01.07.2015 Җәмгыять
Әйтә торалар – бата торалар
Республика сулыкларында көн саен диярлек өч кеше батып үлә. Җәйге челлә көтмәгәндә килеп чыккан көчле давыллары белән генә түгел, су корбаннары белән дә куркыныч. Ел башыннан бирле республика сулыкларында 55 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 4се – балалар.
“Бу юнәлештә профилактик эш алып барылса да, нәтиҗәгә ирешеп булмый әле. Һава температурасы күтәрелү белән батып үлүчеләр саны да арта. Шуның аркасында безнең тарафтан бу хәлләрне булдырмау өчен берни дә эшләнми дигән тәэсир кала”, – диде кичә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин журналистлар белән очрашуда.
Песошин 22 май көнне Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында кайбер район башлыкларының үз районнарының коену сезонына тулысынча әзер дип белдерүләрен дә шик астына куйды. Саннар, дөрестән дә, сагайтырлык. Әйтик, Яшел Үзән, Нурлат, Чистай, Түбән Кама районнары белән Чаллыда су керү сезоны башланганнан бирле – 5әр, Лаеш һәм Әлмәттә – 3әр, Сарман районында 2 кешенең гомере өзелгән. Хәтта соңгы елларда бу яктан тыныч яшәгән Әтнә районында да бер су корбаны теркәлгән. Премьер-министр урынбасары сүзләренә караганда, бу фаҗигаләр, нигездә, махсус су коену урыннары булмау аркасында килеп чыккан. “Коену сезонының иң кызган мәлендә без республиканың 32 районында бер генә җиһазландырылган комлыкның да булмавын әйтергә мәҗбүр”, – диде ул.
Татарстанның Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов исә суда мондый фаҗигале очраклар килеп чыгуның башка сәбәпләрен дә атый. “Ел да үткәрелгән анализдан күренгәнчә, су корбаннары артуга күп очракта исерек килеш яки җиһазландырылмаган урыннарда су керү, үз-үзеңә артык ышану, ата-аналарның баланы игътибардан читтә калдыруы, йөзә белмәү сәбәпче була”, – ди ул. Баш инспектор сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 173 коену рөхсәт ителмәгән һәм нибары 37 җиһазландырылган комлык исәптә тора. Юрий Венедиктов фикеренчә, бу бик аз күрсәткеч. “Сулыкларда ял итү куркынычсыз булсын өчен республиканың һәр районында халык күпләп ял иткән урыннарны тикшереп йөриячәк махсус патруль төркем булдырырга кирәк”, – ди ул.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр итүенчә, корылык аркасында якын арада республиканың кайбер районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертеләчәк. Шулай да халыкка бераз җиңел суларга ирек бирерлек берничә салкынча көн булып алачак, дип ышандыра синоптиклар. Захаров сүзләренә караганда, 29 июньнән башлап һава температурасы бераз түбәнәячәк. Республиканың кайбер районнарында яңгыр яву да ихтимал. 1 июльдән исә республикада кабат эссе көннәр башланачак.