поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Бер минут нигъмәте

Аллаһы Тәгаләнең кешегә биргән нигъмәтләре чиксез. Алар шулкадәр күп, һәммәсен санап бетерерлек тә түгел. Бу хакта изге Китапта да әйтелгән. Хәләл ризыклар, чишмә сулары, табигать, акыл... Тик адәм баласына бирелгән иң әһәмиятле ике нигъмәт – ул вакыт белән сәламәтлек икән. Кадерле укучыларыбыз, Ходай Тәгалә вакыт һәм  сәламәтлегебезне  саклауны безгә әмер иткән. Моннан әлеге әйберләрнең никадәр әһәмиятле икәнен аңларга була. Чыннан да, әгәр без шушы ике нигъмәтнең берсен генә югалтсак та, хәлебез аяныч булыр иде. Ходайның ризалыгын алырга тырышу өчен һәр мөэмин-мөселман аеруча “вакыт” дигән төшенчәнең кадерен белеп аны бәрәкәтле уздыруны үзенә гомерлек максат итеп куйса иде.  
 
Вакыт – ул кешенең гомере дигән сүз, димәк иң кадерле һәм начарлыктан саклануга иң лаек нәрсә. Үзенең вакытын буш сүзләргә, начар гамәлләргә сарыф итмәүче, киресенчә үзенең кадерле минутларын фәкать яхшы гамәлләргә генә файдаланган кешене иң акыллы адәм баласы дияргә буладыр, мөгаен. Гомеребезнең һәр минуты җәүһәр ташына тиң. Бер минут вакыт безгә һәм якыннарыбызга бәхеткә якынлашырга мөмкинлек бирә.  Шул кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Ходай бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Ул да булса белемне арттыру, кешеләргә ярдәмләшү, Аллаһыны зикер итү һәм башка шундый изгелекләр. Аларны никадәр күп кылсак, без әлеге эшләрнең савабын бу дөньяда да, ахирәттә дә тоярбыз, иншАлла. Ә Изге Рамазан аенда бер изгелекнең савабы 70 мәртәбә арта – димәк уйланырга урын бар. Бер минут эчендә нинди изгелекләр эшләргә мөмкин икән соң? Әйдәгез, шуларны барлап карыйк.
 
1. Бер минут эчендә “Әл-Фатиха” сурәсен 7 мәртәбә кабатларга мөмкин икән. Кайбер дин белгечләре бу гамәлнең әҗер-савабын да санап чыгарган: Коръәннең беренче сурәсен әйтү 1400 “хәсән” (яхшы гамәл, изгелек дигән сүз) эшләүгә тиң.  Шуңа күрә “Әл-Фатиха”ны 7 тапкыр әйткән кеше 9800 “хәсән” савабын алачак, иншАллаһ.
 
2. Бер минут эчендә “Әл-Ихлас” сурәсен 20 тапкыр кабатларга мөмкин дигән фикер дә бар. Бу исә Изге китапны 7 мәртәбә укып чыгуга тиң. “Әл-Ихлас” сурәсен бер көн эчендә 20 мәртәбә укыган кеше бер ел эчендә Коръәнне 2400 тапкыр укыган савабын алачак.  
 
3. Бер минут эчендә Коръәннең бер битен укып чыгарга мөмкин.
 
4. Бер минут эчендә Коръәннең бер кыска аятен ятларга мөмкин.
 
5. Бер минут эчендә 20 тапкыр “Ләә илләһә илләллаһ, Вәхдәһү лә шәрикәләһ, ләхуль мульку вә ләхуль хәмд, вә хувә галә кулли шайин Кадыйр”, дигән хәдисне кабатларга мөмкин.  “Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыгыннан Сиңа сыенам, Син генә бөек кодрәт Иясе” дигән мәгънәне аңлатучы әлеге доганы әйткән кеше 8 колны азат итү савабын алачак.
 
6. Бер минут эчендә 100 тапкыр “Сөбеханаллаһи вә бихәмдиһи” дияргә мөмкин. Әгәр дә адәм баласы “Барлык мактаулар Аллаһы Тәгаләгә һәм Аңа гына бөеклек хас” дигән шушы зикерне көн дәвамында кабатлап йөрсә, кечкенә гөнаһлары диңгез күбеге кадәр булса да, Ходай тарафыннан гафу ителәчәк. 
 
7. Бер минут эчендә шулай ук 50 тапкыр “Сөбеханаллаһи вә бихәмдиһи. Сөбеханаллаһи газыйм” кебек изге сүзләрне әйтергә мөмкин. Әл-Бөхәри һәм Мөслим тапшырган хәдисләрдән аңлашылганча, “бу ике зикер әйтелүдә җиңел, әмма кыямәт көнендә бизмәннең изге эшләр тәлинкәсендә авыр булачак, чөнки Аллаһы зикер итүчене ярата”.
 
8. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең өммәтенә “Әй, кардәшләрем, белсәгез икән, миңа сезнең “Сөбехана Ллаһи вәл-хәмдү ли Лләһи вә ләә илләһә иллә Ллаһу ва Ллаһу Әкбәр”, - дип ихластан шәһәдәт әйтүегез дөньядагы барлык нәрсәләрдән дә кадерлерәк”, - дип әйтеп калдырган. Әлеге хәдис шулай ук Мөслимнән тапшырылган, димәк хак хәдис дигән сүз. Бер минут эчендә әлеге кәлимәне 18 тапкырдан да күбрәк әйтергә була икән. Бу сүзләр Аллаһу Раббыбыз өчен шулай ук бик кадерле һәм Кыямәт көнендә бизмәннең яхшы гамәлләр тәлинкәсен авырайтачак.
 
