поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.07.2015 Җәмгыять

Тоташ “шерше ля фам”...

Александр Дюманың “Париж могиканнары” романы аша безнең көннәргә дә килеп җиткән әлеге француз әйтеме үзенең актуальлеген һаман югалтмый. Бүтәнчә әйткәндә, “Хатын-кыз эзләгез!” – ди француз язучысы. Һәртөрле аңлашылмаучылыкның, ир-затларының акылга сыймаслык адымнар ясавының һәм моның ише башка матавыкларның артында гүзәл зат тора.

 Хак әйткән! Гадәти тормышка күз салсаң да, криминаль вакыйгаларны барласаң да, һәркайда “үкчәле туфли эзе”!
Ике бала үстереп ятучы гаилә таркалган. Сәбәбе: ир – эшлексез, эчкече, холыксыз һ.б., һ.б... Юк, юк, бу – хатыны тирә-якка тараткан гайбәт кенә түгел, бу ир, чыннан да, гаиләсе өчен бармакка-бармак та сукмаган. Еш кына алпан-тилпән атлап кайтып килгәнен күргән, аннан фатирларыннан хатын-кыз черелдәгәнен, балалар елашканын, савыт-саба ватылганын ишеткән күршеләре дә нәкъ шул фикердә. Шулай итеп, гаилә тормышына нокта куелган. Ир түләгән алимент акчасы гына йортта ата кешене берничек тә алыштыра алмый бит. Хатын өстенә бөтен мәшәкатьләр өелә, ул берүзе ике баланы аякка бастырырга азаплана. Ир исә... Эчеп юкка чыкты дип уйлыйсызмы? Һич юк! Сәламәт, кулыннан аз гына эш килгән ирләр дефицит ич ул. Бу ирне дә икенче бер хатын “кулга төшерә”. Ни гаҗәп, матур гына яшәп китәләр. Иренең үзеннән башка тормыш төбенә төшәчәгенә чын-чынлап ышанган элеккеге хатынының, урамнан култыклашып атлап килгән бәхетле парны очратып, йөрәге өзгәләнә. Атта да, тәртә дә дими, ни дисең? Гаилә учагын саклау да хатын-кыз кулында, ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатыннар...

22 яшьлек егет җавапсыз мәхәббәт корбаны булган: яраткан кызын икенче егет белән күргәннән соң, 8нче каттан аска ташланган... 34 яшьлек ир, хатыны белән ызгышканнан соң, башын элмәккә тыккан. Гомерен балалар укытуга багышлаган өлкән яшьтәге физкультура укытучысын, педофилиядә гаепләп, кулга алганнар. Имеш, күнекмәләр вакытында “ласточка” ясаучы кыз баланың биленнән тотып ярдәм итәсе урынга, күкрәгенә орынган... Әнә тагын, яше иллегә якынлашкан укытучы хатын үсмер малайны юлдан яздырган дип телевидение шаулый. Газеталар шаулый, халык сөйли... Эзләп, баш ватып торасы юк, тоташ “шерше ля фам”...

“Татарстан яшьләре”ндә кайнана-килен арасындагы мөнәсәбәтләр хакында язмалар еш күренә. Берәвенең килене ялкау-җыйнаксыз, икенчесенең кайнанасы усал икән. Һич тына-килешә торган түгел бу ике як. Ә араларында икесе дә яраткан һәм боларның икесен дә яраткан ир заты бәргәләнә... Йөрәк парәсенең икенче хатын-кыз кулына күчүенә көнләшеп, үзенә игътибар кимүдән газапланган әниләрне әле аңлап була. Ә менә чит йортка үз тәртипләрен кертергә маташкан, үзе ир итеп сайлаган шәп егетне тәрбия кылган анадан дошман ясаучы яшь ханымнарны аңлавы кыенрак. Үзем шаккатып күзәткән берәүләрне мисал итеп китерим әле.

