поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.06.2015 Мәдәният

Әлифба - туган телнең Коръәне

4 июньдә Татарстанның Арча шәһәрендә, педагогия көллияте йортында барыбызга да иң кадерле, тәүге китап булган Әлифбага һәйкәл ачылды һәм аның авторлары Камышлы районының Байтуган авылында туган якташыбыз Сәләй ага Вагыйзов һәм аның хәләл җефете Рәмзия апа Вәлитованың исемнәрен мәңгеләштерү, алар төзегән әлифбаның 50 еллыгы уңаеннан, республика-күләм “Әлифба” бәйрәме үткәрелде.

Бу тантанага Камышлы районыннан да делегация чакырулы иде һәм без, иртән-иртүк ике машинага утырып, мәркәзебез Казан артында урнашкан Арча шәһәренә юл тоттык.

Барасы юл ерак, озын. Иске Ярмәк авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия апа Баһаутдинова талгын, моңлы тавышы белән Арча яклары, Тукай, Кырлай турында сөйләп бара.

Арча дигәч тә, күңелдә иң элек Тукай, Кырлай, Шүрәле образлары калка. Тукай, димәк, шигърият, татар җаны, туган тел. Арча ул чын мәгънәсендә туган телебезнең нигезен тәшкил иткән Казан арты. Юкка гына шулкадәр күп язучылар, мәгърифәтчеләр чыкмаган бит бу яктан. Халык язучылары гына да өчәү: Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев! Арча дигәч, Мөхәммәт абый Мәһдиев сурәтләгән торналар төшкән җирләр, Гомәр Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” дигән үтә дә төгәл һәм тирән бәяләмәсе искә төшә. Бу яшел бишек-әкияти Кырлай урманнары да, тоташтан артыш белән капланган Казансу яры - Гариф Ахуновның туган авылы урыны да, илне икмәк белән туендырган иксез-чиксез кырлар да.

Педагогия көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова безне ачык йөз белән каршы алды. Гөлбакча эчендә утыручы, заманча төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган бу белем учагын күреп сокланмый мөмкин түгел.

- Без, нигездә, башлангыч мәктәп, музыка, әдәбият, чит телләр укытучыларын әзерлибез. Төп максатыбыз - аларга яхшы тәрбия биреп, укытучы исеменә лаек белгечләр әзерләү.

Безнең һәр укучы укытучы-тәрбияче, сыйныф җитәкчесенең күз уңында, үзенә шөгыль таба алмыйча аптырап йөрүчеләр юк. Шунысы сөендерә, бездә укып чыккан яшь белгечләрне бөтен мәктәпләрдә дә көтеп алалар, яраталар. Ә бу - абруебыз югары дигән сүз. Кайсы гына чорны алып карасак та, дәрәҗәле, эзләнүчән, намуслы җитәкчеләр эшләгән биредә.

Сыналган, эшенә зур җаваплылык белән карый торган остаз-мөгаллимнәрне туплаган тотрыклы коллектив бу, - дип сөйләде Гөлнара Фидаил кызы, үзе җитәкләгән коллектив белән горурланып.

Менә, ниһаять, бәйрәм дә башланып китте. Мөхтәрәм кунаклар арасында Арча муниципаль районы җитәкчесе Илшат Нуриев, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль  департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, “Казан утлары” журналы редакторы Илфак Ибраһимов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары шагыйрь Рамис Әймәт, язучы-шагыйрә Сәләй ага Вәгыйзовның шәкерте Флера Тарханова, Гариф Ахуновның кызы язучы Наилә Ахунова, Сәләй ага һәм Рәмзия апаларның шәкерте, гомере буе үз һөнәренә тугрыклы шәхесләрнең берсе - Халидә Фәйзрахманова, хәзерге Әлифба дәреслеге авторларының берсе, Казан педагогия көллияте укытучысы - Илсөяр Мияссәрова гаиләсе белән, шушы олы шәхесләребезнең уллары Камил абый, Сәләй аганың Камышлы районының Байтуган авылыннан Нурания һәм Фәргать Абзаловлар, Гөлфия һәм  Мәсгут Ибятовлар, делегациябезнең җитәкчесе Римма Галимуллина, Иске Ярмәк мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия апа Баһаутдинова һәм башкалар бар иде.

Беренче сүз район җитәкчесе Илшат Габделфәт улы Шакировка бирелде.

- Без бүген һәр сабый баланың тәүге китабы булган Әлифба бәйрәменә, аңа һәйкәл ачу тантанасына җыелдык. Сәләй ага һәм Рәмзия апабыз, үзебезнең көллиятебез белән горурланабыз. Укытучыларга хөрмәтем зур минем. Әллә нинди танылган кешеләрне бер күрәсең дә онытасың, ә аларның исеме мәңге күңелдә яши, онытылмый, - дип сөйләде ул.

Бәйрәмдә чыгыш ясаучыларның һәркайсы изге теләкләрен теләде, истәлекләре белән уртаклашты, шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар. Менә һәйкәлне ачу вакыты да килеп җитте. Яшь скульптор Михаил Рөстәм улы Сафинның иҗат җимешен күреп барыбыз да сокландык. Бу мизгелләрдә һәрберебез беренче тапкыр шушы китапны кулга алуыбызны, аннан хәрефләр, сүзләр, җөмләләр укырга өйрәнүебезне искә алгандыр. Мин дә үземнең беренче укытучыбыз Рәхимә апа Зәйнуллина белән “Әлифба белән хушлашу” дип аталган бәйрәм үткәрүебезне искә төшердем. Шунда әлифбага багышланган шигырьнең соңгы юлларын укыганда елап җибәргәнемне сизми дә калганмын.

…Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.

Укытучы апам мине кочып алып: “Елама, балам, бу китап белем сукмагыңның беренче баскычы гына, алда сине әле тагын күп матур, эчтәлекле китаплар көтә. Ә Әлифба тәүге китабың булып күңелеңдә мәңге сакланыр”, - дигән иде. Әйе, беренче китап, беренче укытучы, беренче мәхәббәт… Алар барысы да мәңге күңелдә, һич тә онытылмый.

Тантаналы бәйрәмнең икенче өлеше көллиятнең концертлар залында узды. Бу чараны көллият студентлары Илүсә Мөхәммәтгалиева, Илһам Яруллин, кечкенә Лилия һәм Азат алып бардылар. Анда да күп теләкләр теләнде, мәктәп һәм көллият укучылары катнашында бик матур, эчтәлекле концерт күрсәтелде. Камышлы төбәгеннән килгән кунакларга бүләк булып Фәндүс Гыйльметдинов башкаруында “Олы юлның тузаны” җыры яңгырады. Бик моңлы егет, җыры да матур. Бу җырны Сәләй ага үзе дә бик яратып җырлый булган. Талантларга бай шул ул Арча яклары.

Тантаналы кичә татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын бергәләшеп башкару белән тәмамланды.

Арчалылар аш-суга да оста, кунакчыл халык икән. Тәм-томнардан сыгылып торган, зәвык белән бизәлгән өстәлләр артында сыйлап, кунак итте алар безне. Безнең Камышлыдан алып барган милли ризыгыбыз бавырсак та табын түренә менеп кунаклаган иде, Абзаловларның балын да авыз итте кунаклар. Шундый  җылы бәйрәм, дусларча  очрашу булды бу, һәм ул безнең күңелләрдә  бик озак сакланыр.

Фотода: Әлифба һәйкәле янында аның авторы Казан скульпторы Михаил САФИН.
 


Рәйсә ТӨХБӘТШИНА
Бердәмлек
№ 25 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»