поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.07.2015 Җәмгыять

Татар яшьләре көннәре быел үзенең 25-еллыгын билгеләп үтә

Беренче тапкыр ул 1990 елның 11 июнендә уздырылган иде. Быел бу чара 25 - 31 августларга билгеләнгән. Юбилей уңаеннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршында эшләп килүче “Идел” яшьләр үзәге җыентык чыгару белән шөгыльләнә башлаган. Әлеге китапта бу оешманың тарихы, лидерлары, уздырылган чаралары турында мәгълүматлар урын алачак.

Татар яшьләре үзәге, шушы җыентыкка материаллар туплау йөзеннән, регионнардагы милли оешмаларга мөрәҗәгать иткән һәм төрле елларда Татар яшьләре көннәрендә катнашкан активистлардан хатирәләрен язып җибәрүне соралган.
 
Туксанынчы елларда “Идел” лагеренда ял иткән яшьләр, ә хәзер инде олыгаеп баручы апа-абыйлар, Самараның Халыклар дуслыгы йортында җыелып, яшьлек елларын искә төшерә башлагач, хатирәләр байтак булып чыкты.
 
Әлфия МӘХМҮТОВА, 90нчы еллларда “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы:
 
- “Туган тел” оешмасының ул вакыттагы рәисе Рәшит абый Абдуллов чакырып алды да: “Сездән дә ышанычлырак кешеләребез юк. Казанга баргач, Куйбышев татарларын лаеклы итеп күрсәтегез”, - дип, Гөлсинә Нуруллинага, Наил Хәлиуллинга һәм миңа татар яшьләре көннәренә барырга юллама бирде.
 
Ул вакытта яшьләр лагеренда икешәр атна ял итәләр иде. Тик туры мәгънәдә ял булмады инде ул, һәр көнебез минутлап бүленгән иде. Анда төрледән-төрле очрашулар да, мастер-класслар да, Казанның һәм Татарстанның истәлекле һәм тарихи урыннарына сәяхәтләр дә, үзебез оештырган кичәләр дә күп булды.
 
Наил көн саен безнең бүлмәгә яңа кешеләр алып килә иде. Кайчан танышып өлгерә диген! Ә без аларны чәй куеп каршы алабыз, кичләр буе сөйләшеп утырабыз. Бу мәшәкатебезнең яхшы яклары соңрак билгеле булды: без беренчеләрдән булып оештыру комитеты белән ныклы элемтә урнаштырганбыз, башка регионнарда яшәүче милләттәшләр белән танышып, бөтен чараларда дә катнашып өлгергәнбез, үзебезгә кирәген отып алганбыз икән.
 
1991 елда Болгарга барганыбызны хәтерлим. Ул вакытта анда юллар да юк иде әле. Машина тәгәрмәче астына такта җәеп үткән урыннар да булды. Без Болгар хәрәбәләрен күрүче беренче карлыгачлар булганбыздыр.
 
Шамил ӘХМӘРОВ, 90нчы елларда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы:
 
- Менә каршымда ике батыр егет утыра - Ринат Шәрифуллин һәм Тәлгать Хәсәншин. Алар татар яшьләре лагерендә уздырылган Сабан туенда көрәшеп, әгъзаларына зыян да китергәннәр иде бугай. Шул Сабан туенда абсолют батыр исемен безнең Тәлгать Хәсәншин алган иде. Аңа бүләк итеп бирелгән сарыкны суеп, шашлык пешереп, бөтен лагерьны сыйлаган идек. Һәрберебезгә берәр кисәк шашлык эләккәндер шунда. Ләкин анысы мөһим түгел иде. Күз алдыгызга китерегез әле: кояш байый, 200ләп татар яшьләре Идел өстендә татар җырлары җырлашып утыралар, танышалар, сөйләшәләр, көлешәләр... Шул бәхетле мизгелләрне мин соңгы көнемә кадәр оныта алмам кебек.
 
