|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2015 Мәгариф
Балалар бакчаларына авыру сабыйлар йөрергә тиешме?Безнең яндагы балалар бакчасына минем улым йөри торган төркемгә узган ай яңа сабый килде. Ул бала церебраль параличтан интегә. Авырлык белән атлый. Шул бала килгәннән бирле, улым: «Әни нигә ул шундый, нигә ул тегенди?» – дип сораулар яудыра. 25ләп бала тупланган төркемдә сәламәт балаларны да чак карап бетерә алган тәрбиячегә авыру бала белән нишләргә, аны кулдан ычкындырырга да ярамый бит. Мин бу баладан зарланырга, аны кимсетергә дә теләмим. Алла сакласын! Мондый хәл теләсә кайсыбыз белән дә булырга мөмкин. Авыру бала тәрбияләү җиңел түгелдер. Әлбәттә, һәр ата‑ана да үз баласының башкалар белән бертигез шартларда тәрбияләнүен, сәламәт балалар белән аралашып үсүен телидер. Әмма бу дөресме, авыру балага сәламәт бала белән бер төркемдә шөгыльләнү рөхсәт ителәме?
--- |
Иң күп укылган
|