поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.07.2015 Әдәбият

Китлар һәм планктоннар (ХИКӘЯ)

Карчык ашыга иде. Аңа ничек тә кичке бишкә кадәр йөз чакрым ераклыктагы район үзәгенә барып җитәргә кирәк. Тик, хәерчегә җил каршы дигәндәй, ник бер машина үтсен. Ул инде ике сәгатьләп көзге ачы җилдә бөрешеп басып тора. Хәерсез! Җирле рәссамнарның эшләреннән күргәзмә оештырылачагы турында карчык бүген иртән генә белде шул. Нишләп район газетасындагы белдерүне кичә үк искәрмәгәндер.

Аннары төшкә кадәр вакыты авылдан машина эзләп үтте. Яллап бармакчы иде, ризалашучы табылмады. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Җитмешкә җиткән ялгыз карчык кемгә кирәк? Һичберсенең аңа йомышы төшәсе, гозерләнеп киләсе юк. Дөрес, күрше өлкәдән юллама белән килеп, утыз алты ел шушы авыл балаларына белем бирде ул. Бирсә ни соң, бушка түгел бит, эшләгәненә акча алды. Үпкәлисе юк. Әйе, гомеренең иң матур еллары шушында узды. Татар телен, әдәбиятын укытты ул. Яратып, теләп, җан рәхәте табып, эшен сөеп башкарды. Кечкенәдән рәсемгә һәвәслеге булу сәбәпледер, өйрәнелә торган әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясап алып килә иде. Әле дә хәтерли, бигрәк тә Әмирхан Еникиның “Матурлык”, Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” хикәяләренә уңышлы килеп чыккан иде алар. Ә аннан инде, пенсиягә чыгып, яраткан эше белән иркенләп шөгыльләнергә вакыты булгач, ул картина язарга җөрьәт итте. Шушы авыл тормышын чагылдырган “Ферма янында” дигән гади генә картина иде ул. Әйе, гади генә, бәлкем, аның сәнгать дәрәҗәсе дә шул кадәр генә булгандыр. Тик бу картина карчыкны ярты авыл белән дошманлаштыруга сәбәпче булды. Картинада ферма ишеге тирәсендә өелешебрәк торган бер төркем сыер савучы сурәтләнгән; өсләренә кара халат, аякларына авыр резин итекләр кигән алҗау чырайлы хатыннарның зәңгәр кан тамырлары бүртеп торган, коңгыртрак төскә кергән тупас кулларында сәнәк, көрәк, бидон, саву аппараты, он тутырган капчык, бау ише нәрсәләр күренә, алгы планда исә олы яшьтәге апа потлы чиләкләр белән су күтәргән. Ферма яны баткаклык булгангадыр, “Лексус” маркалы җиңел машина читтәрәк – сыер савучыларга каршы якта туктаган. Аның ачык ишегеннән битләре ялтырап торган таза, тук чырайлы ир-ат төшеп килә. Авыр эш күрмәгән, кабартмасыман күперебрәк торган кулларыннан битәр (тырнакларына маникюр гына җитми кебек), күз аның җиргә басаргамы-юкмы дип торган затлы, ялык-йолык килгән туфлиләренә төшә. Ир-атның бөтен килеш-килбәте “Мин кем дә, сез кем” дип тора. Әйтерсең лә ул нәкъ шушы мизгелдә йөзендәге әдәп-әхлак маскасын үзе дә сизмичә төшереп җибәргән дә, чыраенда асыл табигатенең тәкәбберлеге, ертлачлыгы чагылып киткән. Һәм менә шул. Картинада телгә алып гаепләрлек берни юк та кебек. Тик машинадан төшеп килүче ир-атны гына (картинаның репродукциясе татарча чыгучы журналларның берсендә дөнья күргәч) авылдашлар үзләренең хуҗалык җитәкчесенә охшаттылар, очлы күзләре белән бездәй тишеп каравы тач шул инде, диештеләр. Хәер, кайберәүләр рәсемдә районның бик тә билгеле бер түрәсе сурәтләнгән дип тә таптылар. Менә шуннан китте инде ыгы-зыгы. Авылда хуҗа сиңа дошманлык күзе белән карасамы – беттең инде, ярты авыл, эш башындагыларга ярарга тырышыпмы, сине өнәми.
 
