|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2015 Җәмгыять
Эсседә парфюмнан файдалану кагыйдәләреӨеннән чыгып киткәндә хушбуй сибенмәсә, гүзәл затларыбызның күңеле булмый. Тик эсседә парфюмнан файдалануның билгеле бер кагыйдәләре барлыгын гына кайберәүләр бик үк белеп бетерми. Бергамоттан саклан. Составында бергамот мае булган хушбуй кояш нурлары тәэсирендә тән тиресендә пигмент таплары калдырырга мөмкин. Шул ук вакытта аның болай да бик көчле исе кояш нурлары йогынтысында тагын да арта. Нәтиҗәдә күпләрнең гайрәтен чигерердәй чамадан тыш көчле хуш исләр барлыкка килә. Дезодорант артык түгел. Хушбуй сибенгәч, дезодорант сөртмәскә дә була, дип уйлаучылар ялгыша. Киресенчә, парфюмлы дезодорант хушбуй кулланмау мөмкинлеге бирә. Җәен дезодорант – бик кирәкле әйбер. Эсседә тирләүгә “күз-колак” булып тора, начар исләрне юкка чыгара ул. Ә менә тир исен хушбуй белән бетереп булмый. Парфюмны фәкать бернинди дә ис килми торган чиста тәнгә генә сөртергә ярый. Юкса хушбуй исе авыр искә әйләнәчәк. Ял иттерә, көч-дәрт өсти. Соңгы вакытларда сатуда “релаксирующий” дигән тамгалы хушбуйлар күренә башлады. Җылы, “татлы” исләр – чәчәк-агач, сандал агачы мае исләре күңелгә тынычлык иңдерә, киеренкелекне бетерә. Ә инде цитрус җимешләре – бергамот, лимон, мандаринның эфир майлары күңелне күтәрә, көч-дәрт өсти. Көчле булмасын. Кайвакыт хушбуй исеннән баш авырта башлый. Әмма аны азмы-күпме сөрткәнеңне үзеңә генә белүе кыен. Ник дигәндә, куллана башлаганда гына хуш ис безгә бик ачык беленә. Аннан соң борыныбыз бу искә ияләшкәч, хушбуйны һаман аз сипкәнбез кебек тоела. Сибенгәч, өегездәгеләрдән исенең көчлеме-түгелме икәнен сорагыз. Шулай итеп, алга таба хушбуегызны күпме сибәсен беләчәксез. Парфюмны “җылы” урыннарга тидерергә кирәк. Кан тамырлары якын урнашкан урыннар бу (беләзек, терсәк буыны, колак артлары, муенның алгы чокыры). Хушбуйны тез астына сибү тагын да әйбәтрәк. Бу очракта барган шәпкә тирәгездә хуш исләр таралачак. - Нью-Йоркның бер парфюмерия маркасы күз күрмәгән, колак ишетмәгән исләр белән “җенләнә” икән. Алар уйлап тапкан исләр арасында сабый исе, сыек чыбык яки камчы, кысла, чәчәк серкәсе һәм хәтта... яңа гына мәет чыккан өй исе дә бар, янәсе.
--- |
Иң күп укылган
|