поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.07.2015 Җәмгыять

Татарстанның иң нык һәм иң тотрыксыз гаиләле районнары ИСЕМЛЕГЕ мәгълүм булды

Татарстанда иң ныклы гаиләләр Теләче һәм Балтачта яши. Ә менә Югары Ослан һәм Лаешта хәлләр мөшкел. Быелның алты аена алынган мәгълүматларга караганда, биредә аерылышучылар саны өйләнешүчеләргә караганда да күбрәк. Белгечләр исә чаң суга. Киләчәктә гаилә төшенчәсе гомумән юкка чыгарга мөмкин, ди алар.

Бактың исә, бүген алтын балдак киючеләр арасында: “Гаилә нәрсә ул?”– дигән сорауга “Ул – уртак бала туу”, – дип кенә җавап бирүчеләр күп икән. Мәхәббәт, тугрылык кебек кыйммәтләрне белмиләр дә.

Ике көн элек республикада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Шул рәвешле түрәләр гаиләнең җәмгыятьтә тоткан урынын кү­тәрмәкче була, күрәсең. Ак­чә­чәктә гәүдәләнеш тапкан әлеге көнне Изге Вәли көне белән дә тәңгәлләштереп караучылар бар хәтта. Тик менә Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС ида­рәсе әзерләгән статистика мәгъ­лүматлары гына күңелгә шом сала. 2015 елның алты аена алынган саннарга караганда, башкалада өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша. Чаллыда өч парның икесе кире уйлый. Авылларда да аерылышучылар шактый. Ә менә халык саны буенча татар районнары булып исәп­ләнгән төбәкләрдә аерылышучылар кимрәк. Хәер, авылларда мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әби-бабайлар кызларны, барган җиреңдә таш бул, дип өйрәтә бит.
Чыннан да, бу күрсәткечләрдә әхлак мәсьәләсе зур урын алып тора. Бүген бер бала табып үстергән ата-аналарның ул-кызлары үсеп җитте. Андыйлар гаилә корырга әзер түгел, ди белгечләр. Дөресрәге, бары тик үзе өчен генә яшәргә өйрәнгән яшьләр гаиләдә уртак тел таба алмый. Шуңа күрә аерылышуны өстенрәк күрәләр. Былтыр яшь гаиләләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә сөен­дермәгән. “Аерылышудан нәрсә саклап тота?” – дигән сорауга күпчелек: “Бала”, – дип җавап биргән. Ипотека, кредит йөген ялгыз гына тартырга теләмәү­челәр дә шактый икән.

Тагын берничә сан. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, быел аерылышу турындагы актлар 16 процентка кимрәк теркәлгән. Ел башыннан бирле республикада 6 мең 267 гаилә таркалган. Былтыр әлеге сан – 7 мең 436, ә 2013 елда 7 мең 507не тәшкил иткән. Әмма Татарстанда туйлар саны да кими. Быел барлыгы 11 мең 202 пар язылышкан. 2014 елда – 12 мең 920, ә 2013 елда 13 мең 444 пар бер-берсен алтын балдаклар белән “бәй­ләгән”. Дөрес, бел­гечләр моны 90 нчы еллар буыны үсеп җитү белән аңлата. Мәгълүм булганча, ул чорда туучылар саны кискен кимеде.

Быел алтын балдак киючеләр саны чагыштырмача аз булуның тагын бер сәбәбе дә бар. Мөсел­ман дөньясында ураза ае дәвам итә. Шуңа күрә августта туйлар саны бермә-бер артачак, дип фаразлыйлар. Белгечләр арасында вәзгыять ул кадәр үк начар түгел, дип раслаучылар да җитәрлек. Татарстанда яңа туган балалар саны арта. Быелның алты аенда 27 мең 436 сабый дөньяга килгән.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 14.07.2015 | 14.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»