Карчык күргәзмәгә улының – бәгырь кисәгенең картинасын алып бара. Аның улы да, үзенә охшапмы, рәсем сәнгате белән мавыкты. Әле институтта укыган елларында ук “Кичке уен” дигән күләмле әсәр язды. Биш ел эшләде ул аның өстендә. Халкыбыз тарихы, мәдәнияты турында күпме китап укыгандыр, шушы темага материаллар эзләп, интернетта ничә төннәр утыргандыр. Яратып, мавыгып, ләззәтләнеп язды ул картинасын. Әйтерсең, бөтен күңел байлыгын шуңа салырга тырышты.
 
Улының картинасында елга буендагы яшел калкулык, шунда кичке уенга җыелган яшьләр сурәтләнгән. Әсәр гаҗәеп килеп чыккан! Ул төсләр балкышы дисеңме, ул түгәрәк ясап биюче егет-кызларның, гармунчының сыгылмалы хәрәкәтләре, кием-салымның күреклеге, тирә-як манзараның матурлыгы дисеңме – бар да искиткеч! Рәсемгә карагач, бер тын туган якның йолдызлы зәңгәр күгенә, салмак кына агып яткан елгасына, аяк астында баш төртеп килүче үләннең зөбәрҗәт келәменә бер соклансаң, икенчесендә егет-кызларның киемнәре мәдәниятебезнең ни дәрәҗәдә югары булганлыгын раслап торуын күреп, күңелдә горурлык хисләре уяна. Алтын җепләр белән үлән, чәчәк шәкелендәге нәфис бизәкләр чигелгән бәрхет калфаклар, түбәтәй-кәләпүшләр, өрфия яулыклар, постаудан, бохар тукымасыннан тегелгән кәзәкиләр; яшел, алсу, зәңгәрсу төстәге ситсы, йон, ефәк күлмәкләрнең бәби итәкләре дулкыны; ахак, яшма, якут,фирәзә кебек асылташлар ялтырап алган пар беләзекләр, көмешне бөртекләү ысулы белән ясалган алкалар, алтын йөгертелгән көмештән яка каптырмалары, бай итеп бизәлгән хәситәләр, чылтырап торган чулпылар (татар кызы, үзе күренүдән элек, чулпысының челтер тавышы ишетелгән бит), аякларда чиккән чүәкләр, чәмчәле, савырлы читекләр – бар да чын сәнгать дәрәҗәсендә!
 
Рәссам, егет-кызларның яшьлек гүзәллеге белән балкыган төс-битләрен, зифа сыннарын, бәйрәмчә кием –салымнарын гына сурәтләп калмыйча, аларның эчке дөньяларын да чагылдыруга ирешкән. Тыйнак, оялчан кызларның әдәпле генә елмаюлары, егетләрнең үз-үзләренә ышанган тәвәккәл карашлары, кайберләренең хәйләкәр генә күз кысып, каш сикертеп куюлары үзе бер тамаша. Монда хәтта кемнең күзе кемгә төшкәнен дә чамалап була. Әнә гармунчы бөтен барлыгы белән түгәрәк уртасындагы чая кызга омтылып уйный, анысы исә, тыпырдап биегән килеш, назлы карашын түгәрәк читендәрәк уйчан гына басып торучы кара кашлы, кара күзле, киң күкрәкле (көрәшчедер, мөгаен) бөркеттәй егеткә юнәлткән.
 
Улы гаҗәеп бу картинасын район музеена бүләк иткән, һәм ул шунда саклана иде. Карчык исә күргәзмәгә газизенең “Инеш буенда” дигән әсәрен алып бара. Ана фикеренчә, бу картина да чын сәнгать әсәре, һәм ул күргәзмәдә тиешле бәясен алырсыман иде.
 
Тәгәрмәчләренме, тормозынмы шунда ачы чиелдатып туктаган машина тавышына карчык сискәнеп китте.
 
