поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.06.2015 Экология

Ник шәһәрдә яңгыр ява, ә авылда юк?

Нигә бездә яңгыр яумый? Авыл халкы әнә шулай дип аптырый. Казанда шәһәр үзәген су астында калдырып киткән яңгырның салада бер тамчысы да таммый. Алга таба да көннәр шулай эссе һәм коры торса, авыл хуҗалыгына дистәләгән миллиард сумлык зыян киләчәк.

Ике көн элек Татарстанда Халыкара кыр көне уңаеннан оештырылган семинар-киңәш­мә башланды. Анда Россия тө­бәкләре генә түгел, чит илләр­дән дә белгечләр җыелды. Максатлары – авыл хуҗалыгын­да зуррак уңыш алу. Әмма заманча технологияләр белән генә дә әллә ни ерак китеп булмый. Яңгыр кирәк. Бу көн­нәрдә авылда яшәүче, тор­мышы сала белән бәйле булган кеше әнә шул хакта борчыла. Семинар-киңәшмәдә дә сөй­ләш­теләр бу турыда.

Сугаруны җайларга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмә­тов әйтүенчә, кайбер авыл­ларда 15 майдан бирле яңгыр юк. “Казанда булган яңгыр авыл­ларда булмады диярлек”, – ди аграр министр. Министр сүз­ләреннән күрен­гән­чә, һәр эссе, коры көн миллиардлаган сум продукция­не югалтуга китерә. “Иминият компания­лә­ре тиен­нәр генә түли. Мон­дый вакытта аларга өметләнеп, ышанып ятарга кирәкми, анда һәркем үз мәнфәгатен кайгыр­та. Алдагы 10 көндә тагын шундый эссе һава торышы булса, 30 мил­лиард югалтачак­быз. Аны безгә кем кайтара? Дәүләттән дә, иминият ком­пания­сеннән дә булмаячак, авыл хуҗалыгы бер нәрсәсез калачак”, – ди Әхмәтов.

Ә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сүз­ләренә караганда, мелиорация системасын камилләштерү эше­нә ныклап алынырга вакыт җитте. “Соңгы елларда һава торышы белән бәйле үзгәрешләр безне корылыкка чыдам культураларга өстенлек бирүгә этәрә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре туфракта дымны сакларга ярдәм итә торган технологияләр куллануга өстенлек бирергә тиеш. Мелиорация системасын камилләш­терү – шулай ук мөһим максат­ларның берсе, – диде республика башлыгы. – Моннан тыш, яңгыр сорап дога да кылырга кирәк”.

Сүз уңаеннан, әлеге семинар-киңәшмәнең күргәзмә мәйда­нын­да да сугару техникасы шактый куелган иде. “Татмелиотехсервис” җәмгыятенең генераль директоры Рамил Идрисов сүз­ләреннән күренгәнчә, республикада 4 ел эчендә 735 млн сумлык җиһаз алынган, гидротехник һәм эрозиягә каршы 320 корылма төзелгән, 21,5 мең гектар сугару җире кулланылышка тапшырылган, 800ләп скважина буралган, 600 чакрым тирәсе суүткәргеч сузылган. Киң мәйданнарны колачлап сибүче сугару җайлан­ма­ларын үзебездә дә җитештерергә уйлыйлар. Заманча яңа техника 64 гектар кишәрлекне сугарырга сәләтле булачак. Заводның биз­нес-планында күрсәтелгәнчә, 2016-2020 нче елларда 180 машина җитештереп, 10-15 процент табыш белән эшләячәк. Тик җитеш­терүчәнлекне башлар өчен 100 млн су акча кирәк. Ә оешманың әлегә андый акчасы юк.

