|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2015 Җәмгыять
Ут-күршеләребездә балалар 8 яшьлек малайны тереләй күмгәннәрБу хәл Башкортстанның Кырмыскалы районында була. Яңа Плотина күле буенда малайлар чокыр казып, бер-берсен комга күмеп уйный. Шунда 8 яшьлек малай казылган чокырга үзе төшә. Иптәшләре аны шаярып ком белән күмә башлыйлар.“Күмү” вакытында баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен күл суында юдыртырга тырышып карыйлар. Вакыйганы өлкәннәр күреп алып, ашыгыч медицина ярдәме машинасы чакырта. Ул килгәнче шуда ял итүчеләр машина белән табибларга каршы юлга чыга, юлда очрашкач, алар кулына тапшыра. Әмма малай җирле хастаханәнең реанимация бүлегендә тын ала алмаудан үлә.
|
Иң күп укылган
|