Һәр сәвит чоры гаиләсендәгечә, Фәйрүзә дә гаилә йөген үзе җигелеп тартты. Ире белән ике арада мәхәббәт тә, хөрмәт тә бар иде кебек. Ирнең иң зур кимчелеге – көнчелек иде. Хезмәт вазыйфалары буенча һәрвакыт ир-егетләр арасында эшләргә мәҗбүр хатыныннан үлеп көнләште ул. Фәйрүзәсенең һәр адымын тикшерде, көнгә әллә ничә тапкыр эшенә чылтырата, яисә килеп китә, өйдә телефон чылтыраса да, аны Гариф үзе ала иде. Фәйрүзәгә эштә тоткарланырга туры килсә, Гариф эчеп кайтып тавышлана торган иде. Балалары хакына түзде Фәйрүзә, гаиләсен җимермәде. Ире белән тавыш-гауга чыккан чакларда балалары ишетмәсен, белә күрмәсеннәр дип өтәләнә иде. Көнчелек бит ул корт кебек, кешене эчтән кимерә диләр. Гариф та олыгая-олыгая тәмам үзгәрде. Юк-барга көнләшеп тавышланганнан соң хатыныннан гафу үтенеп маташмый башлады. Ир белән хатын тәмам бер-берсеннән сүрелделәр, бизделәр... Бу вакытта балалары икесе дә үсеп буй җиткән, эшнең кая барганын чамаларлык яшьтә иделәр. Шуңа күрә әти-әниләренең аерылышуларыннан артык фаҗига ясап тормадылар да.
Балаларның икесенә дә югары белем бирү, фатирлы, гаиләле итү мәшәкатьләре – барысы да Фәйрүзәнең өстенә өелеп калды. Башта зурлап кызын кияүгә бирде. Кызына да табигать төпле акыл бүләк иткән, кул кушырып утыра торганнардан түгел. Бала белән өйдә утырганда да, гомер әрәм узмасын дип, читтән торып икенче югары белем алырга ниятләде. Тиздән ипотекага фатир да алып җибәрделәр.

Улы Газинур гына булачак хатынын озак сайлады. Егетләр кызлардан әнисе чалымнарын, сыйфатларын эзлиләр диләр бит. Ә Фәйрүзәгә охшаш кызларның адым саен очрамавы сәер түгел. Күр син аның үзен! Пенсия яшенә якынлашып килсә дә буй-сыны сылулыгын да һаман җуймый, битенә төшкән һәр җыерчык тагын да сөйкемлелек өстәгән кебек. Аның кебек камыр ашлары пешерә белүче дә якын-тирәдә юк. Авызыннан дорфа сүз, гайбәт-мазар гомергә ишетмәссең. Мәҗлес җыйса, иренең туганнарын да калдырмый. Балаларга һәрдаим әтиләренең хәлен белергә, ярдәм итеп торырга кирәклеген дә искәртми калмый. Беркөнне: “Әйдә, улым, сиңа да фатир алыйк”, – дип сүз кузгата әнисе. Нык аптырый Газинур: “Ник, әни, бергә яшәсәк ярамыймыни, фатирыбыз зур бит?” “Юк, улым, өйләнеп, үз куышыңны булдыр. Ерактагы кояш яктырак. Бозылышмыйча, ямьсезләнешмичә яшәрбез килен белән”, – ди Фәйрүзә. Аңа тагын бер яхшы гына эш тәкъдим иткәннәр икән. Шулай итеп, уртак тырышлык белән Газинурга да ике бүлмәле фатир алып куйдылар. Фәйрүзә ал-ялны белми эшкә чумды, өйгә кич соң гына кайтып егыла иде.

Җыйнак кына гәүдәле, шомырт кара күзле Тәнзилә исемле кыз һич кенә дә әнисенә охшамаган иде дә, шулай да ничектер яулады бит Газинурның күңелен. Алай гына да түгел, әнисенең капма-каршысы иде ул. Фәйрүзә сабыр холыклы, ипле булса, Тәнзилә бөтерчек кебек иде. Кимчелекләре дә күзенә күренмәде. Бераз үпкәчеллеге бар иде кызның, Газинурга бу кызык кына тоелды. Авызын турсайтканда тагын да матурланып китә шул аның Тәнзиләсе. Никах мәҗлесеннән соң ук яшь кәләшен әнисе көче белән ремонт ясалган, җиһазландырган фатирга алып кайтты бәхетеннән башы әйләнгән ир.

Тәнзилә тиз генә авырга узды. Йөклелек хатын-кыз холкына йогынты ясый бит. Тәнзиләнең турсаюлары ешайганнан-ешайды. Газинур көйләп-назлап үткәреп җибәрә килде. Аннан тагын бер сәер гадәте ачыкланды сөйгәненең: килен кайнана йортына керүдән, гомумән, иренең бер бөртек сеңлесе белән аралашудан да катгый баш тартты. Үзләре килсә, йә чыгып китә, яки йокы бүлмәсеннән чыкмый утыра. Газинур барысы да узар, бала тугач Тәнзилә үзгәрер дип көтте. 9 айдан тупырдап торган малайлары туды, тик Тәнзилә генә үзгәрмәде.

Фәйрүзә оныгы, нәсел дәвамчысы туу шатлыгыннан кая басканын белмичә очынып йөрде. Коръән укытып, исем куштыру төп йортта булырга тиеш дип, йөгерә-йөгерә табын корды, кунак җыйды. Ә килен... баланы алып килүдән баш тартты. Ярар, йортка Коръән укылырга тиеш барыбер дип юатты ана үзен дә, туганнарын да. Бала тапканнан соң ныгымады әле килен дип аклангандай итте.

