поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2015 Ир белән хатын

Флүрә түтәйдән тормыш кыйпылчыклары

Мәхәббәттән уңган кешеләр күпме икән дөньяда? Минемчә, без уйлаганнан да азрактыр ул бәхетле парлар. Алай да, күбесе әллә ни артык газап чикмичә, парымны дөрес сайладыммы соң, нигә кирәк иде миңа бу хатынга өйләнергә яисә бу иргә кияүгә чыгарга, их, әнә тегесен сайлаган булсамчы, дип баш ватып интекмичә, чагыштырмача тыныч гомер итә бирәләр. Тотрыклы күпчелек дияр идем андый гаиләләрне. Ә бар инде тагын бер категория кешеләр: аларына бөек сөю, шашкын хисләр, кабергәчә тугрылык кирәк!

Шигъри күңелле хыялыйлар андыйлары. Алар үзләре гашыйк булган кешедән идеал ясыйлар. Шул гына, бүтән берәү дә кирәкми, ул гына мине бәхетле итә ала, янәсе. Әмма чынбарлыкта фәрештәләр булмаган кебек, идеаль кеше дә була алмый. Син еллар буена яратып, минеке генә дип ышанып йөргән кешең беркөнне тота да сиңа хыя­нәт итә. Фаҗига! Хыянәтме әле ул, әллә бүтән берәүне ярата башлавымы, синнән туюымы – син моны акылың белән аңларлык дәрәҗәдә түгелсең ул мизгелдә. Ә бит, югыйсә, әлеге хәлнең иң башлангыч, иң төп сәбәбе синең сөю объектында гына түгел икән. Сәбәп – синең үзеңдә! Сәбәп безнең, юк, әйдә әле, безнең түгел, ә минем булсын, сәбәп – минем тәрбиямдә. Нинди соң ул минем тәрбиям? Ул мондыйрак. Бала чактан мине (сине) артык дөрес тәрбияләгәннәр. Гел турыдан гына йөрергә, үзең корбан булсаң да, бүтәннәр өлешенә кермәскә, бер генә тапкыр яратып, тапканыңа гомергә тугрылык сакларга һәм башка шундый әкиятләргә инандырганнар. Әйтик, әниең укытучы булгандыр бәлки. Ә укытучыларның, бигрәк тә совет заманы укытучыларының ни дәрәҗәдә дөрес, таяк кебек туп-туры дөрес булганын күпләр хәтерлидер. Сиңа уналты-унҗиде яшь тулганда, яшьтәшләреңнән берәрсенә күз төшереп, эчтән генә яратып йөри башлаган чорыңда, клубтан үзеңне озата килгән егетне, капка төбендә көтеп алып, әниең акыл өйрәтеп җибәргән икән, егетләрдән бүтән озаттырмыйсың инде – җитте, гарьлеге ни тора! Әниең үзеңә дә  сабакны шәп бирде бит: «Егетләр белән йөрергә өлгерерсең. Әле синең төп эшең – уку, мәктәпне яхшы тәмамлау! Алга таба институтка керәсең бар. Ниткән егет кайгысы булырга тиеш ди әле синдә?! Менә, укып һөнәр алгач, очратырсың үз дигәнеңне! Мәхәббәт ул бер генә була! Менә без әтиең белән...» Ул гына да түгел, капма-каршы җенескә карата күңелеңдә саклану иммунитеты орлыгын да салып куярга онытмый әниең: «Көзгедән үзеңә кара – бу кыяфәтеңдә кемгә кирәк син? Үзең сипкелле, бер тешең кәкре, күзең ни яшел түгел, ни зәңгәр түгел. Фигураң малай-шалайныкына тартым. Иртәрәк әле иртәрәк егетләр белән чуалырга. Кеше рәвешенә кергәч, үзең карарсың тагы...»  
 
