поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Доганың кабул булуы

Кылган догалар кабул ителерме-юкмы? Әлеге сорауны еш кына ишетергә туры килә. Бу язма шул турыда.
Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров белән әңгәмә: 
 
- Шәүкәт хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм. Әлеге сорау буенча Аллаһының Расүле галәйһиссәләм нәрсә дә булса әйтеп калдырганмы?
 
- Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү. Әйе, дога ул гыйбәдәтнең асылы. Шуңа да динебездә аңа бик зур урын бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. болай дигән: “Нинди генә дога кылсагыз да, ул Аллаһы Тәгалә каршында кабул кылыныр.”
 
- Димәк, без бөтен күңелебез белән ышанырга тиеш. Ләкин кеше дога кыла, берәр нәрсә сорый да, иртәгә ул шуның чынга ашачагын көтә. Вагыйгалар үзгәрмәсә, шул бәндә “Аллаһы Тәгалә минем догамны кабул итмәде”, дип бөтен өметен өзә. Бу дөрес түгел бит, әйеме?
 
- Чыннан да,  алай уйлау һич тә дөрес түгел. Мондый гамәлне гөнаһ белән дә тиңләргә була хәтта. Дога кабул кылыну өчкә бүленә: мәсәлән, кеше берәр нәрсә сорады икән, Аллаһы Тәгалә аңа тиз арада сораганын бирергә мөмкин. Әгәрдә берәрсенә бирмәде икән, догасы кабул булмады дигән сүз түгел. Ягъни моны ничек аңларга кирәк? Аллаһы Тәгалә сораганны бирмәде дигән сүз ул безнең күзлектән чыгып кына шулай кабул ителә икән. Әмма дә ләкин Аллаһы Тәгалә каршында ул дога – шул сораган нәрсәне бирмәсә, шул догасы икенче төрле кабул булырга тиеш. Мәсәлән, шушы дога кылган кешегә язмышы буенча берәр хәсрәт яисә бәла-каза, борчу төшәргә тиеш. Ләкин шушы кеше дога кылу сәбәпле Аллаһу Раббыбыз шул кешегә бәла-казаны төшерми. Димәк дога кабул булуның икенче төре менә шундый. Догасының әҗерен кеше шулай ала. Ә инде шулай да догасы да кабул булмаса, хәсрәте дә читләтеп узмаса, өченче юлы бар: Кыямәт көнендә җәннәткә керер алдыннан бу Адәм баласына Аллаы Тәгалә әйтер: “Менә син миңа дога кылган идең, саулык-сәламәтлек сораган идең, башка нәрсәне дә сораган идең. Әмма дә ләкин шушы әйберләрне син дөньяда ала алмадың. Менә хәзер, җәннәткә керер алдыннан син ул догаңны ал!”. Һәм шул доганың әҗерен күреп бу кешенең җәннәттә дәрәҗәсе үсәр икән. 
 
- Дөрес аңлаган булсам, фани дөняда кабул ителмәгән дога ахирәттә кабул булып, гынаһларыбызны бетереп, безне җәннәткә алып керәчәк?
 
- Нәкъ шулай. Шуңа күрә һәрдаим дога кылырга кирәк. Үзең өчен дә, туганнарың, якыннарың өчен дә. Чөнки Расүлебез әйтүенчә, әгәр дә бер мөселман икенче бер кардәшенә берәрә нәрсә сорап догада кулын күтәрә икән, шул вакыт фәрештәләр Аллаһка дога белән ялвара, ди: “Амин, амин, шушы бәндәгә дә ул кардәше өчен сораган изгелекләрне бир!”, дип. Доганың әһәмияте әйтеп бетергесез. Ул безнең шушы дөньяда булачак күп кенә борчуларыбызны алырга, безгә тыныч тормыш бирергә сәләтле.
 
- Шәүкәт хәзрәт, әлеге мәсьәләгә бик аңлаешлы итеп ачыклык керткәнегез өчен сезгә Аллаһның киң рәхмәте яусын. Әссәләмүгаләйкүм!
 
Газиз кардәшләрем, аңлашылганча догаларыбыз һәрвакытта да кабул ителә. Берсе дә Аллаһы Тәгалә каршында игътибарсыз калмый. Янәдән исебезгә төшереп кабатласак, доганың 3 җавабы бар: Аллаһы Тәгалә сораганны бирергә мөмкин. Бирмәсә, димәк ул нәрсә безнең тормышыбыз өчен хәерле булмаган. Икенче җавабы – безне бәла-казадан коткарырга, исәнлекне арттырырга мөмкин. Алай да булмаса өченче юлы – догабыз Кыямәт көнендә җәннәттә дәрәҗәбезне арттырачак. 
 
Дога кылганда тагын бер әһәмиятле нәрсә: аның кабул булачагына ышану. Чөнки әгәр дә кеше кабул булырмы инде бу юкмы, дип шикләнеп кыла икән догасын, ул вакытта киресенчә Раббысының ачуын гына китерә. Чөнки Аллаһы Тәгалә киң кодрәт иясе, иң куәтле кодрәт иясе. Кеше догасында шикләнә икән, димәк Аллаһы Тәгаләнең кодрәтендә дә шикләнә. Шуңа күрә догаларыбызны да бөтен күңел белән ышанып кылыйк. Шушы әһәмиятле темага кагылышлы сүземне  Расүлебезнең бер хәдисе белән тәмамлыйсым килә: “Ананың баласына – баланың анасына кылынган догасы киртәләрсез кабул булыр”. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
  
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»