|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2015 Җәмгыять
Шәһри Болгарда балаларның "Милләт" лагеры узачакШәһри Болгар шәһәрендә 26 июльдән – 5 августка кадәр балаларның уку һәм ял итү "Милләт" лагеры узачак. “Милләт” лагеренә Россия төбәкләреннән балалар һәм яшүсмерләр җыелачак. Шулай ук Финляндиядән дә балалар килер дип көтелә. “Милләт” лагерының максаты - баланы шәхес итеп тәрбияләү, сәләтләрен ачу, әхлакый яктан үстерү. "Милләт" лагеры программасы: - телләр өйрәнү (татар, төрек, гарәп);
- мәдәни-тарихи чаралар: экскурсия, музейларга бару, археологик казу эшләре белән танышу; - балаларны индивидуаль яктан үстерү (мастер-класслар, тренинглар, шәхесләр белән очрашулар);
- спорт чаралары;
Уку һәм ял итү "Милләт" лагерының проект җитәкчесе – Александр Долгов.
"Милләт" балалар лагерын "Милләт" яшьләр үзәге "Ярдәм" фонды белән оештыра.
“Милләт” лагерында катнашу өчен заявкалар 20 июльгә кадәр кабул ителә.
Элемтә һәм ярдәм итәргә теләүчеләр өчен 8 905 319 97 33 (Лилия) номерына шалтырата ала.
--- |
Иң күп укылган
|