|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2015 Җәмгыять
Кечкенә баланы диңгезгә алып барыргамы? (Ләйсән Гыймаева фикере)Җәй - диңгезгә бару, сәяхәт итү, кыскасы, күңелле итеп ял итү вакыты. Әлбәттә, баланы да чит илгә алып барасы, диңгездә коендырасы килә. Яшь бала белән чит илгә бару буенча тәҗрибәсе булмаганнарга башта Краснодар, Кырым, Греция якларына барырга киңәш ителә. Тик бала белән чит илгә барганда күп кенә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Беренчедән, бала авыртуга тиз бирешсә, сәламәтлегендә тайпылышлар күзәтелсә, иммунитеты көчсез булса, юлга чыкканчы, һичшиксез, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Аерым очракларда бала белән чит илгә бару тыелырга да мөмкин. Ә инде барырга рөхсәт булса, үзегез белән барлык кирәкле даруларны алырга онытмагыз. Балалар туризмы белгечләре балага юлда уйнарга уенчыклар алырга киңәш итә: магнитлы китаплар, тәрәзәгә ябыштырып уйный торган рәсемнәр, төсле карандашлар, курчак, лего. Самолетка яисә поездга зур йомшак, музыкаль уенчыклар алырга кирәкми. Әгәр дә берничә сәгать очарга туры килсә, балага уйнарга планшет бирегез. Планшет яисә смартфонга алдан ук кызыклы уеннар күчереп куярга мөмкин. Ул уеннар балага кызык та, шул ук вакытта файдалы да булсын: төсләр, хәрефләр өйрәнү, хайваннар белән танышу турындагы уеннарны алырга була. Шуны да истә тотырга кирәк: үзегез белән баланың коляскасын алырга теләсәгез, аны багаж бүлегенә тапшырырга кирәк, коляска алып бару хезмәте - бушлай. Кунакханә сайлаганда, киләсе киңәшләрне истә тотыгыз: номерда бала өчен йокы урыны буламы, кунакханә ресторанында балалар өчен меню бармы, аниматорлар буламы, прокатка коляска биреләме, кунакханә территориясендә табиб бармы, якындагы пляжда нинди җиһазлар, уңайлыклар булачак. Бала өчен күңел ачу чаралары түләүле буламы, юкмы икәнен дә сорашырга кирәк. Моннан тыш, әгәр дә сез актив ял һәм экскурсияләр планлаштырасыз икән, өегезнең тукталыштан һәм шәһәрнең истәлекле урыннарыннан нинди ераклыкта булуын ачыклагыз. Җәмәгать транспортының бәясен дә сорарга кирәк. Сүз уңаеннан, Европада 5-6 яшькә кадәр балалар җәмәгать транспортында бушлай йөри. Чит илдә иң мөһиме - баланың туклануы. Беренче көннәрдә экзотик ризык бирүдән тыелып торыгыз. Башта бала җиләк-җимеш, яшелчә, балык, ит ашасын. Аннары әкренләп әле бер тапкыр да ашамаган ризыкларны авыз итеп карасын. Педиатрлар бала белән диңгез буенда 20 көннән дә ким ял итмәскә киңәш итә, шуңа күрә баланың яңа ризыкка, яңа урынга ияләнергә вакыты күп булачак. Әгәр кызу дип, бала ашаудан баш тартса, мәҗбүри ашатмагыз. Кояш батканда кичке ашны ашатырсыз. Татар эстрадасының популяр җырчысы, ике бала әнисе Ләйсән Гыймаева фикере: – Олы кызыбыз Таңсылуны якынча 2 яшьтә, кечкенәсе Зифаны 10 айда беренче тапкыр чит илгә алып бардык. Самолет белән очу - һәр бала өчен стресс, бик аз балалар гына юлны җиңел кичерә. Минемчә, күкрәк сөте ашаучы балалар белән җайлырак - көйсезләнә башласа, авызына күкрәк каптырырга була. Ә менә 2-4 яшьлек балалар белән авыррак. Аеруча самолет күтәрелгәндә һәм төшкәндә куркалар. Аларның игътибарын уенчык яисә конфет белән җәлеп итәргә була, ләкин анысы да вакытлыча гына. Шуңа күрә балалар юлда йокласын өчен төнгә каршы юлга чыгарга тырышабыз. Һәм мөмкин кадәр якынрак урынны сайлыйбыз - Төркия яисә Мисыр. Чит илдә ашау өйдәгечә булмый. Яшь балага өйдән ботка һәм пюрелар алып барырга кирәк. Олырак балалар да башта ашамаска мөмкин, аннары әкренләп ияләнәләр.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|