поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.07.2015 Мәдәният

Хәмдүнә Тимергалиеваны кыерсытканда, Рәшит Сабиров «болытларны кудыртуга» ирешә

Рәшит Сабиров менә 40 ел инде сәхнәдә. Күптән түгел аңа 60 яшь тулды. Рәшитнең беренче чыгышларыннан бүгенге концертларына кадәр күзәтеп, тыңлап барырга тырышам. Артистлар арасында Рәшит әфәнде үзенә хас трибунлыгы белән аерылып тора. Әйтәсе сүзен әйтер алдыннан тирә-ягына каранып тормый, тәвәккәллеге бар, кыюлыгы җитә, фикерен ике төрле аңламаслык ачык итеп җиткерү куәте ташып тора.

Ул хезмәттәшләре арасында ихлас кеше, гаделлекне әләм-байрак иткән, тугрылыкка инанган, юмарт һәм вәгъдәле хезмәттәш буларак танылган.

Ләкин трибун артист статусына ия булу өчен бу сыйфатлар гына җитәме соң?

Хәзерге вазгыятьтә «трибун» дип җыелыш саен, кирәксә дә, ки­рәкмәсә дә, сүз сөйләүчене атап, атаманы кимсетсәләр дә, трибунлык – кешелек җәмгыятендә кирәкле сыйфат. Замананың кайсы да трибуннарга мохтаҗ булган һәм шулай булып кала да. ...Рәшит Сабировтан трибун чаткылары эзләп, аның сәхнә хезмәтләреннән ул язып бастырган мәкаләләргә, аның иҗаты турындагы мәкаләләргә күчәм. Аларда Рәшитнең киң күңеллелеге, кешеләр иҗатына сак, игътибарлы карашы, өметләре, ышанычлары турында языла.

Трибунлык очкыннары күренеп китсә дә, ялкынланып янган учак юк. Кыерсытылганнарны яклау очраклары Рәшит холкының иң күркәм сыйфатларыннан булса да, кабул ителгән карарларны юкка чыгарту хокукы булмау аның трибунлыкка дәгъвасын сүндерә дә куя. Хәер, ул үзе дөрес яшәүдән, гаделлектән тыш берни дә дәгъва итми. Ә дөрес яшәүне ул милләткә, халыкка ихлас хезмәт итүдә күрә. Рәшитне шәхес иткән төп сыйфатлар шулардыр. Биргән сорауларыма җавапларында аның бу сыйфатлары ачык чагыла.

– Үпкәләмә, Рәшит әфәнде, сез – конферансьеларның хезмәтен мин маклерлык белән чагыштырам. Кеше товарын мактап сату бу. Кая соң сезнең үз товарыгыз? Сәнгатегез шул дөрес итеп укуда гынамыни?

– Американың бокс ярыш­ларында кемнәр сугышуын игълан итеп торучы берәүгә «Оскар» премиясе бирү факты сез атаган маклерлыкның бүгенге «шоу» чорында шоуменнар зур роль уйнавы турында сөйли. Сәнгать бу!

– Без бала чакта авылыбызга «ДТ» тракторы кайтты. Тракторны йөр­түче авыл башында яши. «ДТ»сы өе янында тора. Һәркөнне кибет ачылуга, Фәйзелгаян абзый (тракторчының исеме шулай иде) тракторын кабызып, чирәмне боздырып, каз-үрдәкне куркытып, кибеткә тәмәкегә, шырпыга бара. Урамыбызның озынлыгын 3 чакрым булгандыр дип санасак та, «ДТ»ның расходы шырпы хакы гына түгел...

Авыл халкы чирәмне боздыруда тракторны гаепли башлагач, аны идарә йорты янына куеп, электр тогы алыр өчен «эшләтә» башладылар. Җыелыш вакытларында клубта электр лампочкасы кабына иде. Күпме эшләгәндер – анысын хәтерләмим. Авыл халкының көлеп, төрле-төрле мәзәкләрдә тракторның «герой» булуы хәтердә.

Сезнең энергияне, хезмәтне, талантны дөрес файдаланмауны трактор белән шырпыга бару белән чагыштыруыма үпкәләмәгез. Трактор ул зур эшләр өчен эшләнгән, җир сөрергә, авыр йөкләр тарттырырга.

Артист-конферансье да җырчыны игълан итәр өчен генә түгел, ә җырчы конферансьега, аның концепциясенә хезмәт итәргә тиеш. Бу һич кенә дә җырчы хезмәтенә кимсетеп карау түгел, ә аның бурычларын арттыру.

