлиме? Юк, аларда технология белән эш итәләр, ә бездә кул көче белән башкарыла! Бай булыр иде ул кеше, урлашмас та иде. Ләкин ул бездә халык милке булып саналган нефть, газ, ташкүмер, урман, су кебек байлыклардан мәхрүм. Аларга өлеш чыкмый бит! Шуңа күрә алдашмыйча яшәп булмый дип әйтәләр дә инде. Җире, акцияләре, пенсиягә чыккач, дөнья буйлап сәяхәт итәрлек капиталы булмаганнар фәкыйрь дип санала. Чит илләрдә мондыйлар – 67 процент, ә бездә акчалы кешеләр 10 процентка да тулмый. Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы: – Күп очракта фәкыйрьлек – кешенең үз гаебе. Дөрес, башка илләрдә кешегә акча эшләү шартлары җайлырактыр, ләкин безнең арада хәләл юл белән тапкан малын арттырган бизнесменнар бар бит! Беркемне дә нәрсә беләндер шөгыльләнергә ирексезләмиләр, сайлау мөмкинлеге бар. Әнә үзбәкләр, безгә килеп, кафеларын ачалар, сәүдә итәләр, көне-төне эшлиләр. Ник безнекеләр шулай итми дип аптырыйбыз. Ялкаулык та бар, эчәргә дә яраталар, аннары күбесе акчаның җайлы гына килүен тели. Әмма тырышлык куймасаң, булмый бит. Әлбәттә, тормышта хаксызлык та күп. Тик хәерчелек кешенең баш миенә сеңгән була, психологиясенә бәйле. Менә андыйларның йортларына игътибар иткәнегез бармы? Шапшак, пычрак була. Югыйсә гап-гади өйдә дә тәртип урнаштырырга, чистартырга, юарга мөмкин бит. Ә нәрсәгәдер ирешкән кешенең һәр әйбере үз урынында тора. Безнең гаилә бай түгел, әмма хәләл юл белән тапкан акчабыз җитә. Малның бәрәкәте булсын! Алмаз ХӘКИМОВ, эшмәкәр: – Россиядә хәтта мәктәп белән хастаханәдә дә теге яки бу мәсьәләне акча белән хәл итәләр. Шуңа күрә ришвәт бирмичә, хәрәмләшмичә эш иткән малтабарлар юктыр дип уйлыйм. Бар икән, димәк, алар – йә кемнеңдер туганы, йә арттан этеп баручысы бар. Бездә система гадел түгел, җитәкчеләр дә эшмәкәрләрне саварга гына тора, “бир”, “тамыз”, “буш итмә” дип кенә торалар. Шуңа мин хәләл юл белән мал табып булуга, “Менә бит мин, әнә дустым бар!” – дип әйтүчеләргә бик ышанмыйм. Аннары безнең халыкта урлап эш итү гадәткә кергән. Урламыйча булдыра алмый ул! Җыйган малы да җитә кебек, әмма нәфес котырта: “Тагын кирәк!” – ди.
--- |
Иң күп укылган
|