поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2009 Җәмгыять

ТӨНГЕ ТОРМЫШ

Лалә чәчәкләренә төренеп, бар җиһанга гүзәллек иңдерүче Голландиянең Амстердам шәһәрендәге «Кызыл утлар» урамы турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Монда кешенең иреге чикләнмәгән, ни теләсәң, шуны кыланырга була. Ике «гашыйкның» урам уртасында, меңнәрчә күзләргә игътибар итмичә, үбешеп торуы дисеңме (хәер, биредә әлеге күренеш күптән инде берәүне дә гаҗәпләндерми), мәхәббәт уеннарының төрлесен тәкъдим итүче ханымнар тезелгән атаклы урамны да күрдем мин монда. Европаның якты урамнары буйлап атлыйм... ә шәһәр белән таныштырып йөрүче гидның сүзләре гүя күңелгә мәңгелеккә кереп урнашырга теләгән әхлакый-дини кыйммәтләрне кысрыклап чыгарырга тели. Тыңлыйм... ә каршыдагы йортның беренче катындагы витрина артында хатын-кыз гәүдәләре күзгә чалына. Пәрдәнең ябылып куйганлыгы монда билгеле тарифлар буенча кызу эш барганын күрсәтә.

Гаҗәпләнергә кирәкми дә. «Кәсеп итүнең» бу төре закон белән рөхсәт ителеп традициягә әверелгән. Европа илләренең күңелгә хуш килә торган әлеге «олы тәҗрибәсен» исәпкә алучы безнең галимнәр дә бит фахишәлекне кануннар белән рөхсәт итергә теләп ничәмә-ничә мәртәбә бәхәс куертырга маташты. Бәхеткә каршы, бездә ни дисәң югары кыйммәтләргә урын бар әле, шунысы ачык: мәхәббәт сатылмый!!! Һәрхәлдә сатылмаска тиеш...

 

Ир-ат белән хатын-кыз арасында мөнәсәбәтләрнең инициаторы кем булырга тиеш? Мең кешедә мең төрле фикер... элек-электән безнең аңга дилбегә ир-ат кулында булырга тиеш, дип сеңдерелгән, әмма хәзерге заманда нәфис ханымнарыбызның ирләрдән калышырга теләми кинәт баш күтәрүе бу сорауны һәркемгә ачык калдыра. Шулай да, төнге тормышны «күңелле» итеп оештыра белгәннәрнең максатын ачыклаганчы, әлеге сорауга җавап табу һәркемнең үз иркендә кала. Максат дигәннән, бәлки, аны эзләргә дә кирәкмидер... юлы бер генә – акча... ә менә кешеләр төрле...

 

Бездә ничек?

 

Күңелле Казан тормышына сәяхәткә кузгалырга уйладым. Юлымны иң кәттә урыннарның берсе саналган төнге клубтан башларга кирәктер. Алдан белеп алганымча, мондагы кичәнең темасы да клубның үзе кебек актуаль иде. Кинотеатрларда күптән түгел шаулап узган «Стиляги» фильмын онытып бетермәгәнсездер әле. Бүгенге кичәдә игътибар үзәгендә булырга теләүчеләр дә нәкъ менә шул фильмдагы кебек, «мин монда-а-а!» – дип кычкырып торучы аллы-гөлле күлмәктән, берничә килограмм лак сылаудан катып калырга мәҗбүр прическалардан булырга тиеш иде. Онытканмын – иренең мөмкин кадәр алсурак һәм бүлтәеп торырга тиеш....

 

Шулай дистәләрчә метрга сузылган чиратның башында урнашкан ишекнең миңа якынаюын көтеп торам (ә ул көнне мин нәкъ темага туры китереп киенәм дип челтәрле колготкамны тартып чыгарган идем)... Ниһаять, теге ишекнең ачылып-ябылганы миңа да күренә башлады. Әмма 80 еллар стилендә ял итергә теләүчеләрнең яртысы диярлек кире борылырга мәҗбүр иде. Күпләрнең телендә булган гламур клуб үз ишеген теләсә кемгә ачмый... ә мин???

 

Тәмәке төтене белән «ысланган» зал. Буем чак кына кечерәк булу сәбәпле, иң кызыгын күрми калудан куркып, аяк очына басып йөрим, таптап китәргә дә күп сорамаслар, һәм менә ул ачыш! Заманның «Алтын яшьләре» барысы да меңнәр арасыннан сайлап алынган кебек (алар шулай дип уйлый) озын аяклы, ефәк кебек чиста йөзле икән бит! Музыка агымына селкенүче бу ярымшәрә кызларның йөзләрендә елмаю булса да, анда ихласлылык юк, карашлары әллә нинди, чит, салкын.... Дәртләре ташып, каннары кайнап торганнар өчен түрдә аерым урын бар. Ул почмакны үз итүчеләр шактый. Затлы эчемлектән башлары әйләнеп, ике бармак арасына тәмәке кыстырган кызлар, әкрен генә чайкалып диванга килеп утыра. Алар янына егетнең асыллары (монда, әйткәнемчә, «асыл» булмаганннарга урын юк) килеп елыша. Һәм.... күз каршындагы «товарны» күзләр ярдәмендә «ашау» процессы башлана. Ә «товар» дигәнем үзе генә түгел, дус кызлары белән күптән инде төнге маҗарага әзер булып үз «тиңен» көтә.