- Сез нәрсә, юл уртасында торасыз? – дип ачуланып кычкыру аны бөтенләй айнытып җибәрде. Ул ашыгып машина йөртүче янына атлады.
 
- Район үзәгенә кадәр алып бармассыз микән? – диде карчык ялынычлы кыяфәттә.
 
- Утырыгыз соң. Тик бу нәрсәгезне кая урнаштырырга соң әле?
 
- Арткы утыргычка сыяр ул.
 
- Минем пассажирлар аласым бар, багажникка урнаштырыйк булмаса.
 
Иш күпере төбендә ике ир-атны утырттылар. Балыкчылар, ахыры. Алар кызып-кызып сөйләшәләр, бәхәсләшеп тә алалар. Әй, сүзләре һаман шул балык турында икән.
 
- Әйтәм бит мин сиңа, китлар алар. Ә безгә, планктоннарга, нишләргә кала? Безне бит санга сугучы юк, – дип сорый яшьрәге ярсыган тавыш белән.
 
- Нишләргә, нишләргә? Агым уңаена йөзәргә, - ди йомшак бәрхет тавышлы өлкәнрәге.
 
- Шулай йөзеп, кит авызына барып керергәме?
 
- Анысын әйтә алмыйм инде, кемгә ничек язган. Хәер, син хаклы, дөреслектән уттан курыккандай куркабыз шул. Василий Гроссманның “Жизнь и судьба» китабында сурәтләнгән эпизодта чолганышта калган 6/1 санлы йортта инде һәлак булачакларына тәгаен төшенгән сугышчылар хыялланалар бит әле, менә сугыш бетәр, шул чагында “Известия”не укыйсың - дөрес хәбәр, “Правда”ны ачасың - хакыйкать язылган дип. Син дә шулар сыман хыялланма инде, талантыңны булмастайга әрәм итмә.
 
- Син нәрсә? Кайбер корсак коллары кебек борынны җил уңаена тотып язаргамы?
 
- Шулай язмый булмый да... Кем әйтә аны утыз җиденче ел бетте, ул кабатланмас диеп. Форсат кына чыксын, явыз сәясәткә ярдәмгә килергә әзер каләм кыштырдатучылар да, ура-патриотлары да табылыр. Такташ абзаң язган бит: “Яшәсенгә килгәч сынатмадык, Бүрек чөеп “Ура!” кычкырдык” дип... Шомалар күбәйде, шомалар... Ә планктоннар... алар шунда калалар инде, аяк астында тапталып.
 
Әңгәмә-бәхәс шул рәвешле дәвам итте. Болар, карчыкның бераздан төшенүенчә, балыкчылар да, үзләре әйткәнчә китлар, планктоннар да булмыйча, ниндидер газетаныңмы, журналныңмы редакторы белән журналисты иде бугай.
 
Аллага шөкер, дүртенче яртыга ук килеп өлгерде бит. Рәхмәт яугыры, картиналарны күргәзмәгә сайлап алучы комиссия әле эшли иде. Карчыкның кулыннан картинаны бер бүлмәгә алып кереп киттеләр. Бераздан күзлекле бер ир-ат чыгып, карчыктан әсәрнең исемен, авторның исем-фамилиясен, адресын язып алды. “Ничек соң?” дигән кыюсыз гына сорауга “Искиткеч!” диде дә бүлмәгә кереп китте.
 
Тик картинаны күргәзмәгә алмадылар. Ике сәгатьләп көткәннән соң бер юантык кына хатын бүлмә ишегеннән башын тыккан килеш кенә: “Җитәрлек санда картиналар куелган, урын юк”, - дип белдерде.
 
Башына сугып миңгерәйтелгән кешедәй, карчык картинаны – йөрәк парәсенең кадерле ядкарен бәзгә төреп күкрәгенә кыскан хәлдә тышка атлады. Ә анда инде караңгы төшкән. Бераз туктап уйланып торды. Инде кая барырга? Аның юллык кына акчасы бар, хәзерге кунак йортларында төн кунып чыкканга түләрлек түгел. Катканакларга абына-тибенә карчык вокзалга юнәлде.
 
