поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.06.2015 Бәйрәм

Камышлыда шаулап-гөрләп Сабан туе үтте

Сабан туен ачу тантанасы Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланып, районның төрле милләт вәкилләреннән торган үзешчән иҗат коллективларының зур музыкаль-хореографик композициясе белән башланып китте. Кайберәүләрнең әйтүенчә, мондый уңышлы чыгышны өлкә күләмендә үткәрелгән зур бәйрәмнәрдә генә күреп буладыр. Ул шулкадәр камил итеп, югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.

Камышлы районында бүгенге кебек мәйданда Сабан туе бәйрәме барганда 1941 елның 22 июнендә сугыш башлану турында хәбәр ителүе һәм аннан соң булган авыр вакыйгалар җыр-бию һәм башка сәнгать алымнары белән яңадан торгызылып, тамашачының күз алдыннан үтте. Нәкъ совет солдатының батырлыгы, рухи бөеклеге, музыка һәм шигырь җиңүгә ирешүгә ярдәм иткән дә бит инде.

Кем иң-иң алдынгы бүген?

Сабан туе - башкарылган эшләргә йомгак ясау, алдынгыларны хөрмәтләү вакыты да бит ул. Мәсәлән, быелгы бәйрәмдә елның иң яхшы механизаторы-2015 елгы Сабан туе батыры итеп “Байком-сервис” хуҗалыгының тракторчы-машинисты Марат Морзаханов аталды. Ул һәм районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары, учреждениеләренең алдынгылары район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм милли бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары - Самара өлкәсе спорт министрының беренче урынбасары, Камышлы районы кураторы Андрей Харин, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рәфыйк Янбулатов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Расыйх Латыйпов, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Татарстан Республикасының Баулы районы башлыгы Рамил Гатауллин кулыннан күп бүләкләр кабул итеп алдылар.

Ат чабышлары - бәйрәмнең бриллианты

Ат чабышлары - Камышлы Сабан туеның иң якты һәм дулкынландыргыч вакыйгаларының берседер, мөгаен. Алар ниндидер аерым киеренкелеге, көтелмәгән төсмерләре белән генә түгел, югары дәрәҗәдә хәзерләнүе, күзгә бәрелеп торган башкару матурлыгы белән үзләренә тартып торалар.

Быелгы бәйгеләрдә биш заезд булып, анда Камышлы районыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 13 чабышкы катнашты.

Чабышлар биш яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк биш юртакның заезды белән башланып китте. 2,4 километр арадагы чабышта җиңүче Кумир кушаматлы чабышкы булды (җайдагы Татарстан Республикасының Азнакай шәһәреннән Рушан Зарипов). Икенче һәм өченче нәтиҗәләрне Берейтер (җайдагы Татарстан Республикасы “Зеленая Роща» бистәсеннән Николай Васильев) һәм Каприз кушаматлы (җайдагы Азнакайдан Николай Грачев) чабышкылар күрсәтте. Ярымканлы токымлы атлар арасындагы бәйгеләрдә чемпион исеменә Резьба кушаматлы (җайдагы Иске Ярмәк авылыннан Фәрит Гайфуллин) чабышкы ия булды. Көмеш бүләк Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан Данил Трофимовның Форвардына эләкте, ә өченче булып финишка Зеленая Рощадан Валерий Васильевның Гордоны килде.

5 яшьлек һәм аннан да яшьрәк юртаклар арасында беренчелекне Челно-Вершиныдан Владимир Аваньковның Зажигалкасы яулады, ә икенче урынны Азнакайдан Рушан Зариповның Гиюсы алды.

Чиста канлы токым атлары арасында үткәрелгән дүртенче заездның җиңүчесе Джамал кушаматлы (җәйдагы Яр Чаллыдан Рамис Мәрданов) чабышкы булды. Икенче булып финишка Татарстанның Зәй шәһәреннән Рамил Шәрәфетдиновның Танцоры килде. Җирле токым атлары арасында Иске Ярмәктән Радик Шәйхетдиновның Мечта аты да катнашты. Ат чабышларында катнашучыларның һәм призлы урыннарны алучыларның барысына да Сабан туеның оештыручыларыннан акчалата бүләкләр тапшырылды.

Халык осталары таланты


Сабан туе бәйрәмен үткәрүдә районның барлык авыл җирлекләре дә актив катнаштылар. Мәйданның бер читендә матур итеп эшләнгән авыл йортлары борынгы бабаларыбызның көнкүрешен чагылдыралар иде. Биредә осталарның декоратив кул эшләре әйберләре дә, милли ризыклар да урын алган. Мунча керү өчен каен себеркеләрен бәйләү, йон эрләү, чигү буенча мастер-класслар да үткәрелде. Шунысы куанычлы: халкыбыз үзенең гореф-гадәтләрен, традицияләрен онытмый.

Һәр авыл җирлеге йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәм шулай ук авылларның тарихын, мәдәни тормышын яктыртучы, авылда эшләүче производство алдынгылары турында сөйләүче фотостендлар куелган. Биредә йорт-кирәк яраклары белән кечкенә генә музейны да күреп була иде.

Милли киемнәргә киенгән хуҗалар кунакларны йортларына чакырып алып, аларны милли ризыклар белән сыйладылар. Профессиональ һәм үзешчән фольклор коллективлары милли җырлар башкардылар. Алардан башка авылда бер генә бәйрәмнең дә, бигрәк тә Сабан туеның узганы юк әле.

