поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.07.2015 Догалар

“Фатиха” сурәсе

Корәни Кәримне ача торган беренче “Әл-Фатиха” сүрәсен халыкта еш кына “Әлхәм” дип йөртәләр. Аллаһының илчесе Мөхәммәдкә с.г.в. әлеге сурә беренче булып иңмәсә дә, “Әлхәм” Корәннең ачкычы диелә, чөнки бу аятләрдә Ислам диненең барлык мәгнәсе дияргә мөмкин. “Фатиха” сурәсен мөселманнар намазның һәр рәкагәтендә укый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. әйтеп калдырган сүзләре арасында “Мең кешегә, ә иң яхшысы дүрт мең кешегә көн дә сәдака бирегез”, - дигән хәдисе дә бар. Аннан мөселманнар: “Каян алыйк соң шуның кадәр күп акчаны?”, - дип сорагач, Расулебез “Дүрт “Әлхәм” укысагыз, дүрт мең динар садака биргәннең савабын алырсыз, - ди. Димәк, бер “Әлхәм” уку мең кешегә берәр мең сәдака биргән савапка тора. Шушы бер мисалда гына да без әлеге сурәнең Аллаһының каршысында никадәр зур дәрәҗәдә икәнлеген аңлыйбыз. Мәгүнәсен аңлатуны сорап без “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгат иттек. 
 
- Чыннан да “Фатиха” ул – олуг, күркәм бер сүрә. Моны аңлау өчен аның мәгнәсенә төшенергә кирәк. Укучыларыбыз арасында әлеге сүрәне яттан белмәүчеләр дә бардыр, шуңа күрә әвәл аның дөресен әйтелешен искә төшереп китү кирәктер. “Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәүбудү вә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәәс-сырааталь мүстәким. Сырааталь-лләзиинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль- мәгдууби гәләйһим вә ләәд-дааллиин. Амин.” Күргәнебезчә, әлеге сүрә әллә ни озын түгел һәм ул бик тиз ятлана. Тик, кагыйдә буларак, теге яисә бу доганы өйрәнгәндә һәм кабатлап йөргәндә аның мәгнәсен аңлау тиештер. Шуңа күрә, әйдәгез без дә “Фатиха” сурәсенең нәрсә аңлатканын белик.  “Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин.” - бөтен мактау, олуглаулар бер Аллаһы Тәгаләгә генә, бөтен галәмнең хуҗасы Аллаһы Тәгаләгә генә булырга тиеш. Ни өчен шундый аят иңгән? Чөнки бөтен галәмнәрне, җирләрне, күкләрне, ай-йолдызларны, барлык җәнлекләрне, үсемлекләрне Аллаһы Тәгалә әдәм баласына хезмәт итәр өчен яратты. Корәндә бу хакта 45нче “Әл-Җәсиә” (“Тезләнеп торучылар”) сүрәсенең 13нче аяте.  “Әр-рахмәәнир-рахииим” – монда Аллаһының ике сыйфаты чагыла. Аллаһының “Әр-рахмәән” дигән сыйфаты бар. Аны Аллаһы Тәгалә Җир  йөзендә бөтен нәрсәгә рәхимле, һәркемгә дә Аллаһының рәхмәте бар дип аңларга кирәк. “Әр-рахиим” дигән сыйфатта да мәңгелегебез турында әйтелә. Аллаһы Тәгалә рәхимен шул кешеләргә бирер, кемнәр Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшиләр.  “Мәәлики йәүмид-диин”- Аллаһы Тәгалә ике дөняның да падишаһы, Аның гына хөкеме йөри. Димәк “Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмид-диин”, дип Аллаһының төп сыйфатларын әйткәннән соң “Иййәәкә нәүбудү вә иййәәкә нәстәгиин” дибез. Ягни “Әй, Раббым, без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм көтәбез” дибез. “Фатиха”ның иң нечкә урыны шушы. Чөнки әлеге сзләрне әйткәндә бик игтибарлы җулыргакирәк, чөнки үзебез Ходайны зурлап, мактап дога кылабыз,фәкат аннан гына ярдәм сорыйбыз, ә үзебез шул вакытта дөняви эшләребез турында уйлап, күз алдына берәр кешене китерәбез икән, бу очракта Аллаһка ширек кату була – бу зур гөнаһ. Шуңа да әлеге сүзләрне әйткәндә аеруча игтибарлы һәм ихлас булсак иде. “Әлхәм”не укып шушы урынга җиткәч,Аллаһы Тәгалә кешегә эндәшер, ди, һәркайсыбызга: “Йә, бәндәм, мин синнән канәгат, син мине таныйсың икән, син минем бөтен сыйфатларымны әйттең, миннән генә ярдәм өмет итәсең, мин синнән канәгат, миңа буйсындың, нәрсә сорыйсың, нинди хаҗәтең бар, - дип мөрәҗәгатҗ итә икән. Шуннан без догабызны дәвам итеп “Иһдинәәс-сырааталь мүстәким”. - Безне изге кешеләр белән күндер, “Сырааталь-лләзиинә әнгәмтә гәләйһим”. – Безне үзеңнең киң ризыклы, мул ризыклы юлыңа күндер, “Гайриль- мәгдууби гәләйһим вә ләәд-даальлиин. Амин”. – Үзеңнең ачуың төшәрдән кешеләрдән итмә, безне андыйлардан ерагайтсаңчы, - дигән үтенеч сүзләребезне юнәлтәбез.               
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»