Тик ананың юраганы юш килмәде, үзгәрмәде Тәнзилә. Оныкны әбисенә күрсәтүгә теше-тырнагы белән карышты. Оныгын бер күрергә тилмергән әнисен, урамга бала белән һава суларга чыккан җиреннән чылтыратып, очрашуга чакыра иде Газинур. Моны да сизде Тәнзилә. Өйдә көн дә тавыш чыга башлады. Ирне йомшаклыкта гаепләргә ашыкмыйк, мин булсам, әллә кайчан тотып яра идем бу хатынны да димик. Хатын кулны үзе күтәрә, иренең битенә тырнакларын батыра, савыт-саба, җиһазлар вата, аннан... телефоннан полиция чакыра. Ә тегеләр яшь балалы хатын сүзенә ышанмыймы инде? Шулай итеп, Фәйрүзәгә гомергә чебен дә үтермәгән улын әллә ничә тапкыр рәшәткә артыннан йолып алып кайтырга туры килде. Ник торырга соң бу дуамал белән дә димик. Бөтен төсе-кыяфәте белән үзенә охшаган баласын бер җирдә дә эшләп, бер тиен дә акча эшләп карамаган хатынга ничек калдырып чыгып китсен инде ул? Фатиры да үзенеке бит. Фатир дигәннән, киленнең кайнанага каршы ни өчен мондый җәза куллануы да тора-бара ачыклана. Баксаң: “Кайнана берүзе өч бүлмәле фатирда яши, ә син ипотека түлисең! Фатирыннан синең өлешеңне бүлеп бирсен!” – дип битәрли икән Газинурны “акыллыбаш” килен (гәрчә, ипотека бурычының яртысын Фәйрүзә түләп барса да!). Бу гаиләнең киләчәге бармы? Бала – шантаж, үч алу коралымы?

Мин әлеге гаиләдәге вәзгыятьне кыскача гына тасвирладым. Кемнеңдер гаепне Фәйрүзәдән эзләргә маташырга теләге туса, шуны гына әйтәм: Фәйрүзә кебек чиста күңелле, ярдәмчел-мәрхәмәтле кешеләрне минем әле шушы яшемә җитеп күргәнем юк иде. Аның бөтен гаебе – йомшак күңелле, бала җанлы ул үстерүдә генәдер.

Ә менә ни өчен бүгенге яшь хатын-кызлар баланы ниндидер максатка ирешү өчен калкан итеп кулланалар? Бала табалар да, ир өстеннән тулы хакимлеккә ирештем дип исәплиләр? Ир белән ниндидер аңлашылмаучылык чыккан очракта да иң беренче итеп: “Менә аерылып китәм дә, баланы бер күрергә тилмертәм әле мин сине!” – дигән сүз ычкына авызларыннан. Күп очракта шулай эшлиләр дә. Минемчә, мондый киленнәр өйдә әни кеше үзен Әби патша итеп тоткан гаиләләрдә тәрбияләнә. Оясында ни күрсә – очканында шул ди бит. Ә бит бала әтине дә, әнине дә бертигез ярата, аңа алар икесе дә кирәк. Ни өчен хатын-кыз үз өстенә шундый зур гөнаһ ала? Бала бит аныкы гына түгел. Әлбәттә, хикмәт законнарның ана ягында булуында. Чөнки хатын-кыз һәрбер судның дәгъваны аның файдасына чишәчәгенә шикләнми дә. Газинур да бер шакшы күңелле, яисә салкын канлы кеше булса, замана техникасын эшкә җигеп, хатынының кыланмышларын видеога төшереп барып, улын мондый дуамал кулыннан суд аша тартып ала алыр иде. Менә шуны һич уйлап бетерми ахрысы бала табып “батырлык кылган” киленкәй. Бала табу һич тә геройлык түгел ич. Бу – табигать биргән бүләк, бурычыбыз, ирләребез белән уртак җимешләребез. Безнең бала тудыру мөмкинлегебез чикле, ә ирләргә табигать анысын мулдан биргән. Ихтыярын учына төйнәп, көннәрдән бер көнне синең якка таба төкереп чыгып китсә, синең улың кебек баланы аңа икенче хатын табып бирә бит. Ә андый хатыннар, һичшиксез, табылачак! Безнең күрше апа әйтмешли, баланы аны колорадо коңгызы да таба. Син аны лаеклы кеше итеп үстер, менә булырсың ана! Кайчандыр кайнана буласыңны, Фәйрүзә хәленә калачагыңны да онытма. Онытмагыз, киленкәйләр...


Галия ХӘКИМОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.07.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»