Спорт ярышлары


Кунакларның һәркайсы биредә үзе өчен тамашаны да, күңеленә ошаган шөгыльне дә таба алды. Сабан туе барсына да күп куанычлар, матур тәэсирләр һәм бүләкләр алып килде.

Ә бәйрәм программасы елдан-ел байый, камилләшә бара. Озак еллар дәвамында халык педагогикасы тарафыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак файдаланылган спорт уеннары аеруча зур игътибарга лаек.

Аякларга капчык киеп йөгерү, бүрәнә өстенә утырып капчык белән бәрешү, авызга капкан кашыкка йомырка салып йөгерү, биек тау башына йөгереп менү, аркан тартышу һәм башка шуның кебек уеннар халык арасында иң нык таралганнар исәбендә.

Шулай ук күпләр гер, штанга күтәрү, биек һәм авыш колгаларга үрмәләп менү, армрестлинг буенча бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар.

Уналты килограмм авылыгандагы герне 80 тапкыр баш өстенә күтәреп, Камышлы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Әлмир Гарипов кыйммәтле бүләккә ия булды. Похвистнево районында яшәүче Шамил Шакиров ел саен Сабан туенда биек колга башына үрмәләп менеп, анда эленгән чиккән сөлгене алып төшә. Быел ул моны 14 секундта башкарып чыкты. Шамил әфәнденең 14 яшьлек улы Илдар да әтисеннән калышырга тырышмый. Бу бәйгедә ул 4нче урынны алды.

Самарада яшәүче Эдуард Заварожный 115 килограммлы штанганы күтәрде. Армспортта җиңүгә Камышлыдан Артур Гарифуллин, хатын-кызлар арасыннан Балыклыдан район һәм өлкә ярышларында күп тапкырлар җиңеп чыккан Наҗия Хәсәнова иреште.

Сабан туеның төп бүләге – сарык тәкәсе

Келәмгә иң беренче булып малайлар чыкты, аннан аларны яшүсмерләр, ниһаять, ир-атлар алыштырды.

Җирле һәм читтән килгән көрәшчеләр арасында чын-чынлап көндәшлек башланды.

Камышлы районы көрәшчеләре арасында 95 килограмм авырлыктагы үлчәүдә үткән еллардагыча Иске Усман авылыннан Илдус Нуретдиновка тиңнәр табылмады. Ул Сабан туеның төп бүләгенә – сарык тәкәсенә ия булды да инде. Икенче урынны - Камышлыдан Руслан Латыйпов, өченче урынны Балыклыдан Раил Фәрдиев алды. Ә 85 килограмм авырлыктагы үлчәүдә шулай ук Иске Усман егете Әнвәр Нуретдинов беренче булды. Ә икенче һәм өченче урыннарга камышлылылар Илнар Төхвәтшин һәм Филат Шәйхетдинов чыкты.

Кунаклар арасында да көрәш бик тә катлаулы булды. Озак көч сынашканнан соң беренче урынны Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәреннән Айваз Билалов яулады, ә икенче урынга Оренбург өлкәсенең Северный районыннан Фәнис Гыйбадуллин чыкты, өченче нәтиҗәгә Айваз Билаловның энесе Руслан ия булды.

Илдус Нуретдинов белән Айваз Билалов арасында көрәш озакка сузылмады. Башта Әлмәт егете көндәшеннән ике баллга алга чыкты, ә соңгы бил алышта чиста җиңүгә иреште. Аңа Яңа Усман авылы эшкуары Марсель Йосыповның акчалата бүләге һәм Сабан туеның төп спонсоры - Самара губерна Думасы депутаты, “СамараГаз” фирмасының генераль директоры Владимир Субботин әзерләгән суыткыч тапшырылды.

Бәйгенең башка җиңүчеләренә дә эшкуар кыйммәтле бүләкләр - телевизорлар, велосипедлар бүләк итте.

Таланттан ару мөмкин түгел

Бәйрәмнең иң нәни кунакларына киң программа әзерләнгән иде. Бала-чага хәтерендә бу Сабан туе кызыклы уеннар һәм матур бүләкләр көне буларак кына түгел, ә өлкәннәрнең аларга карата күрсәтелгән җылы мөгамәләсе белән дә истә калачак.

Ә бәйрәмнең яшь катнашучылары кечкенә сәхнәдә үзләренең талантларын тулысынча күрсәтә алдылар – ару-талуны белмичә рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр.

Балалар мәйданчыгында бәйрәм дәвамында төрле кызыклы аттракционнар, батутлар һәм манежлар, атынгычлар, карусельләр эшләп торды. Кыскасы, бала-чага Сабан туенда рәхәтләнеп уйнады, көлде, ял итте.

Виктор КАЗАНОВка каен себеркесе бик ошады.

Хуш киләсең безнең йортка, мөхтәрәм кунаклар!

Җилдән җитез юртаклар..!

Зур музыкаль-хореографик күренештә катнашкан атаклы "Ак каен" фольклор ансамбле артистлары.

Рөстәм БӘДРЕТДИНОВ һәм Раилә ГАЙНЕТДИНОВА фотосурәтләре.


Раилә ГАЙНЕТДИНОВА, Илүсә ГАЙНУЛЛИНА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»