Бөтендөнья татар яшьләре лагерендә Литва, Латвия, Польша, Эстония татарлары да бар иде. Ни гаҗәп, Азәрбайҗан татарлары - кара, эстоннар - җирән, ә Идел буе татарлары - коңгырт чәчле булуларына карамастан, без барыбыз да бер милләт кешеләре, бер токым бит. Чыннан да, кеше кайсы җирдә яши, шул җирнең төсен ала, күрәсең.
 
Татарлыгың белән горурлану хисе буш урында барлыкка килми бит ул. Җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарлар Татарстан җирлегендә очрашкач, күңелдә милләтеңә карата ихтирам хисе уяна. Син үз ишләрең арасында үз кеше икәнлегеңне аңлыйсың.
 
Әйе, без үзебезне актив, оешкан, сәләтле итеп күрсәтә алдык. Көрәшергә дисәң – батыр егетләребез, чыгыш ясарга, конкурсларда катнашырга дисәң, матур һәм сәләтле кызларыбыз бар иде.
 
Розалия ХӘЛИЛУЛЛОВА, 91нче елдан башлап “Бердәмлек” газетасында корректор булып эшләде.
 
- Ул вакытта мин әле “Туган тел” татар җәмгыяте турында ишетеп кенә белә идем. Казанда татар яшьләре лагере буласын “Бердәмлек” газетасыннан күреп алдым. Мине аның рәисе Рәшит Абдуллов янына җибәрделәр, ә ул, кем булуымны сорашканнан соң, юллама бирде. Шулай итеп, татар хәрәкәтенә мин урамнан килеп кердем, дияргә була. Ләкин бер дә үкенмәдем, бу гамәлем озак елларга татар оешмасы белән кавыштырды мине.
 
Лагерьга баргач, беренче тәэсир безнең файдага түгел иде. Без, Татарстан күршесендә генә яшәүчеләр, кем мишәрчә каты иттереп, кем бөтенләй русча, ә кем татарчаны рус сүзләре белән катыштырып сөйләшә идек. Ә менә чит илләрдән килгән татарлар саф татар телендә аралаштылар.
 
Лагерьда гыйбрәтле дә, кызыклы да очрашулар күп булды. Фәүзия Бәйрәмова кебек җәмәгать эшлеклеләре, Вафирә Гыйззәтуллина, Зилә Сөнгатуллина, Зәйнәп Фәхретдинова һәм Зөфәр Билалов кебек җырчылар, татар газета-журналларындда эшләүче танылган журналистлар белән танышу, аларның акыллы фикерләрен ишетү аңыбызны икенче якка борып куйды сыман. Без Казаннан кайткач ук татар яшьләре оешмасы оештыру турында уйлана башладык һәм оештырдык та.
 
“Туган тел” оешмасындагы өлкән иптәшләребез кушуы буенча өй борын йөреп, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә укучылар җыйдык, һәр йорт ишегенә белдерүләр элеп, төрле чаралар үткәрүебез турында игъланнар биреп тордык, үз тирәбезгә актив татарларны тупладык. Сабан туйларында балалар өчен аерым мәйдан оештыру эше дә татар яшьләренә йөкләнгән иде.
 
Без бит әле татар авылларына, шәһәрләргә йөреп, үзебезнең “Азатлык” оешмасы турында сөйләп, анда да оешмалар булдыра идек. Мин, мәсәлән, Прибрежный бистәсенә барганымны хәтерлим. Бу эшләрнең барысы да бушлай, тик энтузиазмга таянып эшләнә иде.
 
Альбина МӘХМҮТОВА, 90нчы елларда “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы:
 
- Лагерьда бунгало дип аталган шалаш кебек өйләрдә яшәдек без. Берзаман лагерьда Сабан туе игълан иттеләр. Кайчан мәйданга чакыруларын көтеп утырган арада, ишегебезне шакыдылар. Ачып җибәрсәк, татар халык киемнәренә киенгән егермеләп татар яшьләре Сабантуй бүләге җыеп йөриләр икән. Без моңа әзер түгел идек. Сөлгебез дә юк, яулыгыбыз да. Өстәлдәге бер тәлинкә апельсиннарны чыгарып бирдек тә, үзебез дә бүләк җыючыларга иярдек. Җырлап-биеп, бик күңелле итеп яулык җыйган идек шунда.
 