Райкин һәм башка эстрада йолдызларын алсак та, аларның та­­машаларында җырчы яки биюче номерлары ярдәм функцияләрен генә үтәүләре белән аерылып тора. Ә безнең татар эстрадасында Фәйзи Йосыповтан да, Әзәл Яһудиннан да, Айрат Арслановтан да истә калган, хәтерләрдә сакланганнары аларның, шәхес буларак, исемнәре генә, ә сәнгатьләре түгел. Чөнки алар да шул мак­лерлыктан узмадылар. Заман башка, кешеләр яңа сәнгать төрләренә мохтаҗ. Мин аңлыйм: синдә актерлык тәҗрибәсе, перевоплощение тәҗрибәсе юк. Синең эштә бу компонентның булмавы Рәшит театры юклыкка китергән. Әмма әле соң түгел. Сәхнә тоту, авызыңа карату тәҗрибәң зур. Без – тамашачылар, синнән актер Рәшит Сабиров тудырган оригиналь образлар көтәргә хаклыбыз. Артист үзе тудырган образлары белән генә хәтерләрдә саклануга дучар. Әмма образлар яулык бәйләп, хатын-кыз булып сөйләшүдән генә тумый.
Образлар – күмәк иҗат җимеше, заман таләбе бе­лән туган җимеш.

– Сез мине йомшак тотып, катыга утыртасыз түгелме? Димәк, минем моңа кадәрге иҗатым «маклерлык»?

– Моңа кадәр булган иҗатыңа син тиешле бәһасен алгансың. Беркем дә аларны синнән күпсенми.

Сүз эстрада сәнгатенең торгынлыгы хакында. Аның сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү турында. Бу җаваплы эшкә рес­публикада иң әзерлекле артист бүген син.

– Рәхмәт. Ләкин бу эш бер артист күтәрер йөк түгел. Эстрада сазлыгын җимеш бирерлек итеп сөрер өчен сез әйтеп узган трактор егәре кирәк. Ә без һаман шул «шырпы» яктысына канәгатьләнеп, «маклерлык» белән тамак туйдырабыз. Халыкка мәзәк кирәк. Ул шуны гына көтә бездән. Сез шигырь сөйләүне көлебрәк искә алдыгыз. Сәхнәдән мәгънәле, акыллы шигырь сөйләп, тамашачыны уйга салу начармы? Ә бит безнең тамашачының күңелендә шигырь очкыны һәрчак яши иде. Халыкның шигърияттән бизә баруы бик кызганыч.

Нинди сәясәт баруын күрәсездер. Милләтне йотып юкка чыгару процессы бара. Авылда эш юк. Эш булмагач, яшьләр авылдан китә. Балалар тумагач, бакча-мәктәпләр ябыла. Шуннан авыл картаеп «үлә». Ике теллелек, диделәр. Кайда ул? Депутатлар үзләре тел ватып утыралар. Тукай бүләген алган шагыйрьләребезнең, депутат буларак, милләт өчен ни эшләгәннәре бар? Китап кибете тулы аларның томнары, кем укый аларны?
Ярый инде, җырга бутап, мин ирештерергә, ишеттерергә маташам. Ә син «маклер» дисең мине.

– Мин һич кенә дә сине үпкәләтермен дип уйламаган идем.

– Миңа калса, сез, гомумән, уйлап тормый гына миннән Рәшит теа­тры сорыйсыз. Булган театрларга күз атыгыз: кайсысы заман проблемаларын күтәрә? Академия театрында милләт кайгысы юк. Алар өчен кунак чакырып, кунакка бару, чит милләт әсәрләре куеп шаккатыру эффектлырак. Милләт проблемалары ничек булса – шулай торуы театр эше түгел кебек. Бу глобаль проблемаларны чишү өчен Рәшит театрлары республикада унау булса да аз.

– Рәшит әфәнде, эстрада сәнгатендәге кыенлык­ларны беләсең. Белемең, эш тәҗрибәң бар. Түрә буласы килү авыруың да, кеше уңышларыннан көнләшү чирең дә юк. Буласы нәрсәне булдырырга кирәк дигәннән чыгып, мәдәният министрлыгында эшләп алу теләгең юкмы?

– Теләгем юк. Әмма анда минем кебек сәнгатьнең эчендә кайнаган кеше эшләргә тиешлеген әйтергә җөрьәт итәм. Бездә традициясе шул: сәнгать белән сәнгатькә ерак дус-иш идарә итә.

– Мин синнән мәдәният министрлыгында кем эшли дип сорамадым, үзеңнең теләгең юкмы? – дип сорадым.

– Теләк – тели белсәң генә теләк, белмәсәң – им­гәк, диләр. Минем беркайчан да имгәк буласым килми. Әмма беләм: мин анда булырга тиеш. Хезмәт хакы да алмыйча, министрның киңәшчесе булып эшләр идем. Ләкин, билгеле булуынча, минем киңәшләрем аларга кирәкми. Чөнки туры сүзле милләтпәрвәр һөнәрчеләргә анда урын юк.