Авылына икенче көнне кичкә таба гына кайтып җитә алды ул. Юл чатларында машиналар көтә-көтә салкын тидергәнме шунда, әллә артык борчылуданмы, өч көн урын өстендә аунап ятты. Юкә чәчәкләре, үги ана, каен яфраклары белән ясалган төнәтмәләр, мәтрүшкәле чәйләр, борыч салып кайнаткан сөтләр эчә торгач, терелде тагын, узгынчы авыру гына булган, шөкер. Инде өч көн ризык җыймаганы исенә төште дә, дөге бәлеше пешерергә тотынды. Бәлеш пешеп чыгуга, чакырып китергәндәй, кунак та пәйда булды. Күрше кызы икән, юл хәере керткән. Китәр вакытлары җиткән, санаулы көн тиз уза шул. Бу бала дизайнерга укып чыккан иде, инде биш-алты ел Франциядә яши, шунда кияүгә чыкты. Ире дөньяның эре банкларына программалар урнаштыра торган фирмада эшләгәнлектән, еш кына аны бик озакка башка илләргә, күбесенчә Гарәп Әмирлекләренә, командировкаларга җибәрәләр. Җеп инәдән калмый дигәндәй, хатыны да аның белән йөри. Дөньяны урадылар инде. Мөмкинлекләре бардыр, монда да елына икешәр тапкыр кайтып китәләр.
 
Нишләрсең, бармаклар да тигез түгел шул. Кемнәргәдер байлыкта, муллыкта коенырга, кемнәргәдер очын-очка ялгап яшәргә язган. Әй, әле шушы барлы-юклы тормышына да бик канәгать булыр иде, әгәр дә... әгәр дә... газизе-улы исән булса. Юк бит, юк. Ходай шул бәхетен дә күпсенде. Егерме җиде яше дә тулмаган йөрәк парәсе – баһадир гәүдәле, кызларның һушын алырлык чибәр йөзле улы инде бишенче ел кара җир астында ята. Яман авыру кыяфәтендә килгән әҗәл кызганмады шул газизен. Карчыкның алтын баганасы ауды, кояшы сүнде. Шушы фаҗигадан соң ул ниндидер соры, авыр дөньяда яши, аны берни шатландырмый, берни тетрәндерми кебек. Ә инде улыннан да алда гүр иясе булган ирен ул оныткан диярлек, бары тик намаз арты догаларында гына искә ала ул аны.
 
Күрше кызын, кыстап, чәй өстәле артына утыртты. Кунак җимеш исләре аңкып торган дөге бәлешен мактый-мактый ашады.
 
Кыз инде чыгып китим дигәндә генә, аның игътибарын, бәзгә төрелеп, диван аркасына терәтеп куелган рам җәлеп итте.
 
- Картинамы әллә? - дип кызыксынды ул. – Карарга ярыймы? - дип рөхсәт алгач, бәзне чишеп, түбән иелде, аннан бераз читкәрәк китеп, картинага текәлде.
 
- Ярабби! - диде ул бераздан. - Бу соң безнең инеш буе бит! Карасана, суының сафлыгын! Төбендәге ташларына кадәр ялтырап күренә. Бәй, ташлар арасында маймычлар да йөзә икән ич. Без аларны балачакта майка, күлмәк белән сөзә идек.
 
- Ә яр буендагы шомыртлар?! Ак күбеккә батканнар. Хуш исләр таратып утыралар кебек. Кара, кара, араларында салкынча чык бөртекләрен җемелдәтеп утыручы ак. шәмәхә төстәге сиреньнәр дә күренә. Яр астында челтерәп агучы чишмә дә шәйләнә ич монда. Инеш аша сузылган тар басмада кер чайкаучы үсмер кыз кем икән? Күрче, аның ялан тәпиләре, шәрә беләкләре, күкрәгенә төшеп торган кара толымнары, кер чайкап торучы ак куллары, нәфис йөзе – бар да теп-тере кебек. Һавада чәчрәгән су тамчылары кояшта ничек җемелдиләр! Гаҗәеп матурлык! – дип сөйләнгән күрше кызын карчык моңсу гына тыңлады.
 
