поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.07.2015 Язмыш

«Чияләр» җыры авторы базарда кием сата (ӘҢГӘМӘ)

Киң җәмәгатьчелек 49 яшьлек җырчы-композитор Рамил Мифтаховны белеп бетермәсә дә, аның язган җырларын, әйтик, душ кергәндә (иң популяр җырлар нәкъ менә шунда яңгырый) башкаручылар күптер. Габделфәт Сафин башкаруындагы «Чияләр» җырын ярты Татарстан чия җыйганда сузып җибәрә торгандыр.

 – Рамил әфәнде, сез иҗат иткән «Чияләр» җыры эстрадага ничек килеп керде?

– 1993 елда тормыш иптәшем Дания белән өйләнешкәндә, туебызга шагыйрә Фәүзия апа Мөхәммәтованы чакырдык. Ул «Чияләр» шигырен язып килгән иде. Аны укыгач, күңелем тулып, бер атнада көй язып, җыр барлыкка килде. Мин аны баян белән туйларда, мәҗлесләрдә җырлап йөрдем. 1995 елда Нурлатта үткән җыр конкурсын төшерергә Казаннан телевидение килде. Җырчы Рәсимә Туктарова «Чияләр»ем белән чыгыш ясады анда. Концертны телевидениедән тапшыргач, Габделфәт Сафин күреп алган да, җырны ошатып, мине эзләп тапты. Башкарсам мөмкинме, дип рөхсәт сорады. Беренче тапкыр Габделфәт «Чияләр»не 1997 елгы концертында башкарды, мине дә чакырды.

– Габделфәт әлеге җырны «үзләштергәч», сез аны бүтән җырламадыгызмы?

– Җырладым, аны кем генә башкармады. Ләкин Габделфәт кебек матур җырлаучы бүген юк әле.

– Калган җырчылар сездән рөхсәт алдымы соң?

– Юк, алар профессиональ түгел, үзешчән җырчылар. Рөхсәт сорамаганнарына үпкәләмим, киресенчә, шатланам. Җырласыннар.

– Асаф Вәлиев башкаруында «Кара миләш» җырыгыз да бар бит әле. Җиләк-җимешкә битараф түгел икән сез. Кайсыларын җыярга һәм ашарга яратасыз?

– Чия вареньесын, компотын яратам. Үзебезнең бакча юк, ләкин туганнарыбыз­ныкы күп, аларда чия хәйран. Кара миләшне әллә ни яратмыйм. Кура җиләген чамасын белеп кенә ашарга кирәк, күз ачып йомганчы салкын тидерергә мөмкин, диләр. Дөресен әйткәндә, кура җиләген җыярга яратмыйм, бик мәшәкатьле.

– Җырны ничек тудырасыз?

– Музыкаль белем булса, җыр җиңелрәк языла. (Рамил Мифтахов Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган. – Авт.) Баянсыз яза алмыйм. Нота белән язганда, онытам. Көндез иҗат итәргә тырышам. Җыр тугач, аны кемгә бирергә уйлыйсың. Кайвакыт җыр сүзе авторы белән киңәшләшәм. Берничә җырымны яшьләргә дә биргәнем булды, әмма ишетелгәннәре юк әле. Популярлыкка гына түгел, җырчының тавышына да карыйм. Популяр һәм шул ук вакытта матур тавышлы җырчылардан Ришат Төхвәтуллинны, Рөстәм Закировны, Габделфәт Сафинны, Хәния Фәрхине, Айдар Галимовны атый алам. Айдар белән Түбән Камада танышкан идек, бик гади кеше булып чыкты.

– Бүген җыр язып кына тамак туйдырып буламы?

– Булмый шул. Балаларны бик яратканга, тормыш иптәшем белән базарда балалар киемнәре сатабыз. Мәскәүнекен, Кукмараныкын китерәбез. Эштән арып кайтсам да, күңел тулып китсә, иренмичә җыр язам. Диктофонга яздырып куймыйча тынычланмыйм. Беренче җырымны 1994 елда яздым, аны Асаф Вәлиев гитара белән башкарды.


Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ 08.07.2015 | 10.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»