Авылларда яңгыр юк

Корылык исә акчага карап тормый. Эсселеккә түзәр хәл юк. Синоптиклар алдагы ике атнада да 30 градустан югары эссе көннәр вәгъдә итә. Урыны-урыны белән явым-төшемнәр булыр дип ышандыралар. Тик болытлар куерып йөрсә дә, яңгыр бөтен җирдә дә яумый. Сишәмбе көнне республика өстеннән узган болытлар да һәр җиргә яңгыр “өләшмәде”. Соңгы вакытта бер тамчы яңгыр төшмәгән авыллар бар.

2010 елда булган корылык күңелдә тәмам курку калдырды, бер-ике атна яңгыр яумаса, күңел борчыла башлый. Бер тапкыр бөтен республика белән сатып алгач, икмәк, бәрәңгесез калудан куркабыз шул. Эссе кояш астында тилмереп утыручы иген-бәрәңгеләрне күреп, тагын шикләнәбез. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та шулай ди. Корылыктан 60 млрд сум зыян килергә мөмкин икән. “Соңгы көннәрдә булган эссе көннәр игеннәргә шактый зыян сала, – ди аграр министр. – Туфракта дым югала. Аеруча сабан культуралары интегеп утыра. Кайбер басуларда алар, ян тармаклар чыгарып, саргая башлады инде”.

Министр сүзләреннән аң­лашылганча, узган ел июнь аена 35-65 миллиметр яңгыр яуса, быел исә хәлләр бары тик Питрәч, Арча, Балтач, Кукмара, Әгерҗе, Алабуга, Тукай һәм Чулман елга­сының алгы як районнарында гына тотрыклы. Гидрометеорология үзәге Нурлат, Алексеевск, Спас районнарында туфракта корылык көчле булуын белдерә. Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Чүпрә­ле, Тәтеш районнарында да дым запасы мактанырлык түгел.

Майда яңгыр яумаса...
     
Күренекле галим, авыл хуҗа­лыгы фәннәре кандидаты Олег Шайтанов, озак еллар дәвамында тәҗрибәләр алып барган кеше буларак, 10-12 ел дәвамында республикада явым-төшемнәр аз булачак дип белдергән иде. Галимнең фаразлары чынга ашты. Соңгы елларда Татарстанда яңгырлар сирәк “кунак”, анда да урыны-урыны белән генә ява. Алда тагын шундый берничә ел көтелә. Ә менә 2010 елдагы кебек үзәккә үткән корылык быел да, якын киләчәктә дә булмаячак. Шайтанов шулай ди.

– Корылык язгы, җәйге, көзге төркемгә бүленә, – ди белгеч. – Быел яңгыр яумады дип әйтеп булмый. Сирәк булса да булды. Әмма урыны-урыны белән генә. Көзге чорда дым запасы күп булмагач, минем үземә берникадәр шик кергән иде. Соңгы ун елда дым запасының бу дәрәҗәдә аз булганы юк иде. Әмма язгы айларда яуган яңгырлар хәлне тотрыклы итте.

Шайтанов, иң куркынычы – май аенда яңгыр яумау, ди. Бу вакытта көзге культуралар формалаша, сабан ашлыклар тишелә башлый. Туфракта дым җитмәсә, алар, әлбәттә, үсә алмый. Быел, шөкер, күпчелек районнарда андый хәл булмаган.

– Туфрак катламының өске 40 см өлешендә дым юк. Әмма күп кенә үсемлекләрнең тамырлары нык киткән, алар дымны астан суырырга сәләтле, – ди белгеч. – Июнь, июль айларында булган корылык уңышның берникадәр өлешенә генә начар йогынты ясый.

17 сәгать түзә

Әмма барысы да яңгырга гына да бәйле түгел. Галимнәр, бөтен технологияне саклап үс­тергәндә, авыл хуҗалыгы культуралары 38-40 градус эсселеккә дә чыдам, дип белдерә. Бодай, мәсәлән, сортына карап, 10-17 сәгать чамасы 40 градуска кадәр эсседә утыра ала. Төннәрен дә эсселек шул температурада булса, үсемлек түзә алмый, корый. Ә бездә төннәрен температура түбән төшә.

– Июнь ахыры, июль башларында кызулык ел саен диярлек күзәтелә. Бер атна торса, куркыныч түгел, ике-өч атна дәвам итсә, борчылырлык сәбәпләр барлыкка килә. Июнь аенда яңгыр яуган районнарда, билгеле, уңыш булачак. Бүген кузаклы культураларга, сабан ашлыкларына яңгыр булса яхшы, – ди аграр университетның үсемлек­челек һәм тамыр азыклар кафед­расы профессоры Марат Әми­ров.

Эсседә бәрәңгенең хәле бетә

Бәрәңгеләргә дә яңгыр кирәк. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева бакчадагы туфракны кулга кысып, тикшереп карарга куша. Оешып калса, димәк, туфракта дым бар. Сугарырга кирәкми.

– Бәрәңге тишелеп чыгып, ике атна үскәннән соң гына су сибәргә ярый, – ди галимә. – Тишелә башлаганда сугарырга ярамый. Кайбер җирләрдә әле ул тишелеп кенә килә. Авылларда, гадәттә, шлангыларны буразна араларына куеп, су агызалар, бу – дөрес алым. Яфрак өстенә сибәргә дә була. Көн кызуында, иртәнге якта сугарырга киңәш итмәс идем. Иртән, көндез су сибү аркасында бәрәңгенең яфраклары янарга мөмкин. Иң яхшысы – кичен сибү. 15-20 см булган үсентеләрнең төбенә өеп, шулай ук дымны сакларга була.
Фәния ханым әйтүенчә, эсселек 25 градустан артса, бәрәңге үзен начар хис итә. Бик эссе көннәрдә туфракта җылылык бер­мә-бер арта, нәтиҗәдә, бә­рәң­ге яфраклары астан саргая башлый. Су сипсәң, алар эссе һәм дым белән әйбәт кенә үсеп китә. Яфракларын ныгыта торган препаратлар куллану да үзен аклый, әмма күпчелек шәхси хуҗалыклар моны эшләми. Эссе­лектән яфракларда фузариоз дигән чир барлыкка килергә мөмкин. Авыру таралып китмә­сен өчен шулай ук вакытында сугару кирәк. Мондый кызу көн­нәрдә коңгызлар да нык үрчи. Аларга каршы төрле препаратлар куллануны кичектерер­гә ярамый. Личинкалар күренү белән, бу эшкә керешергә киңәш итә белгеч.

Яшен тагын бер кешене үтерде

Ә Казан үзәге бу атнада тагын су астында калды. Шәһәр урамнарында җиңел машиналарны күмәрлек су барлыкка килде. Кайбер районнар исә кабат утсыз калды, агачлар җилгә түзә алмый, сынды, түбәләрне алып атты. Әтнә районында янә күңелсез хәлләр килеп чыккан. 23 июнь көнне Күңгәр авылында бер лапас-кураны яшен сугып, санаулы минутлар эчендә юк иткән. Хуҗалар терлекләрен дә алып чыгарга өлгермәгән. Шө­кер, әле ярый йортларын саклап кала алганнар. Казанда исә яшен троллейбусны суга, бәхет­кә, пассажирлар да, йөртүче дә зыян күрмәгән.

Саба районының Иске Ик­шермә авылында 21 июнь көнне 36 яшьлек Илһам Фәрхуллинны яшен суга. “Болыты да зур түгел иде, яшене дә күп булмады, яңгыр да 5 минут чамасы гына яуды. Хуҗа кешенең үз өендә ремонт ясаган вакыты була. Кесә телефоныннан сөйләш­кәндә яшен икенче каттан кереп, беренче каттагы Илһамны суга”, – дип сөйли авылдашлары. Оста куллы булуы белән бөтен районга танылган ирнең өч баласы ятим, хатыны тол кала.


Лилия НУРМӘХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ | 26.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»