Ахырдан кыз карчыкка:
 
- Чит илдә рәхәттә яшәсәм дә, туып-үскән җир сагындыра. Ностальгия мине генә читләтеп үтми шул. Юкка гына елына икешәр тапкыр кайтып киләбезмени!
 
Сезгә,туган җирләрендә яшәүчеләргә, бу кадәрле җирсү, бәлки аңлашылып та бетмидер... Менә бу картина чит-ят җирдә миңа зур юаныч булыр иде... Сатасызмы әллә диюем?
 
- Юк, сата алмыйм, улымның ядкаре ул.
 
- Бик аңлыйм, - диде кыз. Аннан, бераз уйланып торгач, өстәп куйды, - бәлки, улыгызның тагын берәр картинасы бардыр, сезгә истәлек өчен карарга?
 
- Әйе, “Урман аланында” дигән картинасы бар аның, үзе эшләгән кортлыкны сурәтләгән ул анда.
 
- Шулай булгач, - диде кыз, җанланып.
 
Стена буендагы шкафның зур бүлегеннән картинаны алдылар. Кыз бу картинага да шактый озак әсәрләнеп карап торды. Аннан карчыкка:
 
- Менә бит, истәлек өчен бу әсәре яхшырак та әле. Ул монда үзен дә сурәтләгән. Битлеге аша йөзе аермачык күренмәсә дә, умарта өстенә иелгән гәүдәсе гел үзе бит.
 
- Юк, - диде карчык, сүзен бирергә теләмичә - бу картинасы төгәлләнеп бетмәгән аның.
 
- Нишләп алай дисез? Кай җире төгәлләнмәгән? – дип гаҗәпләнде әңгәмәдәше.
 
- Кул куймаган бит, димәк әсәре язылып бетмәгән, - диде ана.
 
- Куймаса да. Картина төгәл аныкы икәнен беләсез бит, шул җитмимени?
 
Кыз карчыктан “Инеш буенда” дигән картинаны сатуын инәлеп, тегесе ризалашмыйча, шактый озак сөйләштеләр алар. Ниһаять, карчык, инде гомер кышларына кереп баруын искә төшерепме, әллә инде картинаны калдырып китәрдәй, аның кыйммәтен, кадерен аңлардай кешесе юклыгын уйлапмы, көч-хәл белән ризалашты. Кыз, куанып, рәхмәтләр әйтә-әйтә чыгып йөгерде дә шул арада ирен ияртеп алып керде. Кияү безнеңчә, ягъни ни татарча, ни русча белмәгәнлектән, тәрҗемә аша аралаштылар. Ул картинаны озак кына карап торды. Аннан, телен шартлатып, кызга: ”Etonner! Mystique!”- диде дә кызу-кызу ниләрдер әйтте. Кыз безнеңчәгә әйләндерде.
 
- Ул искиткеч, ди, мистика, ди.
 
- Нинди мистика? – диде карчык, гаҗәпсенеп.
 
- Ә менә картинадагы хәрәкәт. Сәер бит, су ага, вак дулкыннар йөгерешә кебек, агач яфраклары, чәчәкләр, үләннәр тирбәлешеп тора сыман, хәтта кызның чапылдатып кер чайкаганы да сизелә.
 
Берара кыз тагын кияү белән сөйләшеп алды. Картинаның бәясе турында киңәшләшәләр икән.
 
- Биш йөз мең аз булмасмы? – диде кыз.
 
- Сез нәрсә? – дип гаҗәпләнде карчык.- Ул кадәр акча миңа нәрсәгә?
 
Кыз көлемсерәп куйды да:
 
- Ярый алайса, менә шул биш йөз меңне санап алыгыз.
 
- Юк, юк, - диде карчык, - йөз меңе дә ташып ашкан. Акча сезнең үзегезгә - яшьләргә кирәк.
 
Кияү пачкаларга төрелгән биш йөз меңне өстәлгә салды да картинаны кадерләп кенә төрә башлады.
 
