• 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 07.02-08.02 "Юлдашның туган көне". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Яшь бэрэнле сарыклар сатыла. Тел.89196856255
  • Ике булмэле фатир сдавать итэм. Бэхетле янында. Яшэу очен барлык момкинлеклэр бар. Фатир чиста ремонттан сон. тел.89274206799
  • Казан Яңа Савин районы, Ибрагимова, Волгоградский 22 урамында урнашкан 3 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Мэскэу базары Якын. Метро якын. Автобус тукталышлары якын. Тел. 89534848999
  • Мунча хэм сауна очен ташлар сатабыз. Оптовикларга ташламалар бар 89625485476 Лэйсэн.Казан.
  • Яна капчыклар сатабыз. Ак хэм яшел тостэ. Оптовикларга ташлама ясыйбыз. 89625485476 Лэйсэн.
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бәясе аена 10 мең. Тел: 89274406462
  • Роторная 11адресы буенча булмә сатыла, шкаф-купе, диван калдырабыз, 89518954298
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Ф.Әмирхан урамында бер бүлмәле фатир озак вакыт өчен татар гаиләсенә яки татар кызларына арендага бирелә. Уңайлы урында, яхшы күршеләр. 89872974229 (фатир хуҗасы)
  • Казанда Московский район тирэсендэ снимать итэргэ бер булмэ кирэк иде тиз арада егет кешегэ 5-8 мен тирэсенэ. шал. пож 89393968403

 

 
Архив
 
 
04.07.2015 Догалар

Байлык догасы

Изге Коръәни Кәримнең “Мәләйкә” ягъни “Фәрештәләр” сурәсенең 45нче аятендә “Аллаһу Раббыбыз үзенең рәхмәтеннән кешеләргә ризык, белем, һидаять бирсә, ул нигъмәтләрне Аллаһуның бирүенә һичкем каршы тора алмас, әгәр бирә торган нигъмәтләрен бирми калса, аларны бирүче һич тә булмас” диелгән. Моннан аңлашыла ки, баеган колын фәкыйрь итүче дә, ярлы кешене баетучы да – бердәнбер Зат, киң кодрәткә ия булучы Аллаһы Тәгалә. Әлеге темага кагылышлы сорауларны без “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровка юлладык. 

- Шәүкәт хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм. Байлык, бәрәкәт турында Изге китапта та сүзләр булгач, бу Ислам динендә тыелмый дияргә мөмкинме?
 
- Вәгаләйкүм сәлам. Бай булу Ислам динендә Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте буларак кабул ителә. Димәк, тыелмый. Алай гына да түгел, бер хәдистән аңлашылганча, “Аллаһы Тәгалә колына биргән нигъмәтләрен аның өстендә күрергә ярата”. Бу мөселманнар затлы киенеп, матур яшәргә тиеш дигәнне аңлата.  Яхшы белем, йорт, һәм башка төрле уңайлыклар белән үзен һәм якыннарын тәэмин итү өчен кешегә матди яктан  нык булу кирәк. Пәйгамбәребез дә с.г.в. моны аңлап, һәрвакыт менә шундый доганы кылып яшәгән: “Аллаһуммә инни әсъәлүкә әлһүдә вәт тука вәл гафәфә вәл гыйнә”. Әлеге сүзләр “Әй, Раббым, мин синнән һидаять, тәкъвалык, гөнаһлардан чистарынуны һәм байлык сорыйм”, дигәнне аңлата.  
 
- Аллаһы Тәгалә  һәркемгә нәрсәнең хәерле икәнен иң яхшы белүче. Байлык белән дәрәҗә дә кемгәдер сынау буларак бирелергә мөмкиндер, шулаймы?    
 
- Әйе, нәкъ шулай. Пәйгамбәребез дә с.г.в. байлык белән дә, ярлылык белән дә сыналган. Акчасы, малы булган вакытта масаймаган, кешеләрне мыскыл итмәгән, киресенчә, байлыгын сәдакәгә сарыф иткән. Халыкка файдасы тигән. Ә инде акчасы беткән вакытларында сабыр иткән. Ислам дине һәммәбезне дә менә шулай ике яклы булырга өйрәтә: байлыгың булганда якыннарыңны, кардәшләреңне онытмаска, гаиләңә сарыф итәргә, әгәрдә малың юк икән – сабыр итәргә һәм тырышып эшләргә. “Алма пеш, авызыма төш!”, дип ятучы кешегә Ходай берничек тә ярдәм итә алмый. Кеше үзе тырышса гына Аллаһу Раббыбыз аңа ярдәм итәчәк. Пәйгамбәребез холкындагы кешене Ислам дине иң яхшы холыклы, хәерле кеше дип атый.
 
- Андый булу бик җиңел түгел бит. Пәйгамбәребез с.г.в. шул максаттан махсус догалар укып сабыр иткәндер.
 
- Әйе, бик кыен. Шуңа да барлык мөселманнар өчен үрнәк булучы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның с.г.в. тагын бер догасын искә төшерик: “Аллаһуммә инни әгузүбикә минәл куфри вәл факр”.  Әлеге кыска доганың мәгънәсе бик тирән: “Әй, Раббым, мин Сиңа көферлектән, фәкыйрьлектән һәм ярлы булудан сыгынам”. Бу догада сүз матди  фәкыйрьлек турында гына түгел, ә рухи ярлылык  турында да бара, ягъни адәм баласы хөсетлек, саранлык  кебек начар сыйфатлардан саклануны сорап дога кыла. Ә бу белгәнебезчә, күпкә әһәмиятлерәк. 
 
Остазыбыз Шәүкәт хәзрәт белән килешми мөмкин түгел. Бер хәдистә әйтелгәнчә, “Аллаһы Тәгалә сезнең киемегезгә түгел, ә калебегезгә карар”. Тәннең зәкәте – ураза, байлыкныкы исә - сәдака. Ходайның биргән нигъмәтләреннән тиешенчә, Раббыбыз бездән риза булырлык итеп файдаланыйк, мохтаҗларга ярдәмләшеп яшик, газиз кардәшләр. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты