|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2015 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат буларак документлар тапшырды (ФОТО)Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат буларак үзен теркәтү өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре документларны кабул итеп алдылар. Документлар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре барында тапшырылды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр иткәнчә, Комиссия әгъзалары барлык документларны да тикшергәннән соң «финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилне теркәү һәм кандидатның сайлау фондын булдыру өчен сайлау счетын ачу турындагы мәсьәлә каралачак».
Рөстәм Миңнеханов интервью биреп тормады, ул журналистларга бу чарага күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Президенты сайлаулар 2015 елның 13 сентябрендә узачак.
Фотолар ТР Президенты сайтыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|