– Сәнгать кешеләренең кайберләре кыюлык күрсәтәм дип хакимият адресына төрле тән­кыйть сүзләре яудыралар. Үзләренчә батырлык күрсәтәләр.

– Мин бирәсемне биргән кебек, аласымны да алдым. Аллага шөкер, бернәрсәгә дә мохтаҗлыгым юк. Бар теләгем – эстрада театрын яңа баскычка күтәреп, яңа сүз әйтү.

– Мин дә шул теләкне белдердем ич.

– Бу сезнең генә теләк түгел – милләт теләге, заман таләбе.

– Сөйләшүебезнең резюмесы, икенче төрле әйткәндә, нәтиҗәсе буларак, мин сиңа трибун статусы бирер идем. Үзең ничек карыйсың?

– Мин бер генә статусны беләм: кеше булып яшәргә кирәк. Минем табынган артистым Аркадий Райкин. Очрашуыбызга нокта куеп, аның сүзләрен кабатлыйсым килә: «Эстрада – тамашачыга бик күпне әйтергә, аңлатырга мөмкинлек бирүче иҗат мәйданы. Син халыкка нинди максат белән чыгасың, аңа ни әйтергә уйлыйсың – күп нәрсә әнә шуңа бәйле. Әгәр сине дөнья хәлләре дулкынландырмый икән, әгәр сиңа үзең яшәгән илдә барган вакыйгалар билгесез икән, әгәр син заман рухын тоеп яшәмисең икән – сиңа эстрадада чыгыш ясау уңыш китерер микән? Ә менә сине нәрсәдер борчыса һәм ул мәсьәлә җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим ителергә хаклы булса, ул чагында, син сәхнәгә чыга аласың».
Минем өчен Райкин үрнәк кенә түгел – омтылышым йолдызы, идеалым формуласы. Аның хәдисләрен үтәү – безнең изге бурычыбыз.

* * *
80 нче елларда филармониядә эшләгәндә Хәмдүнә Тимергалиеваны кыерсыткан вакытларда Рәшит филармониянең сәнгать җитәкчесенә кереп, яшь җырчының иҗатын яклап чыга. Худсовет җыйдырып, Хәмдүнә белән икесе иҗат иткән композицияне күрсәтеп, җырчы өстендәге «болытларны кудыртуга» ирешә.

90 нчы елларда атаклы җырчы Әлфия Авзалованы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат итеп күрсәтик дип иң беренче булып Рәшит Сабиров 200ләп артист-музыкант утырган җыелышта торып әйтә.

Рәшит «Тукай премиясенең дәрәҗәсе һәрвакыт югары булсын» дип, көндәлек матбугатта күп язмалар бастырып чыгарды. Әшнәлек, якташлык, ялагайлык, кода-кодачалык, елгырлык белән генә бу премияне кулга төшерергә йөрүчеләрнең исемнәрен атап тәнкыйтьләп чыкты.

Илһам Шакировка Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә, Тукай мәйданында 40 еллап яшәгән фатирын музей итеп оештыруны сорап мәкаләләр язды. Бу тәкъдим ни өчендер кемнәргәдер ошамады... Татар опера сәнгатенә нигез салучы беренче карлыгач, күренекле опера җырчысы Усман Әлмиевнең 95 яшьлек юбилеен кысынкы «Актерлар йорты»нда үткәрәчәкләрен белгәч, Рәшит Сабиров киң җәмәгатьчелекне аякка бастырды һәм бу юбилей Г.Тукай исемендәге филармония­дә узды...

Аңа иң беренче мактаулы – Татарстанның атказанган артисты исемен 1984 елда бирделәр. Бу вакытта аңа фәкать 29 яшь булса, 34 яшендә Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була. Хәзер аңа – 60. Чираттагы исемне озаграк көттерүнең сәбәбе нидә икән? Бу сорауны кемгә адресларга?

Язмама «Халык артисты трибунмы» дигән исем куеп башлаган идем. Трибун булмаган – артист була алмый. Шуннан чыгып, артист нинди генә театрда эшләсә дә, трибун җанлы булырга тиеш дип тәмамлыйм. Әмма бу атаманы, бу статусны аклау өчен артистның үз иҗатына таләпләре бермә-бер артырга тиеш. Заман сораганча, зәвыклы замандашлары көткәнчә, сәнгать таләбенчә.

Барысы да булыр дип өметләнәм. Рәшит Сабиров көчле ир-егет буларак, күпсанлы тамашачыларының ышанычын аклар.


Әхтәм ЗАРИПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 13.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»