поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.07.2015 Мәдәният

Ринат Рахматуллин аена 1 миллион сум акча эшли (ФОТО)

Ринат Рахматуллинның туган ягы – Буа районы Түбән Наратбаш авылына аяк бастым. Безне җырчы үзе каршы алды. Капка төбендә “004” номерлы, Британиядә җитештерелүче “Range Rover” машинасы басып тора иде.

– Ринат, машинаң шәп, малай! Шуңа кызыгып карап торам әле. Ни өчен нәкъ менә шушыңа кызыктың?

– Мин һәрвакыт юлда. Россиянең ерак шәһәрләренә чыгып китәм. Миңа ышанычлы машина кирәк. Моны Германиядән куып алып кайттылар. Алты кеше сыя, багажнигы зур, кечкенә юбилейларга аппаратура төяп була. Судан да, пычрактан да бара. Сигез иминлек мендәре генә бар. Бу машинаны “юл короле” диләр. Башкалар моның янына якын килергә читенсенә – куркалар. Авырлыгы өч тонна. Утыргычлары суытыла, аркага, аякларга массаж ясый. Яңа түгел, мин алганда ике еллык машина иде. Ике елда 200 мең километр юл уздым, быелгы җәйне чыгармын да сатармын, мөгаен.

– Рульдә үзеңне ничек хис итәсең?

– Өстән аска карап йөрисең.

– Шундый машинага кереп утыргач борының күтәреләме?

– Мәскәүгә туйлар алып барырга “14”ле “Жигули”да йөри идем, 6-7 ел элек бер егет әйтте: “Ринат абый, ал инде бер машина, йөрмә “14”ле белән”, – диде. Шул сүз күңелгә кереп калды бит. Бу минем унынчы машинам. “Ока”дан башлаган идем. Моңа утыргач та кыланып йөрмим. Авылдан чыккан бала шундый дәрәҗәгә ирешкәч, булдыра алуыма шатланып барам. Буа районында бер миндә генә шундый машина.

– Күзне ачып йокыдан торгач ни хакында уйлыйсың?

– Бүген шулхәтле акча кирәк булачак дип. Кичен план корасың. Көнгә 5 мең бензинга гына кирәк. Машинам бензинны күп ашый. Бүген (4 июнь) иртүк 6да торып Тәтеш главасы янына барып килдем, Сабантуйлар буенча сөйләштек. Сәгать икедә якын дусым Фирзәр Мортазинның туган авылы – Кайбычта кибет ачыла, анда өч-дүрт җыр җырлыйм. Көнгә уртача 15-17 мең сум акча чыгып китә.

– Айга күпме керә?

– Ярты миллион, бер миллион, 300 мең дә керергә мөмкин, концертларны ничек куясың бит. Юбилейлар, банкетларда катнашам, башка җирдән акча керми.

– Хатының акча сорыймы?

– Кичә тешен дәваларга барды, биш мең бирдем.

– Акчаң доллар, еврода банкта ятамы?

– Юк, банкта түгел, үземдә. Кайда икәнен әйтмим.

– Ярлы булудан куркасыңмы?

– Һәркем куркадыр. Акчаң юк икән, бернәрсә эшләп булмый бит. Светофорда туктап инвалид-аяксызларга гел сәдака бирәм. Әнкәй янына килеп туктагач бер төркем бала-чага: “Тукта, яңгыр” абый кайткан”, – дип килә, аларның бөтенесенә 50, 100 сум булса да биреп чыгам, чабып кибеткә кереп китәләр. Акчаны кысып яшәмим. Хатын да, мин дә акча җыя белмибез. Рәхәтләндереп туздырабыз, акчаны Ходай биреп тора.

– Әле дә штрафлар түлисеңме?

– Кичә ике айга 60 мең түләп кайттым. Бу хулиганлык түгел, үземне “крутой” итеп күрсәтү дә түгел, өлгерә алмыйм, шул гына. 25 май көнне 17 мең сум штраф җыелган. Бу акчалар жәл инде, билгеле. Кемнеңдер бер айлык хезмәт хакы...
Ринатның туган ниге¬зендәге фин йорты 1966 елда салынган, аны кирпеч белән тышлаганнар. Капка ясаганнар. Ишегалдында бассейн, биредә бер тоннадан артык су бардыр. Быел терлекне бетергәннәр. Шушы авылның башында Ринатның бертуган абыйсы Рөстәм яши, ул терлек-туар асрый. Ринат абыйсына ел саен ике бозау алып бирә икән. Итне өчесенә бүләләр ди.

– Ринат, абыең һаман механизатор булып эшлиме?

– Кырны, техниканы ярата. Баш инженер итеп тә урнаштырмакчы идем, үземә дә чакырдым. Килмәде. Ветеринария буенча югары белеме дә бар үзенең. “Нива” агрофирмасында механизатор булып эшли.
Ринатның әтисе 1991 елда, 54 яшендә гүр иясе булган. Төп нигездә 77 яшьлек әнисе Нурия апа үзе генә гомер итә.

– Нурия апа, үзегезгә генә кү¬ңелсез түгелме?

