|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Азан әйтү
Иң элек “азан” атамасының нәрсәне аңлатканың билгелик. Азан намаз вакыты җиткәч әйтелә. Беренчедән, ул – намазга чакыру булса, икенчедән Ходайны зурлау сүзләре дә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бер хәдисендә болай ди: “Азан әйтүчене күпме кеше ишетсә, аңа шулкадәр савап була”. Димәк азан әйтү – олы гыйбәдәт.
- Азанда яңгыраучы сүзләрнең мәгънәсе бик тирән, - дип сөйли “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров, - шуңа күрә азанны әйтү генә түгел, тыңлау да зур савап. Азан әйтүче ир-егет мөәзин дип атала. Хатын-кызның тавышы гаурәт булганлыктан ул азан әйтми. Мөәзин тәһарәтле булырга, кыйблага таба аягүрә басып торырга тиеш.
Чыннан да, бер генә мәлгә мәчет яныннан узып барган чакта, туктап азан сүзләрен тыңлап торсак, “Аллаһ бөек, Аллаһтан башка Иләһ юк, Мөхәммәд – Аллаһның Расүле, намазга ашыгыгыз” дигән сүзләрне ишетербез. Шушы мизгел эчендә дөнья мәшәкатьләрен онытып, азанчы артыннан шушы сүзләрне кабатлап торсак та, без үзебезгә бик күп савап җыябыз. Шәүкәт хәзрәт бу сүзләрне хәдис белән раслый.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. бер хәдисендә “Әгәрдә берәр кеше азанны ишетеп, аның сүзләрен кабатлап барса, аннан соң азан догасын кылса, шул бәндәнең аңа кадәр кылган барлык гөнаһлары да гафу ителәчәк”, диелгән. Нинди соң ул дога? Азан догасы шулай укыла: ӘЛЛААҺУММӘ РАББӘ ҺӘӘЗИҺИД- ДӘГҮӘТИТ ТӘӘММӘТИ ҮӘССАЛӘӘТИЛ КАА-ИМӘҺ ӘӘТИ МҮХӘММӘДӘНИЛ ҮӘСИИЛӘТӘ ҮӘЛ ФӘДЫЙЛӘТӘ ВӘ БӘ ГӘСҺҮ МӘКААМӘМ МӘХ-МҮДӘНИЛЛӘЗИ ҮАГӘТТӘ ҮӘРЗҮКЫНӘӘ ШӘФӘӘГӘТӘҺҮ ЙӘҮМӘЛ КЫ-ЙӘӘМӘҺ ИННӘКӘ ЛӘӘ ТҮХЛИФҮЛ МИИГАААДЕ. Әлеге сүзләрнең тәрҗемәсе “И, Раббым, Син азанның хуҗасы булучы Аллаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә с.г.в. вәсилә җәннәтеңне насып итсәңче. Кыямәт көнендә барчабыз кубарылганда Расүлеңне олыдан кыл. Безгә аның шәфәгатен насып әйлә. Син вәгъдәләреңдә торучыдыр!” дигән мәгънәне аңлата.
Әлеге доганы мөэмин-мөселманнар азан ишеткән саен, көненә биш мәртәбә укый. Коръәнне Аллаһы Тәгалә сөекле Расүле аша иңдергән, шуңа күрә мөселманнар һәр азан саен Пәйгамбәребезгә иң олы дәрәҗәдәге вәсилә җәннәтен сорый. Вәсилә җәннәтенә Аллаһы Тәгалә бер генә кешене кертермен дигән - ул Аның иң тугъры колы булачак, әлбәттә.
Һәрдаим шушы догада булучы рәхмәтле бәндәләргә Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә кыямәт көнендә шәфәгать кылырмын дигән. Адәм балалары өчен бу олы дәрәҗә, аңа ирешү өчен күп мөселманнар бик тырыша һәм өстәп-өстәп сөннәт намазларын укый, изге гамәлләр кыла. Бу аңлашыла да, чөнки Пәйгамбәренең с.г.в. шәфәгате кыямәт көнендә тәмугъ утыннан коткарырга мөмкин.
Әлеге язманы төгәлләп, азанга багышланган тагын бер кызыклы фактны җиткерәсе килә, кадерле укчыларыбыз. 1969 нчы елның 20нче июлендә өч космонавт белән “Аполло II ” космик корабле Айга төшә. Һәм тарихта беренче кеше – Нил Амстронг Айга тәүге адымнарын ясый. Ул һәм аның ике дусты Олдинг белән Коллинс офыкта ачылган китапны хәтерләткән бер әйбер барлыгын күрә һәм ниндидер серле “көй” ишетә. Алар моның хакта җиргә хәбәр итә. Җирдәгеләр башта ышанмый: каян алып Айда китап булсын да, ниндидер көй яңгырасын ди?! Тик моңлы көйне тиздән алар да радиоэлемтәсе аша ишетә, китапны да фотопленкага төшерәләр. Тик әлеге материалны киләчәктә сер итеп саклыйлар һәм киң җәмәгатьчелеккә таратмыйлар.
Тик 1983нче елның февралендә, ягни әлеге вакыйгадан соң 14 ел үткәннән соң, астронавт Нил Амстронг фәнни конференөиядә катнашу максатыннан Мисырга килә. Бу Ислам иле булганлыктан утырыш вакытында азан яңгырый. Президиумда утырган Амстронгның йөзе әвәл аклы-күкле була, аннары соң ул күршесеннән “Бу нинди көй?”, дип сорый. Аның моңа бик гаҗәпләнүен күргәч, астронавттан азанның ни максаттан әйтелгәнен аңлаталар. Шул вакыт американ “Нәкъ теге тавыш. Мин аны беренче тапкыр Айга төшкәч ишеттем. Әледәй ачык хәтерлим аны, чөнки шул вакыт хәтта минем тәнем дә әллә ничек чемердәп куйды!..”- ди һәм: “ Айга мин догасыз аяк баскан идем, моннан соң мин гел дога кылып яшәрмен, мине мөселман дип саный аласыз”,- дип өстәп куя. Шул рәвешле Айга беренче булып аяк басучы американ астронавты Нил Амстронг Ислам динен кабул итә.
Мөхтәрәм, дин кардәшләр, һәрвакыт дога кылып яшик, чөнки дога ул – гыйбәдәтнең асылы. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
--- |
Иң күп укылган
|