• 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 25.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 20.12 Татарстанның халык артисты Зөhрә Шәрифуллинаның юбилей концерты. Филармония.
Туган көннәр
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • 29 Гыйнвар Илья Славутский
  • 29 Гыйнвар Илдус Фәиз
  • Актаныш. Сдаю комнату. 89625646471
  • Philips маркалы зур телевизор сатам. Бәясе 5000 сум. Шалтыратыгыз 89600509620
  • Т25 тракторына самосвал арба сатыла. Арча тел-89600386415.
  • Киров районының (Волжская Гавань) 128 балалар бакчасына пешекче, шәфкать туташы кирәк. Белешмәләр өчен тел 89053776172
  • Агач белән мин эшлим, но мин Актанышта 89375969171
  • Агачтан өй җиһазы эшләүче эзлим. Өстәл, урындык, эскэмия ясый белүче кирәк. Казан.
  • Арчада 12 сутый җир сатам. Документлар әзер. 89370045793
  • Казанда (Мирный, Петровский) Частный дом престарелыхта эшләргә сиделкалар кирәк. 12-20000 сум. тел.8927-243-3111
  • Казань. Изготавливаю на заказ татарские национальные сладости Талкыш-Калеве. Бесплатная доставка от 1000 р. 89196438833 Гульназ
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия

 

 

 
 
Архив
 
Купить мягкую мебель Anderssen. Интернет магазин фабрики мягкой мебели ANDERSSEN. Купить .
mebel-grad.ru

04.07.2015 Догалар

“Аятел Көрси”

“Аятел Көрси” турында Илфар хәзрәт Хәсәнов:
 
- Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Корәни Кәримнең һәрбер сүзе фазыйләтле. Корән 114 сурәдән тора һәм шуларның икенчесе “Бакара” сурәсе Корәни Кәримнең иң озын сурәләреннән санала. “Бакара” сурәсендә бер аят бар – аны “Аятел Көрси” дибез. Әлеге аятне Корәннең иң олы аяте дип юкка гына әйтмәгәннәр, чөнки ул кешене бик саклый торган һәм аның рухын күтәрүче көчле чара. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. хәзрәтләре болай ди: “Әгәр берәү иртәгесен “Аятел Көрси”не укыса, кичкә кадәр Аллаһы Тәгалә бу кешене җен таифәсеннән, ягни барлык шайтаннардан саклар. Ә инде кичен “Аятел Көрси” аятен укып ятса, иртәгә кадәр җен таифәсеннән ерак торыр”. 
 
Чыннан да, “Аятел Көрси”нең көчен халык белә һәм ярата. Хәзер кайсы гына йортка керсәң дә, һәммәсендә диярлек шамаил рәвешендә “Аятел Көрси”нең түрдә эленеп торганын күрәбез. Болай эшләүнең дөреслегендә кайберәүләрдә шик туарга мөмкин. Шуңа күрә остазыбыз белән киңәшләшү тиештер. Әлеге мәсәләгә ачыклык кертеп Илфар хәзрәт түбәндәге җавапны кайтарды: 
 
- Өй-фатирларда шамаилләр элеп куюның гөнаһы юк. Ник дигәндә, чөнки әлеге язуларда Корән аятләре урын алган. Тик сез йортыгызда рәсем формасындагы яки башка төрле зәвыклы итеп эшләнгән шамаил элеп куясыз икән, аны интерерны бизәү өчен түгел, ә фәкат Аллаһыны һәм Аның сүзен һәрдаим искә төшереп тору максатын күз алдында тотсагыз иде. Алай гына да түгел, теге яисә бу шамаил сатып алган очракта, һичшиксез аның мәгнәсен белсәгез иде. Шамаилләр куюның төп максаты да шунда: аларга карап кеше Аллаһыны һәм Корәнне искә төшерергә тиеш. Ә инде Аятел Көрсине ятлап, мәгнәсен аңлап, гел кабатлап йөргән кеше Аллаһы Тәгалә каршында бик хөрмәтле дәрәҗәдәдер. Янәдән Расүлебез галәйһиссәләмнең сүзләрен искә төшерсәк, Пәйгамбәребез хәзрәтләре болай ди: әгәр берәү намазыннан соң “Аятел Көрси”не укыса, шул вакыт ук җәннәткә керер иде. Ягни бер кеше намазыннан соң “Аятел Көрси”не укырга гадәтләнгән булса Аллаһы Тәгалә аны һичшиксез җәннәт әһелләреннән кылыр иде, ләкин арада үлем бар. Ягни үлем генә төп сәбәп. Андый кешенең гөнаһлар кебек башка сәбәпләре дә калмый дигән сүз. Янә Пәйгамбәребез хәзрәтләре “Әгәр бер кеше намаздан соң “Аятел Көрси”не укыса, Аллаһы Тәгалә шул кешене икенче намазга кадәр бәла-казадан саклар”, - диде. Әлеге мәшһүр аят хәзер бик күп җирдә сатыла, күп кеше аны үзе белән йөртә. Белмәүчеләргә аның дөрес укылышын җиткерик: Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахим. Аллаһу ләә иләәһә илләә һүвәл-хаййул каййум лә тәэхузүһү синәтүв вә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәвәти вәмәә фил-ард мәң зәлләзи йәшфәгу гыйндәһү илләә би изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдиһим вәмәә хальфәһум вәләә йухыйтунә би-шәйим-мин гыйлмиһи иллә бимәә шәә. Вәсигә күрсиййүһүс-сәмәвәти вәл ард вәләә йәэүдүһү хифзуһүмә вә һүвәл-гәлиййул-гәзыйм. Тәрҗемә иткәндә “”, - дигәнне аңлата. Әлеге аятнең беренче сүзләреннән үк күңелгә тынычлык иңә. Халкыбызда тагын шундый йолалар бар: әгәр берәү авырса, күз тисә, яисә кеше үзен начар хис иткән очракларда бер чынаяк су алып шуңа “Аятел Көрси”не укыса, аннан соң Аллаһы Тәгаләдән ялварып шифа, сихәт сораса, Раббыбыз булышмый калмас, Адәм баласының рухына, җанына шифа иңдерер, иншалла. Мөэмин-мөселманнар балаларын да шушы аятне көйләп йоклата. “Аятел Көрси”нең тагын бер хикмәтле сыйфаты бар – ул аны укыган кешене генә түгел, ә аның кыйммәтле әйберләрен сакларга сәләтле. Моның өчен бары тик аятне укып сакларга кирәк әйберләргә өч мәртәбә “Өф” дип өрергә кирәк. Шул очракта аларга шайтан якын килмәс, димәк карак кулы да тимәс. 
 
“Аятел Көрси” аятенең никадәр дәрәҗәдә булуын менә шушы мисаллардан аңларга була, мөхтәрәм кардәшләр. Корәни Кәримнең бар аятләре дә фазыйләтле. Белгәннәребезне кабатлап торыйк, якыннарыбызга да өйрәтик. Кылган догаларыбызны Ходай Тәгалә кабул итсен. Һәммәбезгә дә Аллаһка тәвәккәл кылып яшәргә насыйп булсын. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV