поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
26.06.2015 Дин

Изге Болгарга Сәяхәт

Тарихи чыганаклардан белгәнебезчә, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми кабул ителүгә быел 1125 ел тула икән. һәм 14 июнь көнне Татарстанның Спас районында урнашкан Болгар шәһәрендә шул вакыйгага багышланган Изге Болгар җыены уздырылды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 30 меңнән артык мөселман кардәшләребез килгән иде.

Безнең төбәк татар авылларыннан да байтак баручылар булды җыенга – Кызыл Окьябрь районы Чүмбәлинең беренче мәчет имамы Надир хәзрәт Камаев җитәкчелегендә 40ка якын кеше (фотода), Пашаттан да шул тикле үк, рбишчалылар 20гә якын кеше, бүтән авыллар вәкилләре дә бар иде. Чүмбәлилеләр делегациясе составында күбесе урта яшьтәгеләр иде, олы яшьтәге берничә алмай да барды. “Бу сәяхәт турында халыкка айдан артык алдан белдердек, әмма мине шунысы бик борчый – бер генә укытучы да барырга теләк белдермәде, ә бит барып, үзләре күреп кайткач, балаларга барысын да сөйләсәләр, артык булмас иде, балаларыбызда ислам дине белән кызыксыну, киләчәктә бәлки Болгарга бару теләге генә уяныр иде”, - дип борчылып сөйләде Надир хәзрәт. Киләчәктә мөгаллимәләр мондый мөмкинлектән файдаланмый калмасдар дип ышанасы килә.
 
Надир хәзрәт бу вакыйганы яктыртырга редакциядән дә бер журналист илтәбез дигәч, мин бик шатланып риза булдым, чөнки Изге Булгар җирендә булып кайту күптәнге хыялым иде. Барыр юл ерак булганга, таң сызылып килгәндә үк ике мини “Мерседес” автобуслары белән кузгалдык. Үзебезнең өлкәне чыккач бераз Чуаш республикасы аша бардык, ә юлның күп өлеше Ульян өлкәсе буенча сузылды. Безнең табигать искиткеч матур бит, бигрәк тә елның бу вакытында. Ульян өлкәсенең дә табигате, төзек шәһәр-авыллары сокландырды, шулай ук чисталык күзгә бәрелде – безнең яклардагы кебек чүп-чар тулы юл буйлары, тук-талышлардагы капчык-капчык чүп- чар өемнәре беркая да юк. Ә инде Ульяновск шәһәренең матурлыгы, шулай ук чисталыгы бөтенләй таң калдырды. Шәһәр Идел буенда урнашкан һәм безнең шәһәр буенча төп маршрут та яр буендагы юлдан булды. Бу җирдә Иделнең киңлеген күреп “ах” иттек – менә кая иксез- чиксез су киңлеге, күз күремендә һәр яклап зәңгәрсу Идел җәелеп ята. Нәкъ җырдагыча, “Идел бит ул киң бит ул”. Әйе, гаҗәеп киңлек, мин сезгә әйтим!
 
Шулай Идел киңлегенә, тирә- яктагы матурлыкка сокланып- хозурланып, үзара аралашып бара- бара, алты сәгатьлек юк сизелмәде дә кебек, автобусларыбыз Изге Болгарга якынлаша башлады. Моны без ул якка агылган машиналарның, зур- зур автобусларның күбәя баруыннан да белдек. Әйтерсең, бөтен дөнья халкы бирегә юнәлгән бу көнне – шул хәтле транспорт иде. Изге Болгар җире безне үзенең борынгы мәчетләре, төрле тарихи корылмалары белән каршы алды. Һәм бар җирдә дә халык агымы. Бер яктан бу җыен зур сабан туен хәтерләтә – тирә-якны шашлык исе алган, сату нокталарының исәбе-хисабы юк.
 
Тантаналы өлеш 10.00 сәгатькә билгеләнгән иде, ул Җәмигъ мәчете алдында, Истәлек билгесе каршында булды. Андагы мәйдан билгеләнгән вакытка меңәрләгән халык белән тулды. Бу тарихи чарага күпләп имамнар, мөфтиләр килгән иде. тантананы ачып, алып баручы хөрмәтле кунакларны – ТРсы Прези-денты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны, ТРсы Дәүләт киңәшчесе, ТРсының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиевны, ТРсы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны, Россиянең югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгат Таҗетдинны, Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинны, ТРсы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмагыйль хаҗи Бердиевны һ.б. чакырды. Җыенда шулай ук Казанда узган “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары, Диния нәзарәтләре рәисләре, чит илләр мөфтиләре, ислам югары уку йортлары ректорлары да катнашты.
 
