11.07.2015 Мәдәният
Суыксуда яңа мемориал ачылды
Бөек Ватан сугышында башларын куйган каһарманнар истәлегенә 7 июльдә Т.Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Суыксуда Яңа мемориал ачылды. Бу бүләкне туган авылына Мәскәүдә яшәүче Равил Калимуллин һәм аның инициатив төркеменә кергән, тумышлары белән Суыксудан булган кешеләр булдырдылар.
Мемориалны ачу митингын Кызыл Октябрь районының мәдәният, спорт һәм яшьләр эше буенча комитеты оештырды һәм алып барды. Иң беренче итеп җыелган халыкны авыл имамы Зиннәтулла хәзрәт Кәбиров сәламләде һәм Ватан сугышында һәлак булганнар рухына дога кылды. Аннары Суыксу администрациясе башлыгы Рәшит Хәсәнов чыгыш ясады. Мемориал төзү белән авылның Хәтер китабын бастыруның инициаторы һәм спонсоры булган Равил Калимуллин да халык алдында сүз тотты.
– Мин төзедем дип әйтә алмыйм, чөнки шушы эштә барчабыз да кайнадык. Иң авыры бит һәйкәлне төзү түгел, ә Ватан сугышында һәлак булганнар белән хәбәрсез югалганнарның исемнәрен хәтер һәм күңел тирәнлегеннән табып мәңгеләштерү. Менә шушы мемориалда хәзер 437 авылдашыбызның исем-фамилияләре язылган, табылып торганнарын да өстәрбез. Төзелештән калган акчабыз бар бераз, шуны истә тотып, авылга ярдәм күрсәтү фонды оештырырга тәкъдим итәм, - диде Равил әфәнде.
Кызыл Октябрь районы башлыклары Халит Сөләйманов белән Рәшит Садретдинов, район архитектура комитеты рәисе Хөсәин Аймалетдинов, өлкә хәрби комиссариатының Кызыл Октябрь районы бүлеге җитәкчесе Андрей Бандурин, Ватан сугышы ветераны Үмәр ага Әбүбәкиров белән блокадачы Абдулхай абый Миначев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Наил Үмәров, РНКАТНОның башкарма директоры урынбасары, милли районның Яшьләр палатасы рәисе Илдус Абдуллин һәм өлкә татарлары конгрессы исеменнән Таһир Юсипов сугыш корбаннарын искә алып, спонсор Равил Калимуллинга рәхмәтләр юлладылар. Шулай ук митингта өлкәдән килгән кунаклар арасыннан монументны төзүче “Старый Нижний Новгород”ның генераль директоры Валерий Камальдинов, профессор Ольга Се-нюткина һәм генерал-майор Геннадий Соколов та чыгыш ясадылар. Уразавыл урта мәктәбенең директор урынбасары Гөлнара Садретдинова җитәкчелегендәге мәктәп укучылары һәм Суыксу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җырлар, шигырьләр һәм “Ак кошлар” биюе белән сөендерделәр. Мемориал алдындагы хөрмәт караулында да Уразавыл мәктәбе укучылары баскан иде.
Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Халит Сөләйманов район хакимияте, ә Таһир Юсипов өлкә татарлары конгрессы рәисе Гаяр Абдрахманов исеменнән Равил әфәндегә рәхмәт хатлары тапшырдылар. Рушан абый Каюмов та Ватан сугышы корбаннары булган суыксулыларга багышланган шигырен укыды. Яу кырында һәлак булып һәм хәбәрсез югалып калганнарны бер минут тынлык белән искә алгач, өлкәдән килгән генерал Геннадий Соколов белән спонсор Равил Калимуллин мемориал төзү эшенә һәм Хәтер китабын бастыруга өлеш керткән Валерий Камаль-диновка, Хөсәин Аймалетдиновка, Шамил Мансуровка, Рөстәм Рахматуллинга, Халит Сөләймановка, Рамил Хайретдиновка, Рәшит Хәсәновка, Рауф Ваһаповка, Александр Арифуллинга һәм Гөлнара Садретдиновага Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр тапшырдылар. Шулай ук Равил әфәнде Калимуллинны үзен дә өлкә генералы Геннадий Ивано¬вич бүләкләде.
Хәтер кичәсе яңа гына ачылган мемориалга веноклар һәм гөлләр кую белән тәмамланды. Ә кичен Равил һәм Равилә Калимуллиннар гаиләсе җирле авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырып, ураза тотучыларны сыйладылар.