Ниһаять, син ирекле – шәһәргә киттең, вузда укыйсың. Ләкин монда да әниең күзәтеп торадыр кебек, уңга-сулга тайпылырга кушмый теге тәрбияң. Алай да яшь күңел бар бит, ул сөю көтә. Һәм ул килә. Үзеңә күз төшереп, кызыксыну галәмәте күрсәтеп, сүз катып йөри берәү. Бакчы, мине дә күрәләр, миңа да күз салалар икән бит! Шушы гаҗәпләнү һәм хәтта ниндидер сәер рәхмәт тойгысы теге егеткә тартылу булып бөреләнә... һәм син гашыйк буласың! Ә кем ул? Ниндирәк кеше? Күңеле ниндирәк аның – чуар йөрәк түгелме? Мәрхәмәтлеме? Тәртибе, холык-фигыле нинди? – Боларын төпченеп тораммы соң: Ул (күрәсезме, Ул инде баш хәрефтән!) бит мине ярата! Һәм Ул нәкъ мин көткән кеше булырга тиеш – шигъри күңелле, игелекле, ягымлы! Кыскасы, бу егеткә син  үзең теләгән барлык сыйфатларны ябыштырып куясың.  Аның  бөтенләй дә синең хыялда сурәтләнгән кеше түгеллеге күпкә соңрак ачыклана. Дөрес, Ул еш кына күңелеңне китә: масаеп, кыланып сөйләнгәли, сүз куешкан вакытка килми калгалый, ни өчендер үзенең өстенлеген исбатламакчы була. Әллә саранлыктан, әллә илтифатсызлыктан, бүләк бирә белми. Бер чәчәк тотып килсә дә, май кебек эреп китәриең югыйсә. Ә син аның өчен җаныңны ярып  бирердәй булып йөрисең. Хәтерлисеңме, төзелеш отрядында эшләп, кулыңа акча керү белән, район кибетендә бик шәп импорт туфли сатып алдың. Тап-таман гына булды үзенә. Кая барсаң да, Аны уйлап, бү­ләксез-күчтәнәчсез кайт­мый идең. Юк, ваклану түгел боларны бүген искә төшерүең. Бары тик: «Мин шулай. Ә Ул?» – дип, егетеңнең игътибарсызлыгын, мәгъ­нәсезлеген бүген килеп аңлавың гына. Ул чагында исә уйлап нәтиҗә ясарга башыңа да килмәгән.  Көтмәгәндә-уйламаганда, Аның башка берәү белән йөрүен, инде аңа өйләнергә әзерләнүен ишетәсең. Эш күплеген сылтау итеп, нибары берничә атна гына яныңа килми торган иде югыйсә. Башка сыя торган түгел – нигә миңа берни дә әйтмәгән, аңлашмаган? Әгәр бүтән берәүгә гашыйк булган икән, ачыктан-ачык сөйләшергә ярамый идемени? Авыр булса да, гаделрәк адым ич, һәрхәлдә... Соңрак, күпкә соңрак, берничә айдан соң, исереп килеп ишек төбеңдә еламсырап торганда, бу өйләнүенең очраклылык икәнен, хәзерге хатынының үзеннән бала көткәнен, шул сәбәпле өйләнергә мәҗбүр ителгәнен, кызның туганнары Аны  куркытып, чигенергә юл калдырмаганын сөйләп акланачак. Һәм син Аны чыннан да аклая­чаксың. Кызганачаксың да әле... Бусы инде синең ялгышың. Башта, йөреп киткәндә, Аның кемлеген чамаламыйча бер ялгышкан булсаң, хәзер тагы бер кат ялгыштың. Бернинди өметкә дә, аклауга да юл булырга тиеш түгел! Шуны аңламау – гомереңнең алдагы елларын заяга уздыру дигән сүз. Моның ахыры ялгызлык белән төгәлләнәчәк. Исемен баш хәрефтән язуыңны хәзер үк туктат! 
 
Алай да, баш миеңне бер сорау бораулый: бу ничек болай булды соң әле? Ә бит син аңа никадәр ышана идең! Дөньяда чын хисләр, чын сөю юк микәнни соң ул? 
 