- Туктагыз, - диде карчык, - баламның иҗат җимешенә тагын бер кат карап калыйм. Бите буйлап тәгәрәгән ачы күз яшьләре аша ана картинага текәлде. Ул шулай күпме басып торгандыр. Күрше кызы, аны сак кына җилкәсеннән кочып, йомшак креслога китереп утыртты. Бераздан бер чынаяк сөтле чәй эчертте дә, алар картинаны алып, хушлашып чыгып киттеләр.
 
Төштән соң почтальон килде. Ул карчыкның ун мең сум күләмендәге пенсиясен һәм район газетасын китергән иде.
 
Карчык газетаны караштыра башлады. Әһә, әнә теге күргәзмә турында тулы бер битне биләгән мәкалә басылган. Авторы да таныш. Күрше авылда озак еллар укытып, мәктәп ябылгач, редакциягә эшкә күчкән әдәби иҗатка сәләте булган хатын. Әле мәктәптә укытканда ук көн кадагына суга торган шигырь, мәкаләләр бастыра килде ул. Ниләр язды икән? Карчык мәкаләне игътибар белән укып чыкты. Әйтерең бармы, бик оста язган. Күргәзмәгә куелган картиналар, тамашачылар фикере турындагы өлешләре аеруча шәп. Тик... нәрсә бу? Күргәзмә залы тулы булмаган икән бит. Егермеләп картина булыр дип көтсәләр, унике генә эш килгән. Ә аны бит картинага урын юк дип кайтарып җибәрделәр. Нигә инде?.. Нишләп инде?.. Ярар, аның үзен ”Ферма янында “ дигән әсәре өчен түрәләр читкә какты да ди. Ул бит улының картинасын алып килгән иде, аның ни гаебе бар?
 
Автор күргәзмәгә катнашмаган рәссамнар турында да бик тәфсилләп язган. Рәсем сәнгате белән мавыга гына башлап, картина-мазар иҗат итәргә өлгерми вакытсыз бу дөньядан киткән яшьләрне дә искә алырга онытмаган.Анысы өчен рәхмәт.Газизләрен мактап искә алу ата-ананың яралы йөрәгенә бер генә тамчы булса да бәлзәм бит. Тик ни бу?.. Карчыкның улы бу исемлектә дә юк. Автор белмәгәндер дисәң, әле күптәнме ул район музеендагы экспонатлар турында язып чыкты. Картинаны күрмәгәндер дисеңме? Хәер... тукта, ул мәкаләдә дә улы, аның картинасы турында бер сүз дә юк иде бит. Улы кемгә комачаулаган, кемгә зыяны тигән? Карчык кылт итеп әле мәктәп елларында ук укыган “Үлгәннәр дә үч алды” дигән хикәяне исенә төшерде. Ә хәзер үлгәннәрдән үч алалар микәнни? Тик нинди үч? Нәрсә өчен?Ана, гаҗизләнеп, мәкаләне тагын бер тапкыр укып чыкты. Автор анда рәсем сәнгате белән мавыккан илле дүрт кешенең исемен телгә алган иде. Төрле конкурсларга плакатлар ясап җибәргән мәктәп укучылары да онытылмаган, Һәрберсе исем-фамилиясе белән искә алынган. Арада аның улы гына юк. Юк!.. Юк!..
 
Карчык, газаплы уйларыннан арынырга теләп, улының “Урман аланында” дигән картинасы каршына килеп басты. Бик озак сагышланып карап торды ул аңа.
 
Нишләптер юлда очраган балыкчыларның сүзләре хәтеренә килде: китлар һәм планктоннар. “Планктоннар... алар шунда калалар инде, аяк астында тапталып”. Кинәт карчыкка улы да башын калкытып аңа - әнисенә карап тора кебек тоелды.. “Улым! - диде карчык, өзелеп, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып, - без планктоннар икән!” Шулвакыт ниндидер сәер кыштырдау һәм улының “Юк, без кешеләр!” дигәне ишетелде. Карчык бер мәлгә һушы китеп катып калды да бераздан, хәлсезләнеп, диванга ауды. Кояш баеп, өйгә кичке караңгылык иңә башлады.
 
 

Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 03.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»