|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Мәчеткә кергәндә һәм чыкканда укыла торган дога
Мөселманнарның бүгенге яшәешен күреп өлкән буын вәкилләре чиксез сөенү хисе кичерәдер, мөгаен. Чөнки шәригать кушканнарны үтәү өчен хәзер барлык шартлар да тудырылган: дини белем алу өчен мәдрәсәләр эшли, гыйбәдәт кылырга теләүчеләргә мәчетләр ачылып тора. Башкалабызда гына түгел, хәзер район үзәкләрендә һәм авылларда мәчеттләр, Аллаһага шөкер, бихисап. Алай гына да түгел, мәчет ул – авылның нуры. Ә Казанда урнашкан Кол Шәриф мәчетенә хәзер бөтен дөнядан туристлар карарга килә.
Бүгенге көндә мәчетләрдә яшләр саны көннән-көн артуы да бик сөенечле күренеш. Алар даими рәвештә җомга намазларына һәм төрле дини лекцияләргә бик теләп йөри. Барлык мәчетләрдә дә диярлек Корән, намаз уку дәресләре алып барыла. Казанда урнашкан “Борнай” һәм “Әниләр” мәчетендә исә вәгазләр рус телендә дә алып барыла. Бу үз чиратында татар телен аңламаган, әмма дини белем алырга теләгән кардәшләребез өчен бик уңайлы. Ә Левченко бистәсендә урнашкан “Сөләйман” мәчете исә күптөрле дәресләр, бәйгеләр үткәрүләрдән тыш, җәйләрен балалар өчен лагерьлар да оештыра. Мондый хәлгә Ходайга рәхмәт диясе һәм Аның ризалыгы өчен күп-күп гыйбәдәтләр эшләргә тырышырга кала.
Мәчет сүзе гарәпчә “мәсҗид” дип яңгырый. Ягъни “мә сәҗәдә” сүзеннән килә. Димәк, аңлаганыбызча, мәчет - ул Аллаһу Раббыбызга сәҗдә кылу урыны. Пәйгамбәребез дә с.г.в. мәчетне Аллаһы Тәгаләгә иң якын урыннар ди. Дин белгечләре базарларны шайтан йорты дисә, мәчетләрне исә Аллаһ йорты дип атый. Шуңа күрә дә мәчеткә барганда аның әдәбен саклау мәслихәт. Аллаһ йортына без кунак буларак киләбез. Димәк күңелләребез, тәнебез пакъ, киемебез яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Хатын-кызларның исә гаурәт җирләре капланган, чәчләре күренмәсә әйбәт. Мәчеткә уң аяктан атлап керәбез, чыкканда исә сул аяктан. Мәчеткә йөрү турында күп риваятьләр дә сакланган. Бу хакта тулырак безнең даими киңәшчебез “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сөйли.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. безгә шундый хәбәр калдырган: “Әгәр дә берәр кеше мәчеткә килеп гыйбәдәт кыла икән, ул аннан чыккан вакытта шайтан иблиснең гаскәре бу бәндәгә умарта кортлары кебек очып килерләр. Шул кеше без әйтә торган догаларны укыса, шайтан мәкерләреннән кеше сакланыр һәм Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешер.
Мәчеткә килгәч, Аллаһу Раббыбызга рәхмәтебезне белдереп 2 рәкагәт нәфел намазы уку да сөекле Пәйгамбәребезнең с.г.в. сөннәте. Шулай ук биредә дога кылу да күркәм гадәт. Нинди соң ул дога?
- Мәчеткә без уң аяктан керәбез һәм түбәндәге доганы кылабыз.
Бисмилла. Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд. Аллаһумма-фтәх-ли әбүаабә рахмәтик. Аның мәгънәсе “Әлеге эшемне Аллаһы Тәгалә исеме белән башлыйм һәм аның ризалыгы өчен башкарам. Әй, Раббым, Пәйгамбәребезгә с.г.в. үзеңнең сәламнәреңне җиткер. Әй, Раббым, Син миңа рәхмәт ишекләреңне ачсаң иде”, дигәнне аңлата. Мәчет ишеген шул дога белән ачабыз. Мәчеттә барлык теләгән гыйбәдәтләребезне кылганнан соң, ул да булса намаз уку, Корәни Кәримне уку һәм башкалар, без мәчеттән чыкканда укыла торган доганы кылабыз. Ул мондый булыр: Аллаһуммә инни әсъәлүкә мин фадлик. Ул “Әй Раббым, мин синең фадиләтеңне, рәхмәтеңне, изгелегеңне, яхшылыгыңны сорыйм” дигәнне аңлата. Димәк, без шул дога белән Аллаһ йортыннан чыгып китәбез.
Әлеге догаларны уку сөннәт гамәл, ягъни аларны кылсаң савап була, укымасаң гөнаһ түгел. Тик дога – иң зур гыйбәдәт булганлыктан, Ходай безнең догада булганыбызны күреп сөенә. Моннан тыш бер хәдистә әйтелгәнчә, әгәрдә бер мөселман тәһарәт алып өеннән мәчеткә гыйбәдәт кылырга дип чыга икән, аның сәфәре тамамланганчы һәр адымы саныча савап өстәлеп барыр.
Мөэмин-мөселманнарның гыйбәдәт кылу өчен җыела торган төп урын саналган изге мәчетләребезнең кадерен белик һәм саклыйк. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
--- |
Иң күп укылган
|