9. Бер минут эчендә “Ләхәүлә вә лә куввәтә иллә би Лләһ” дигән зикерне 40 мәртәбә кабатларга мөмкин. Әл-Бөхәри һәм Мөслим тапшырган  хак хәдисләрдә әйтелгәнчә, әлеге сүзләр Җәннәттәге асыл ташлар сыман. “Аллаһы Тәгалә зур кодрәткә ия булучы Бердәнбер Зат” дип тәрҗемә ителгән әлеге сүзләр аларны еш кабатлаучыга авырлыклардан җиңел чыгарга һәм зур эшләр башлаганда ярдәм итәчәк.
 
10. Бер минут эчендә 50 мәртәбә “Ләә илләһә иллә Ллаһ” дияргә мөмкин. “Аллаһы бер” дигән әлеге сүзләр бөек көчкә ия. Берәр кеше дөньядан киткәндә шул сүзләрне әйтеп өлгерсә, аның урыны җәннәткә булыр.
 
11. Бер минут эчендә 100 тапкыр “Әстәгъфируллаһ” дип тәүбә кылырга мөмкин. Истигъфар кылу ахирәттә безнең гөнаһларны бетерүгә сәбәпче булса, бу дөньяда чиксез нигъмәтләрдән торган тормышка илтүче юл санала. Шул сүзне еш кабатлаучы кешене Раббыбыз күптөрле борчулардан саклап калачак, ризыкларын арттырачак һәм корыда яңгыр бирәчәк.
 
12. Бер минут эчендә бер кыска гына дога кылырга мөмкин. Кайчак тиз әйтелгән кыска гына догабызга тиешле әһәмият бирмәсәк тә, Ходай Тәгалә без сораган нәрсәдән күп дәрәҗә артык нигъмәтен бирергә мөмкин икән. Сөбеханалла. 
 
13. Бер минут эчендә шулай ук 50 тапкыр салават әйтеп өлгерергә  мөмкин. Моңа Аллаһ 500 әҗер-савабын бирәчәк, чөнки Рәсүлебез Мөхәммәдне  с.г.в. олылап әйтелгән сүзләргә әҗере 10 тапкыр артык исәпләнә.
 
14. Бер минут эчендә Аллаһы Тәгаләнең шушы дөньяның төзелешен  камил дәрәҗәдә бар иткәнлеге турында уйланырга мөмкин. Андый кешеләрне Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә “үлил әлбаб” дип атый, ягъни аек акыллылар, фикерләүче кешеләр. 
 
15. Бер минут эчендә үзебезнең уйларыбызны, йөрәктән чыккан иң саф хисләребезне Аллаһыны тануга, Аңа чиксез рәхмәт әйтүгә, Аның җәзасыннан куркуыбызны, Аны ни дәрәҗәдә яратуыбызны вә Аңа өмет итүебезне аңлатуга юнәлтә алабыз. Шул рәвешле Бердәнбер Аллаһыга табынуның берьюлы бик күп баскычларын үтәчәкбез. Бар нәрсәдән дә Олы булучы Аллаһ Раббыбыз белән “сөйләшүгә” кадерле минутларны һәрвакыт табарга мөмкин, ул булсын табигатькә чыкканда, эшкә барганда, транспортта  булганда яисә ялгыз калган башка вакытларда.
 
16. Бер минут эчендә без файдалы булган китапның бер битен укып чыга алабыз.
 
17. Бер минут эчендә якыннарыбызга шалтыратып хәлләрен белергә мөмкин, чөнки туганлык җепләрен ныгытуга Ислам дине аеруча игътибар итә һәм югары бәяли.
 
18. Бер минут эчендә берничә кеше белән сәламләшергә мөмкин.
 
19. Бер минут эчендә берәр кемне начар эштән тыеп калырга мөмкин.
 
20. Бер минут эчендә дәгъвәт кылып берәр кемне туры юлга бастырырга мөмкин.
 
21. Бер минут эчендә яхшы эш белән мәшгуль кешегә ярдәмләшергә мөмкин.
 
22. Бер минут эчендә борчылып утырган кардәшеңне юатырга мөмкин. 
 
23. Бер минут эчендә хәләлеңә мәхәббәтеңне аңлатырга мөмкин.
 
24. Бер минут эчендә юлдан башкаларга комачаулый торган әйберне алып куеп күп савапларга ирешергә мөмкин.
 
Шулай итеп, кадерле укучыларыбыз, 60 секунд вакыт аралыгында никадәр нигъмәт яшеренгәнен үзегез аңлагансыздыр. Димәк, андый кардәшләребезнең гомере бушка узмаячак. Югарыда саналып киткән изге гамәлләр бездән күп көч таләп итми. Аларны үтәү өчен тәһарәт, госел кебек аерым шартларны да үтәргә кирәкми. Күбесен машинада яки җәяү барганда, кемнедер көткәндә, ял итеп утырганда яисә ятып торганда үтәргә була, фәкать теләк һәм, әлбәттә, изге ният кирәк. Шуларның берничәсен генә булса да үтәгән кеше дөньяның мәшәкатеннән арынып, күңел тынычлыгына һәм бәрәкәткә ирешер. ИншАллаһ. Рамазан ае мөбәрак булсын. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»