Икенче мәзәк хәл “Татар гүзәле” конкурсында булды. Анда катнашырга Зөлфия исемле бер кызыбызны кыстый башладык. “Юк, юк, минем хәлемнән килми, җырлый да белмим, бии дә белмим”, - ди бу. “Аның каравы, бик матур итеп сөйли беләсең”, - дип күндердек үзен. Ярар, кыз конкурска әзерләнә башлады. Ә бу вакытта волейбол тубы бушаган икән. Без волейбол мәйданчыгына чыгып йөгердек. Уйный-уйный “гүзәл”ебезне дә онытып җибәргәнбез икән. Исебезгә төшкәндә конкурс тәмамланган иде инде. Ә Зөлфиябез, Вилар исемле егет белән бергә, бик матур чыгыш ясаган, ләкин “ярдәмче төркеме” булмаганга күрә, җиңүчеләр саныннан төшеп калган.
 
Шул вакытта Зөлфия безгә бик нык ачуланган иде. Сөйләшмәде дә, күтәрелеп тә карамады бу. Бунгалога керде дә, арты белән борылып ятты. Нишләргә? Киттек Виларны (хәзер ул танылган җырчы Виларик инде) эзләп. Ул бер төркем егетләр белән Идел буенда басып тора икән. Хәлне аңлаттык та, план кордык. Кайтышлый оештыру комитеты урнашкан өйгә кереп, гармунчы табып алдык.
 
Бунгало янына килеп җиткәндә Вилар серенада җырлап җибәрде. Аңардан соң без дә: “Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә”, - дип туй җырын башладык. Берзаман кояш кебек елмаеп Зөлфиябез килеп чыкты бит! Үпкәсен җил алган диярсең!
 
Туй җырлары җырлый-җырлый егет бунгалосына таба юнәлдек. Виларның дуслары да җыр-биюгә оста, ә гармунчыбыз бөтен татар гореф-гадәтләрен белә торган профессионал-фольклорчы икән. Ул әйтеп тора, ә без уйныйбыз да, җырлыйбыз гына. Шулай, шаян туй ясап, лагерьны гаҗәпләндергән идек.
 
Теплоходта сәяхәт иткәндә каһарман якташыбыз, шагыйрь Гакыйль Сәгыйровка багышланган шигърият кичәсе уздыруыбыз да оештыручыларга һәм яшьләргә бик ошады. Хәер, без бу кичәне уздыруга әзерлекне алдан ук, Казанга килгәч тә башлаган идек. Һәркемгә Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен таратып чыктык һәм яттан өйрәнергә куштык. Ә сәяхәткә чыккач, теплоходның музыкаль палубасында җыелдык. Татар яшьләре без тараткан шигырьләрдән тыш та яктышыбызның иҗатын яхшы беләләр икән. Кемдер аның шигыренә язылган җыр җырлады, кемдер әсәрен, кемдер шигырен сөйләде. Шулай җырлашып, шигырьләр укып, Гакыйль Сәгыйровның ачы язмышы һәм таланты турында сөйләшеп, бик матур кичә уздырган идек...
 
Халыклар дуслыгы йортында корылган чәй өстәле артында Самараның “Азатлык” татар яшьләре оешмасы әгъзалары булган апа-абыйлар караңгы төшә башлаганчы Казан кичләрен, лагерьда булган кызыклы хәлләрне, җитди проблемалар күтәргән очрашуларны искә алып, эшләп өлгерә алмаган проблемаларын барлап утырдылар...
 
Әйе, һәркемнең яшьлегендә кызыклы хәлләр булгандыр. Ләкин милләттәшләре, фикердәшләре, үз ишләре арасында үткән бу ике атна “азатлык”лыларның күңелендә бабаларыбыз салган туры буразнага бора торган мөһим вакыйга булып истә калган.
 

Фәния БИККУЛОВА (сулдан уңга), Гөлсинә НУРУЛЛИНА, Розалия ХӘЛИЛУЛЛОВА,
Шамил ӘХМӘРОВ, Җәмил БИКБАЕВ һәм Фәрхәт МӘХМҮТОВ

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 06.07.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»