поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.07.2015 Киңәш-табыш

Иң шәп бал - августныкы

Июль ахырларында, август башларында авылга бал исе тарала. Бу үзгә ис борынны шулкадәр кытыклый ки, ирексездән, тирләп-пешеп, тәмләп бал белән чәй эчәсе килә башлый.

Бүген республикада 14400 умарталык исәпләнә. Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлы­гының умартачылык идарәсен­нән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, шуларның 95 проценты – шәхси кулларда. Күпләр фермер хуҗалыгы булдыруны, шәхси хуҗалыкларында умарта тотуны өстен күрә хәзер. Бал күләме дә арта. Узган ел, мәсәлән, республикада 6,4 мең тонна бал җитештерелгән. 2013тә исә бу күрсәткеч 12 центнерга азрак иде.

Булса, урнаштырабыз

– Соңгы елларда бал белән проблема юк, – ди республика умартачылык идарәсе җитәк­чесе урынбасары Фәрит Вәлиул­лин. – Бары корылыклы 2010 елда гына бал күләме шактый ким булды. Һәркемнең – үз эшләү алымы, урнаштыруны да кем ничек булдыра, шулай алып бара. Кайбер умартачылар бал сата алмаудан зарлана дисезме? Бар әйберне сатарга була. Тиешле шартларда саклаган очракта, чын балның составы үзгәрми, аңа берни булмый. Умартачыларга кулдан кил­гәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, республикада яшәүче ветераннарга һәм тыл хезмәтчән­нәренә республика хөкүмәте пакет тутыртты. Үзебездә җитеште­релгән балны күчтәнәч итеп өләшергә дигән фикер булды. Шул уңайдан умартачылар бе­лән элемтәгә кереп, бал сатып алынды.

Питрәч районының Шәле авылы фермеры Рәдиф Гыймадиев 200ләп баш умарта тота. 300 башка җиткән вакытлар да булган. “Күп булганда балны урнаштыруда кыенлыклар булгалый. Әмма мин күпләп алучылар бе­лән эшли башладым. Элемтәләр булдырдык. Ярминкәләр дә шактый булыша. Күргәзмәләрдә катнашкан вакытта да элеккеге кебек банкаларга гына тутырмыйм, матур савытларга салып, кешене җәлеп итәрлек итеп эшләргә тырышам, – ди ул.

“Татарстан балы” бренды

Чыннан да, умартачылар, за­манга яраклашып, савытка салып, яңача эшли башлады хәзер. Әлеге төргәкләрне умартачылык идарәсе эшләтә. Тик бу матур итеп төргәкләнгән балны кибет­ләрдә очратам димә. Андые бары тик ярминкә-базар­ларда гына сатыла. Шул ук вакытта кибет киштәләре башка төбәкләрдән килгән бал белән тулган. “Ки­лешәм: умартачы­ларның үзлә­ренә генә сәүдә чел­тәр­ләренә барып керү җи­ңел түгел. Бу уңайдан җирле сәүдә челтәр­ләре белән сөйлә­шүләр алып барабыз”, – ди Вә­лиуллин.

Шунысы кызык: Татарстан балын башка төбәкләрдә дә бик яратып алалар. Моның шулай икәне төрле күргәзмәләрдә дә күренә. Безнекеләр Казахстанда да булганнар. Алар да Татарстан балына өстенлек биргән. Безнең кортлар җыйган нигъмәтне мәскәүләр аеруча ярата икән.

Борчылырга иртәрәк

Быел республикада бал булырмы? Чөнки һава торышы умартачылык тармагы өчен бик кулай түгел, диләр. “Быел бал күп булмас кебек. Чөнки нәкъ бал җыю чорында яңгырлар яуды, бал кортлары умартадагы балны ашый башлады”, – ди Рәдиф Гыймадиев. Әмма республикада тулаем җыем узган елдагы кебек булачак дип ышандыралар. Фәрит Вәлиуллин белдергәнчә, яң­гырга кадәр унлап район белән сөйләшүләр алып барганнар, алар табышның шактый булуын белдергән. Бал кортлары көн саен бер умарта оясына 6-7 килограмм бал алып кайткан.