 

Монда күргәннәрдән бераз айнып алгач, киттем татар дискәтүкләренә. Аларның да төрлесе була икән. Мин барганы утырышлар өчен генә көйләнгән дип кабул итергә күнеккән «Казан» милли мәдәни үзәге сәхнәсендә иде. Кич буе сәхнәдән татарның альтернатив саналган музыкасы ишетелде, артык акча һәм көч түкмичә генә маташтырган рэп һәм бик тар гына компанияләрдә үзгә әверелгән рок тыңларга насыйп булды. Дөрестән дә, барабан-гитараның гадәттәгедән көчле тавышы күп кенә радио дулкыннарында әйләнеп туйдырган, «Мин яратам сине, Фәридә» кебек җырларга алмаш булып тора. Әмма һәр нәрсәнең тискәре ягы булган кебек: залга сыймаслыгын белгәч, нигә дип шулкадәр кеше җыярга иде?! Мондый кичәләр бер урынга «мүкләнеп» җыр тыңлауны түгел, ә хәрәкәтне сорый! Иң гаҗәбе монысы түгел иде. Чишенү бүлмәсендә, гадәтләнгән тимер номерлар урынына, кул астына ялгыш эләгеп ертылып-теткәләнеп беткән кәгазь кисәкләре тоттырдылар. Әлбәттә, югалды ул. Кичә ахырына таба минем кебек пәлтәсенең нинди икәнлеген тырышып аңлатучы чиратны күз алдына китерүе авыр түгел иде. Соңрак башланган дискотеканың үзендә мин 20 минут тирәсе торганмындыр, әллә музыкага ничегрәк биергә икәнен чамалап өлгермәдем, әллә... Әйе, анда бар да гади, бар да елмая... шул гадилеге, эчкерсезлеге өчен үз милләтем өчен горур мин... тагын... тагын стенага эленгән язуларга битараф түгелмен. Мәсәлән, кәкре сызыклар белән сырларга азапланган менә мондый белдерү: «Не курить. Штраф 500 рублей». Кичәне оештыручылар үзе моңа буйсынамы, – мөһим түгел, ул көнне рәхәтләнеп суладым.

 

Иң кыска итәгемне киеп шәһәр үзәгендәге «Мисыр могҗизасына» юл тоттым. Түлисең, зур гәүдәле абыйлар каршы ала, озатып кала, тирә-якта чисталык. Һәм ишектән керүгә – татарча «попса». Сәхнәдә алып баручы төрле уеннар белән игътибарны җәлеп итергә тырыша, юмарт иганәчеләрнең бүләкләрен өләшә.

 

Ди-джей күптән ятланып беткән җырларны куя – бие генә! Әмма яшьләр биергә ашыкмый, нәрсә өчендер борчылалар димме... Күзләр кемнедер эзли, хәрәкәт тә сүлпән... ялгыз. Бүгенге тормыш шартлары һәркемнән исән калуны таләп итә. Яшьтән үк фикерне бер ноктага туплый белергә, уйлап эш итәргә. Яши белергә. Эх кызлар, тормыш кысаларына сезне дә керттеләрмени? Серлелек, мөлаемлылык, сөйкемлелек, табигыйлык кая югалды?.. Ә беләсегез килсә, туфли үкчәсен ир затлары уйлап чыгарган! Хатын-кызның аягы нечкәрәк, нәфисрәк күренеп, игътибарны тартып торсын өчен, тик хәрәкәтне чикли шул ул, ә кичкә таба аяклар ничек авыртканын белсәләр икән! Шундый авырта! Һәм менә әлеге ир-егетләр хәзер бар тирәсенә тезелеп утырган да шул аякларны күзәтә. Кулда – кыюлык өчен шәраб – ансыз ул синең яныңа якын да килмәячәк, ә биюгә чакыру турында әйтеп тә тормыйм. Иң кулае – синдәге җитешсезлекне күреп, борын астыннан көлемсерәп утыру. Үз-үзен ни дип акларга белмәгәнлектән ул. Кызлар! Тиздән «дамалар биюе» булачак. Үзен белештермәс халәттә булган берәүне күрсәгез дә – Елмаегыз! Менә хәзерге кебек. Ошыйсыз икән – дискотека юкка үтмәгән! Ир-атларда – хатыншалану, ә хатын-кызларның алардан да көчлерәк булу процессы бару да борчымасын сезне. Иң мөһиме – ял итәр урыннар бар, кертсәләр, билгеле!


Зилә YAZ
Сәхнә
№ 5 | май 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»