– Юк. Кибет күршедә генә, шуңа күрә минем өйдән кеше өзелми.

– Хастаханәдә булгансыз икән...

– Тезләрем авыртты. Яхшы карадылар. Кан басымы да югары иде. Ун көн яттым. Элек 24 буразна бәрәңге утырта идек, быел Ринат: “Нужа күрмә, әнкәй”, – диде. Зур улым 15 буразна утырткан, шул икебезгә җитә. Гомер буе тәрбияче булып интернатта эшләдем, балаларны яраттым. Әтием Сафиулла, әнкәй – Миңнеҗамал исемле иде. Әтием Ленинград блокадасыннан шешенеп кайткач авылда үлгән, әнкәй 91гә җитте. Туганнарым яшьли үлделәр. Бер мин калдым. Ирем шофер иде, әйбәт яшәдек. Үзем әнкәйләргә барып бер кич кунган кеше түгел мин: “Балалар, ирем кайта” дип яшәдем. Ирем ун ел колхоз рәисен йөртте, аннары укучылар ташыды. Моннан 25 ел элек авырып үлде. Ринат тырыш бала иде, хоккей, волейбол уйнады. Җырчы булыр дип уйладым.

Карчыклар капка төбенә килеп утыралар һәм: “Ринат чыкса ярар иде”, – диләр. Ринат чыга да җырлый: “Ак бүрегем бар иде, нигә аны кимисез, сөйгән ярым бар иде, нигә аны сөймисез”, – дип. Әбиеңнәр кул чаба, конфет бирәләр. Каян өйрәнгәндер: моряк биюе бии иде. Хәзер концертларга кызын да ияртеп йөри, Регина да җырлый бит. Авыр вакытта киленем Гөлшат белән сөйләшеп алам. Гөлшат белән җайлы, әнкәләре дә әйбәт. Әтиләре үлде.

– Ринатның тавышы кемгә охшаган?

– Әтисеннән килгән тавыш. Әтисе җырлый, бии иде.

– Нурия апа, үзегез җырлыйсызмы соң?

– Ай былбылым, вай былбылым... Күңелем тула, елыйсым килә, үткәннәр сагындыра: камыш сумкалар белән мәктәптә укып йөри идек, зират буена сыер сакларга чыга, әнкәй белән мәк чәчәген каравылларга бара идек. Инде картайдык. Үләр вакыт җитте...

Шулвакыт Нурия апаның улы Рөстәм шалтыратты. Һәрвакыт әнисенең хәлен белеп ала икән. Үзе кырда, кичке 9 да кайта ди. Нурия апа сүзен дәвам итте:

– Синең белән сөйләшеп утырып эчләрем бушады. Коръән дә, намазлар да укыйм.

– Ялгыз кунарга курыкмыйсызмы?

– Аллага тапшырган. Гөлшатка әйтеп куйдым: сандыгымда кәфенлекләр, кәҗәнкәдә комганнарым.

– Нурия апа, киленегез әйбәтме?

– Килен белән бергә дә тордык. Яратам үзен.

– Ничек шулай матур торасыз соң сез? Килен белән каенана гел тыныша алмыйлар бит?!

– Мужик шулай куя белә! – дип сүзгә Ринат кушылды. (Барыбыз да кычкырып көлдек).

– “Әнкәй, шушыны эшлим әле?” – дип сездән сорыймы?

– Үзе белеп эшли. Кичә килде, нәрсә эшләгәнен дә белми калдым.

Парлап килсәләр шатланам. Аллага шөкер, рәхмәт яусын! Кызым бар иде, икътисадчы. 39 яшендә пневмониядән үлде. Биш бала таптым, икесе яшьләй китеп барды.

– Гөлшат, Ринат белән ничек таныштыгыз?

– Мин күршедәге Бикмураз авылыннан. Мәктәптә бергә укыдык. 23 ел бергә торабыз.

Ринат Рахматуллин авыл бәйрәмнәрен үткәрергә дә булыша икән. Мәчетләренә 70 меңлек палас сораганнар, аны алып бирәсе бар, ди.

Гөлшат 20 ел почтада телеграфистка булып эшлә¬гән. Аннары кыскартылуга эләккән, хәзер өйдә хуҗабикә.

– Ринат, авылларда концерт куясыңмы?

– Куям. Авылдагы тамашачы җылы кабул итә. Бер продюсер әйтте: “Авылларда йөрмә үзеңнең дәрәҗәңне төшереп”, – диде. Әмма мин авылдан чыккан кеше буларак, авылны ташламыйм. Шулай да күбрәк Мәскәү, Пенза, Уфа, Пермьдә, Себер якларында да йөрим. Элек Мәскәүдә ике концерт куя идем, быел кризис сизелә – берне генә куйдым.

– Саубуллашыр вакытлар да килеп җитте бугай. Нурия апа, үзегез язган бер шигырьне укыгыз да юлга кузгалыйк.

– Туган авылым, синең кочагыңда
Күпме еллар гомер кичердем.
Картайсам да һаман уйланам мин,
Нинди көннәр, шатлык кичердем.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 10.07.2015
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»