|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Иминлек догасы
Һәр көнне иртән торгач һәрберебез алдагы көнгә планнар кора: кемдер эшкә китә, кемдер өйдә кала, укучылар исә белем йортына юнәлә. Кая гына барып, ни генә кылсак та, һәммәбез эшләрнең уңышлы, көннәрнең имин-бәрәкәтле булуын тели. Һәм ни кызык, шушы максатны күздә тотып кешеләр әллә нәрсәләр эшли. Берәүләр проблемалар килеп чыкмасмы, алар килеп туса нишләргә дип, багучыга барса, икенчеләр төрле фэн-шуй сурәтләренә өмет итеп алар белән өйләрен тутыра. Янәсе авызына акча капкан бу симез бака байлык, мал китерә, ә өй түренә менә шушы рәсемне элеп куйсам, дошман явызлыгыннан сакланырмын. Читтән күзәтүчегә болар барысы да сабый баланың уенчыклар белән үзен юатырга тырышып уйнап утыруын хәтерләтер, мөгаен. Чарасызлыктан уңга-сулга бәргәләнгән андый кешеләрне күреп кайвакыт кызганып та куясың.
Ә иманлы бәндә сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш яисә башка нәрсә теләгәндә сораганда нәрсәгә өметләнә һәм кемгә мөрәҗәгать итә?
Беренчедән, мөэмин-мөселманнар аяз күк йөзе, тыныч гаилә тормышы, яңгырлар яудырып, игеннәр үстереп, ризыкландыруы өчен табынуга лаеклы булган бердәнбер Зат – Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен әйтеп догада яши. Мондый тыныч яшәеш – ул үзе бәрәкәт һәм иминлек. Андый рәхмәтле бәндәләренә Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә сорамасалар да, нигъмәтләрен мулдан бирә һәм өстәп тора.
Икенчедән, әгәр инде иманлы затның томышында сынау буларак берәр авырлык килеп туды икән, ул Раббысыннан шушы авырлыктан чыгу юлларын күрсәтүен һәм сабырлык сорап дога кыла, төннәрен намазда үткәрә. Шуңа күрә мөселманнар һәрвакыт гыйбәдәттә булганлыктан, догаларны кешенең гомерлек юлдашы дияргә була.
Әйдәгез, газиз дин кардәшләрем, без дә тәкъва бәндәләрдән үрнәк алып саваплы гамәлләр дәфтәрен тулыланлырырга ашыгыйк.
Көн дә кирәкле догаларның берсе – иминлек догасы. Аның хакта даими киңәшчебез һәм остазыбыз “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сөйли.
- Һәр көнне иртән торгач мөселман кешесе иминлек сорап шул доганы укый: ӘЛЛАҺУММӘ ИННИ ӘСЪӘЛҮКӘ ХАЙРӘ МӘ ФИ ҺӘЗӘЛ ЯУМИ ВӘ ҺАЙРА МӘ БӘҺДӘҺҮ - ВӘ ӘГУЗУ БИКӘ МИН ШӘРРИ МӘ ФИ ҺӘЗӘЛ ЯУМИ ВӘ ШӘРРИ МӘ БӘҺДӘҺҮ. Аның мәгънәсе: “Әй, Раббым, мин Синнән бу көннең бөтен изгелекләрен һәм бу көннән соң булган башка көннәрдә дә барча изгелекләрне миңа ирештерсәң иде дип сорыйм! Бу көндә булачак бәла-казадан мине коткарсаң иде, барча бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Бүген генә түгел киләчәк тормышымның һәр көнендә.” – дигәнне аңлата. Бу дога - хәдис. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. шул доганы көн дә укый торган булган.
Аңлашылганча, әлеге дога үз эченә бу дөньяны да, ахирәтне дә ала. Пәйгамбәребез дә с.г.в. үзенең, гаиләсенең һәм өммәтенең иминлеге өчен әлеге доганы һәрдаим кыла торган булган. Бер хәдистә шундый сүзләр бар: “Дөньяда гамәл бар - хисап юк, ахирәттә хисап бар - гамәл юк!”. Моннан аңлашыла ки, кыямәт көнендә җавап тотканда изге гамәлләр кылып без үзебезнең хәлне никадәр яхшыртырга теләсәк тә, бу мөмкин булмаячак. Шуңа күрә моның хакта инде дөньялыкта ук кайгыртып куерга ашыксак иде. Ә туры юлдан нык атларга исә безгә җанга шифалы догалар ярдәм итәр.
--- |
Иң күп укылган
|