– Умарталыкларда үлчәүгә куелган умарталар бар, – ди Фәрит Вәлиулла улы. – Умартачы, шул ояга карап, кортларның ничек һәм күпме бал җыюын күзәтә. Шуннан чыгып, бөтен умарталыктан күпме бал аертып буласын чамалыйлар.

Чәй эчәр өчен

Бал суыртуның үз вакыты бар. Гадәттә, балны августта аертырга кирәк икән. Бу вакытта умартадагы бал өлгереп җиткән була. Кайбер умартачылар балны июль аенда да суырта. Тик бу чорда алынган бал өлгермәгән булырга мөмкин.
– Иртә аертылган бал хәзер чәй эчәр өчен генә ярый, – дип киңәш бирә идарә башлыгы урынбасары. – Ә менә кыш көне саклар өчен пичәтләнгән бал булса яхшы. Шуңа күрә әле бал сатып алырга иртәрәк.

Балны да заводта ясыйлар

Соңгы елларда кибет киштәләрендә бал ризыклары барлыкка килде. “Карале, таныш умартачы балын ничек кыйммәткә сата, ә кибеттә ярты бәясе икән бит”, – дип уйлаучылар шактый. Чынлыкта, матур савытка салынган, күзне кызыктырып торучы бу ризык чын бал түгел.

Аның табигый бал булмаганлыгы этикеткасына да языла. Әмма безнең халык язуына карамый, иң элек бәясенә игътибар итә. Ә аның составында бал нибары 30 процент кына булырга мөмкин. Умартачылар белдер­гәнчә, ясалма бал элек Кытайда гына җитештерелсә, хәзер Россиядә дә мондый заводлар барлыкка килгән. Умартачылар шуңа борчыла. Табигый бал­ның килограммы 300 сум тирәсе дип белдерә алар. Ә ясалма бал бермә-бер арзан йөри. Зур кибет­ләрдә чын балның килограммы 600 сумга кадәр җитәргә ихтимал.

– Умарта тотучылар ялган бал сатмый, – ди Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче фермер Гафур Зарипов. – Гадәттә, кушылган бал алыпсатарларда булырга мөмкин. Иң яхшысы – балны таныш кешедән алу.
Чын умартачы бал җитештергәндә табыш артыннан кумый. Бал – дару ул. Шуны онытмаска кирәк. Кеше синнән балны сихәтләнер өчен сатып ала.
Көнбагыш балы, мәсәлән, бавырга файдалы икән. Сукыр кычытканнан җыелганы – йөрәк өчен. Юкә балы үпкә өчен, салкын тигән­нән менә дигән. Һәрбер балның үз дәвалау сихәте, тәме бар. Һәр ай­ның балы кеше организмына үзен­чә файдалы. Аеруча майда җыелган бал шифалы, ди­ләр. Аны бары тик дәва өчен генә суырталар, ул күп булмый.

Чын балны ничек аерырга соң, дип уйлар күпләр. Бары хуш исле булганын гына сатып алырга тырышыгыз. Ә менә тамак төбен әчетте­рер­гә тиеш дигән­нәре дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Ачы тәм кайсы чәчәк­тән җыелуына карый.

Болгатып карагыз!

Бер өлеш балны ике өлеш суга салып болгатырга. Табигый бал булса, су болганчыклана, өстендә салават күперендәге кебек төсләр барлыкка килә, катнашма булганда, төбенә утыра.

Кырынганнан соң

1 чәй кашыгы балны 50 мл кайнар суда эретеп, кырынганнан соң сөртергә. Баллы су бит тиресен дезинфекцияли, кисел­гән урыннарны тиз төзәтә.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 103 | 16.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»