поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.07.2015 Дин

“Татарстан хәбәрләре” журналисты Альфред Мөхәммәтрәхимов быел 26нчы уразасында

“Татарстан – Яңа Гасыр” каналында эшләүче хез¬мәттәшләрем арасында ураза тотучылар аз түгел. Альфред Мөхәммәтрәхимов, Айзат Шәймәрданов, Гөлүсә Исмәгыйлева, Гөлнур Әминова бу фарыз гамәлне бөтен таләпләренә туры китереп башкарырга тырыша.

Аллаһы разый итсен. Журналист һөнәре читтән караганда гына җиңел кебек. Чынлыкта 2-3 минутлык кына материал әзерләү өчен дә көн-төн чабарга туры килә. Урамга чыгып булмаслык кызу көннәрдә Казан эчендә генә кайнамыйсың, репортаж әзерлим дип ерак районнарга чыгып киткән көннәр күп була. Ә менә кайбер хезмәттәшләрем ашаудан, эчүдән тыелып, репортер эшен ураза белән дә катнаштырырга көч таба.
Альфред Мөхәммәтрәхимов халыкка дини темаларга эшләүче журналист буларак таныш. Мәдрәсәдә укыган, югары дини белеме бар. Имам-хатыйб белгечлеге алган. Өстәвенә, хаҗи да әле. Шәхсән үзем Альфред белән бирегә эшкә килгәч таныштым. Аны коллективта киң күңелле, эчкерсез, оптимист, ярдәмчел кеше буларак беләбез. Уразаны “Хәбәрләр”дә Альфред иң озак вакыт тотучы рекордсмен. Быел 26нчы елы!!! Гаиләдә хатыны, улы да ураза тота.

– Беренче тапкыр уразага 90нчы елларда кердем, – дип искә ала Альфред. – Психологик яктан бу эшкә бик үк әзер түгел идем, ахырга кадәр тотып булыр микән дип кайгырдым. Бер ай бик тиз узып китте. Икенче елны инде булыр микән дигән уйлар башка да килмәде. Ураза ул гыйбадәт, Аллаһының әмере. Аны тотканда эчтә шатлык хисе. Шуңадыр, бу изге ай тәмамланганда күңелдә ниндидер бер моңсулык кала...

“Татарстан хәбәрләре”ндә эшләүче Айзат Шәймәрданов беренче тапкыр уразаны мәктәп елларында тоткан. Быел 8нче елы икән инде.

– Ул вакытта ураза кыш көненә туры килә иде, – ди Айзат. – Декабрьдә 9 сәгать ашамый-эчми торуның кыенлыгын әлләни хәтер¬ләмим. Иртә белән мәктәпкә ашап китә идек. Өйгә кайтышка авыз ачар вакыт җиткән була. Дөресен әйткәндә, ул вакытта 19 сәгать буе ураза тотып булачагына ышанмас та идем. Быел ураза вакытында соң ятылса да, йокым туеп уяна. Бу айда миңа һәрдаим гел матур төшләр генә керә. Ни хикмәттер, ике ел рәттән Рамазан ае миңа яңа мәхәббәт бүләк итә. Пәйгам¬бә¬ребез әйткәнчә, ура¬за – ул мәдрәсә. Бу айда үземдә чын-чынлап яңару сизәм. Аерым режим белән яши башлыйсың, яңа максатлар куясың, күбрәк китап укыйсың. Хәтта ашау шулхәтле күп вакытны ала икән... Бер сүз белән әйткәндә, ураза ул миңа киләсе 11 айда яшәр өчен Аллаһтан бирелгән әзерлек мәктәбе булып тора.

Ураза тотучы иң элек психологик яктан әзер булырга тиеш. Бу айда рациональ тукланырга кирәк. Мин авыз ачканда күбрәк су эчәм. Аннан 20-30 минут вакыт үткәч кенә капкалый башлыйм. Бары тиз эшкәртелә торган ризыклар – яшелчәләр, җиләк-җимеш белән тук¬ланам. Ә сәхәр вакытында озак эшкәртелә торган ризыклар: ботка, җимеш, чикләвек, кайвакыт бераз тавык ите ашыйм. Үземне яхшы хис итәм. Хәтта ураза тоткан килеш 2-3 көнгә бер фитнеска барып, 1 сәгать спорт белән шөгыльләнәм. Рамазан аен урында аунап үткәрергә ярамый, киресенчә, үзеңдә запас көч табып, гел хәрәкәтләнергә, яңа максатлар куярга кирәк...

“Канун. Парламент. Җәм¬гыять” тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Гөлнур Хәбибуллина уразаны кечкенәдән тоткаласа да, ай буе тоташтан 8нче ел уразада икән.

– Уразаны бөтен гаиләбез белән тотабыз, – ди Гөлнур. – Ирем, каенанам, әти-әнием. Ифтарлар нигездә гаилә белән уза.
Быел Рамазан аеның беренче көннәрендә һава температурасы түбәнәйде, шуңа да уразага кереп китү кыен булмады. Бүген нык кыздыра. Алай да түзәрлек. Артык эссе диеп зарланмас идем, машинада һәм эштә кондиционер булганда, артык сизелми. Көн буе су эчмичә йөрү дә кыен түгел. Сәхәр һәм ифтарда күбрәк су эчәргә тырышам, организмның суга булган ихтыяҗын шулай канәгатьләндерәм. Бер ияләшкәч авыр түгел. Гадәти режим белән яшим. Ураза дип ниндидер махсус режимга күчмәдем. Мөмкинлек булганда көндез 15-20 минут ятып ял итәргә тырышам, әмма эштә анысы бик тәтеми.

Дин юлындагы кеше буларак, ураза ул минем өчен Аллаһы Тәгалә кушканны үтәү, аның рәхмәтенә ирешүнең бер мөмкинлеге. Бу айда чистарынасың, начар уйлардан тыелып торасың...

“Татарстан хәбәрләре”нең күршесендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясе. Аның хезмәткәрләре, дини тапшырулар эшләүчеләр Ләйсирә Фазлыева һәм Рифат Йосыпов та беренче көннән үк уразада.

– Ураза – рухи чистарыну, – ди Рифат Йосыпов. – Тәнне чистарту түгел. Дөрес аңлагыз. Ураза тотучы иң элек күз, колак һәм телен сакларга тиеш. Тел дигәндә гайбәт сөйләмәүне күздә тотам. Күз – ярамаганны карамаска, колак – ишетмәскә тиеш. Мин дингә соңрак килдем, 40 яшьтә. Быел 10нчы ура¬зам. Гаиләдә улым да ураза тота. Әти-әни быел кермәде. Яшьләре олы. Болай әни ел саен уразада иде. Кызу, эссе дисәләр дә, быел авырлыгын сизмим. Аллаһы Тәгалә үзе көч бирә. Ышанасызмы, ураза тоткан көннәрдә рәхәтлек, җиңеллек сизәм, гүя очып йөрим...


Марсель ӘСКӘРОВ
Акчарлак
№ --- | 15.07.2015
Акчарлак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»