Рөстәм Миңнеханов җыен кунак- ларын сәламләп, килгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. “Хәзерге вакытта, без, мөселманнар өчен, Болгарга җыелып, ата-бабаларыбызны искә алып, иң изге теләкләребезне әйтеп дога кылу мөмкинлеге бар. Барыгызны да бүгенге изге бәйрәм белән котлыйм, исәнлек- саулык телим! Киләчәктә дә биредә күрешергә насыйп булсын”, - диде ул үзенең чыгышында. Шулай ук ул “Милли тормыш һәм дин” VI- Бөтенроссия форумының пленар утырышы уздырылуын, Россия мөселманнарының социаль доктринасына кул куелуын, бу юнәлештәге эшчәнлекнең мөһимлеген ассызыклады. Болгар
 
шәһәрлегенең елдан- ел төзекләндерелүен, матурлыгын билгеләп үтте. “Хәзер бирегә килү өчен транспорт мөмкинлекләре зур, быел кунакханә дә төзелә башлар”, - диде ул һәм бу үзгәрешләрнең Минтимер Шәймиев тырышлыгы, аның актив катнашы белән башкарылуын билгеләп үтеп, рәхмәтләрен белдерде.
 
ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова бәйрәм чарасы уңаеннан җибәргән хатында Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең Татарстан өчен бик мөһим вакыйга булганлыгын билгеләгән. “Һичшиксез, Болгар күп гасырлар буе Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары өчен изге урын булып саналды”, - дигән ул.
 
Болгар музей-тыюлыгы үткән елда ЮНЕСКО мирасына кертелгәннән соң, быелгы җыен биредә беренче тапкыр уздырылды, моны Минтимер Шәрипович та билгеләп үтте үзенең чыгышында. “Бүгенге яңарышларга, нәтиҗәләргә без Россия Президенты Владимир Путин, Рөстәм Миңнеханов һәм халык ярдәме нәтиҗәсендә ирештек. Тарихи һәйкәлебезне торгызуга өлеш кертүче һәркемгә зур рәхмәт. Эшлисе эшләр күп әле – киләчәктә биредә яңа музейлар ачылыр, исламны югары дәрәҗәдә өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылыр”, - диде ул.
 
Халыкны бәйрәм чарасы белән Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Исмагыйль хаҗи Бердиев та котладылар, Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килгән Рамазан ае белән тәбрикләде. Тәлгат Таҗетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) чәч бөртеген тапшырды. Әлегә чаклы ул Уфада сакланган, хәзер Болгар шәһәрлегенең Ак мәчетендә урын алачак. Тантаналы чарадан соң бераз концерт булды, ул өйлә намазыннан соң дәвам итте. Ә олы кунаклар Коръән музеенда булдылар һәм Рәфкать Мөхәммәтшинның зәркән сәнгате күргәзмәсе белән таныштылар, Кече манара янында Тәлгат Таҗетдин тәүбә чарасы үткәрде, “Иман моңы” фестивале кысаларында мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды.
 
Көннең уртасында Җәмигъ мәчетендә һәм Ак мәчеттә өйлә намазлары укылды. Бәйрәм көне буе дәвам итте, сату гөрләде – хәләл иттән шашлык ашап, чәйләр эчте халык, дини китаплар, Коръәннәр, бүтән төрле атрибутика, истәлеккә төрле сувенирлар, магнитлар сатып алдылар. Әлбәттә, очрашулар, аралашулар күп булды, бар җирдә дә татар моңы, татар сүзе. “Сез Нижгар ягыннанмыни, ә без Оренбургтан!”, – “Ә без Пермь ягыннан!”, “Без Чабаксардан!”, - дигән сүзләрдән
 
бик күп танышулар башланды. Безнең мөселман кардәшләребез бөтен дөньяга сибелгән булса да, үзенең татарлыгын онытмый ул, ә мондый чаралар берләштерә, элемтәләрне ныгыта, әлбәттә.
 
Ниһаять, билгеләнгән вакытка автобуслар янына тартыла башлады халык, ераклардан килгәннәр төштән соң кузгала да башлады инде. Безнең Чүмбәли делегациясе дә хәлдән тайганчы арып, әмма зур канәгатьләнү хисе белән автобус-лар янына җыелды һәм көндезге өч сәгатьтә бисмилла әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык. Юл буе тәэсирләр белән уртаклашып, тагы бер тапкыр тирә-якның матурлыгына, юлларның төзеклегенә сокланып, кичке тугызга кайтып та җиттек.
 
Изге Болгарга сәяхәт кылган чүмбәлилеләр аны оештыручы Надир хәзрәткә, транспорт ягын кайгырткан Шәмил Айсинга олы рәхмәтләрен белдерделәр, мин дә аралашучан, киң күңелле алмайларга һәм агайларга рәхмәт әйтеп, туган авылыма юл алдым. Күптәнге хыялымны тормышка ашыру мөмкинлеге тудырган өчен Надир хәзрәткә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул бик укымыш кеше, кызыклы әңгәмәдәш, аның турында бер аерым язып чыгармын әле. Әхәзергә сау буласыз, хөрмәтле хәзрәт һәм чүмбәлилеләр, сау бул, изге Болгар, яңа очрашуларга кадәр. Хөрмәтле газета укучылар, сезгә шуны әйтәсем килә – мөмкинлегегез булса, изге Болгарга барыгыз, үкенмәссез.
 
 
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 26.06.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»