Әнә шундый ачыргалану, газаплы көннәр, айлар, күз яшьләре... Бер ел, ике ел гомер үтә. Инде тынычланырга, тирә-ягыңа карангалый башларга вакыт.  Егетләр җитәрлек, тик син әле һаман да Аны оныта алмыйсың. Бәгыреңә оялаган рәнҗешле, бер үк вакытта эгоистик тойгыга үсәргә, җаныңа ояларга һаман да юл куя­сың. Алай гына да түгел, шул рәнҗешеңне чәнечкеле кактус гөледәй  күреп,  су сибеп үстерә бирәсең. Егетең дә, инде хәзер гаиләле ир, үзен онытырга ирек бирми: җае туры килгән саен, синең белән сөйләшергә тырыша, үзенең бәхетсез икәнлеген, сине әле дә яратуын исеңә төшереп тора. Кыскасы, ике яклы садо-мазохизм. Әлеге вазгыятьтә көчле ихтыярлы, сиңа-миңа караганда рациональрәк хатын-кыз нишлиме? Йә башта ук, әле теге  егет белән танышып-очрашып йөри башлау белән үк, аның кешелек сыйфатларына игътибар итә дә, кем икәнен аңлау белән, араны өзә. Әгәр инде гыйшык эшләре дәвамлырак булып китсә һәм без алдарак сурәтләгән ноктасына – хыя­нәткә барып җитә калса,  үзенә газапланырга рөхсәт итми, бетте-китте! Чараларын табып була – үзеңне мәҗбүриләп булса да, бүтән егет белән йөреп китәргә тырышырга, баштанаяк эшкә чумарга һәм башкалар... Әлеге дә баягы тәрбия мәсьәләсе инде. Ни дәрәҗәдә нык, көчле ихтыярлы, сынмас, максатчан итеп тәрбияләгәннәр сине – эш шунда, минемчә. Кырыс, диктаторларча коры тәрбия (баягы әни тәрбия­се мисалы) ул әле сине көчле итте дигән сүз түгел. Ә менә үз-үзеңне ихтирам итәргә өйрәткән булса иде ул әни дигән кеше! Безнең татар хатын-кызларының күбесенә җитми шикелле ул үз-үзеңне ихтирам итү. (рус­ча моны «дефицит чувства собственного достоинства» диләр).
 
Үзем хатын-кыз затыннан булганга күрә, кыз кешенең язмышын тасвирлап яздым. Ир-егетләргә дә парлашу гел генә бәхетле ягы белән елмаеп тормый. Үзе бер дигән кеше булып та, йә аждаһа  хатын белән, йә уңмаган, йә бәйләнчек, көнчел, кыскасы, ахмак хатын белән интегеп яшәгән ирләрне күргән бар. Гамил Афзалның ир-атка да, хатын-кызга да бердәй кагылышлы гыйбрәтле бер шигыре искә төшә. Мәгънәсен  әйткәндә, хатын-кызның бәхетсезлеген шагыйрь  өч нәрсәдән – исерек ир, елак бала һәм чи утыннан, ә ирнекен үтмәс балта, чыгымчы ат, ялкау хатыннан күрә. Әйбәт әйтелгән. Шуны гына өстәп  була: исерек ирне дә, ялкау хатынны да һәр икесе үзе сайлап алган. Димәк, сайлаганда ук ялгышкан,  ә ялгышын вакытында күрергә  акылымы, тәрбиясеме җитмәгән. 
 
Аннары  халыкта – татарда да, урыста да, мөгаен, бүтәннәрдәдер дә – тиң булу, үз тиңеңне табу дигән гыйбарә бар. ТИҢ булу яки ТИҢ булмау исә кешене танып-белүгә, кем белән парлашырга җыенганыңны алдан чамалауга барып тоташа. Югыйсә, еш кына тиң булу-булмауны төс-кыяфәт, чибәрлек йә булмаса матди җитешлектәге  тигезлек, әйтик, ул бай, син ярлы дип шәрехлиләр. Боларының тиңдәшлеккә бернинди дә катнашы  юк. Әлеге дә баягы тәрбия дигәнгә килеп төртеләбез. Үзең үскән гаиләңдә синнән кем «ясадылар» – тормышны, кешеләрне акыл белән аңларга-бәяләргә гадәтләнгән кешенеме, әллә  әкият дөньясын чынбарлык белән бутаучы  хыялыйны, идеалистнымы? Кибеттә үзеңә килешле кием сайлаган шикелле, кеше тормыш юлын бергә үтәр өчен пар сайлаганда да зәвыклы булсын иде дә бит. Барысы да балачактан башлана, дип юкка гына әйтмиләрдер. Балачак тәрбиясе безне йә бәхетле итә ала, йә күптөрле хаталарга этәрә. Тора-бара кеше үзен үзе дә тәрбияли, үзгәртә, билгеле. Ләкин алтын кашык туйда кадерле дигән кебек, үзеңә килешле, тиң парны яшьлектә үк хатасыз сайласаң, ничек яхшы буласы!

Флюра НИЗАМОВА, Башкортстан
Шәһри Казан
№ --- | 28.06.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»