|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2015 Дин
Иртәнге намазны сәхәр тәмамлангач та укырга ярыймы?Ураза тотучы мөселман кардәшләребез арасында иртәнге намазны ничәдә уку турында аңлашылмаучанлык бар. Берәүләр сәхәр тәмамлангач та укый. Икенчеләр намаз вакытлары таблицасының "мәчетләрдә укыла" дигән графасына туры китереп 20-30 минуттан соң гына укый. Кайсысы дөрес? Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил Бикбаев "Матбугат.ру" хәбәрчесенә барысын да аңлатып бирде: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты dumrt.ruда урнаштырылган яңа календарь буенча “сәхәр тәмам” яки “таң беленә” графасы иртәнге намазның кергәнен аңлата. Шуның өчен ул вакытка тикле сәхәрне ашап бетергәч, иртәнге намазны укырга ярый. Ә "мәчетләрдә укыла" дигән графа ул, элеккеге гадәт буенча килә. Чөнки намазны азрак соңрак укуда кимчелек юк.
Намазларга кагылышлы мәгълүматлар һәм намаз вакытлары белән биредә танышырга мөмкин: http://dumrt.ru/prayertime/
--- |
Иң күп укылган
|